Бары соңгы ике көндә генә төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча предприятие тарафыннан 50 кубометрдан артык кар чыгарылган. "Урыссуның төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча предприятиесе" МУП директоры Эльвира Шәмсетдинова хәбәр итүенчә, бүген предприятие кар чыгарудан тыш, күп катлы йортларның түбәләрен боздан чистарту, юллардагы колеяларны бетерү, тротуарларны һәм җәяүлеләр юлларын көртләрдән арындыру белән шөгыльләнә. Планда - сукбай этләрне ату.