Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Каразирек мәктәбе яңа стандартлар буенча эшли

    Каразирек мәктәбе үрнәгендә авыл мәктәбендә мәктәптән тыш эшчәнлекне оештыру турында 100 нөсхәдә китап бастырылган.

    Аның авторлары - мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан һөнәри әзерләү буенча Идел буе төбәкара үзәгенең өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидты С. Трофимов һәм Каразирек гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Фирүзә Ситдыйкова эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, методик киңәшләр бирәләр, Каразирек мәктәбенең оешу тарихы турында сөйлиләр, укучыны кыскача авылның аеруча әһәмиятле яңалыклары, педагоглары һәм, әлбәттә инде, үзләрен укуда, спортта һәм мәктәп тормыш эшчәнлегендә таныткан мәктәп укучылары белән таныштыралар. Китапны ачкач, укучы мәктәптән тыш шөгыль өчен уку бүлмәсе пространствосын оештыру, спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек, үз чорларында зирәк кешеләр язып калдырган цитаталар белән таныша ала. Аерым алганда, анда Чарльз Дарвинның кайчандыр әйткән: "Әгәр дә мин тормышымны яңадан яши алсам, һич югында атнага бер тапкыр булса да үз алдыма шигърият укуны, рәсем сәнгате белән хозурлануны һәм музыка тыңлауны кагыйдә итеп куяр идем",- дигән сүзләре бар. Уйланырга урын бар, шулай бит?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: