Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Контроль кирәк!

    Дүшәмбе көнне авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге, Ютазы элеваторы җитәкчелеге чакырылып, урып-җыю кампаниясе буенча киңәйтелгән штаб утырышы узды. Утырышны штаб җитәкчесе район башлыгы Рөстәм Нуриев алып барды.

    Штаб утырышы алдыннан район башлыгы хуҗалыкларның уракка әзерлеген тикшерү өчен аларга объезд ясады. Ул кайбер хуҗалыкларны тәнкыйтьләде, чөнки аларның акрын эш итүе комбайннарның басуларга чыгуын тоткарлый. Урып-җыю кампаниясенә әзерлекнең кулдан ычкындырылган темпларын куып җитәр өчен барлык ашлык урып-җыю техникасының басуларга чыгуы зарур, дип билгеләп үтте Нуриев. "Без уракка җитәрлек дәрәҗәдә оешкан төстә кермәдек, шуңа күрә темпларны арттыру мәҗбүри. Беренче августка кадәр уҗым культураларын җыеп бетерү бурычы куела", - дип сүзен тәмамлады ул. Әлбәттә, кемдер ашлыкның бик дымлы булуына сылтанып аклана. Бу җәһәттән киңәшмәләрнең берсендә республиканың авыл хуҗалыгы министры Әхмәтов болай диде: "...Старт нинди булса, финиш та шундый булачак, диләр. Алдагы көннәрдә яңгырлар китәргә мөмкин. Кем тамырда базислы дымлылык алырга тели, алар үзләрен куркыныч астына куя".
    Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов хәбәр итүенчә, һәр хуҗалыкка башкару мәҗбүри булган пункт-лар язылган комбайннар хәрәкәте маршруты белешмәлекләре таратылган. Мәсәлән, ЮХИДИ белән килешенгән комбайннарның куркынычсыз хәрәкәте маршрутларын билгеләү кебекләрен комбайнчылар гына түгел, беренче чиратта хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар белергә тиеш. Актив пенсионерлар яки белгечләр арасыннан урып-җыю сыйфатын контрольдә тоту төркеме оештыру, ындыр табакларында эшне тәэмин итү, ашлыкны вакытында складларга, элеваторга алып чыгу да - белешмәлектәге әһәмиятле пунктлар. Урып-җыю эшләре барышын контрольдә тотуның тагын бер пункты - ындыр табакларында ашлык кабул итүнең талон системасы... Утырышта авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә орлык фондына билгеләнгән культураларны аерым җыярга һәм һәр культураны суктыру алдыннан комбайн бункерларын тулысынча чистартырга кушылды.
    Быел да, элекке еллардагыча, ашлык урып-җыю комбайннарында эшләүче механизаторлар хезмәтен район башлыгы тарафыннан кабул ителгән матди дәртләндерү шартлары гамәлдә. Мәсәлән, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруда беренче 300 тонна өчен - 1000 сум, икенче 300 тоннага - 2000 сум, өченче 300 тонна өчен 3000 сум премия каралган. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чабуда беренче 1000 гектар өчен - 2000 сум, икенче, өченче һәм тагын да күбрәк 1000 гектарлар өчен 2000шәр сум кү-ләмендә премия каралган. Әлеге һәм башка матди дәртләндерү ысуллары эшләргә тиеш, дип ассызыклады Нуриев.
    Урып-җыю барышында аерым игътибар янгын куркынычсызлыгына, хезмәтне саклауга бирелергә тиеш. Бу планда җитди җитешсезлекләр бар, диелде утырышта. Мәсәлән, бер генә хуҗалыкта да урып-җыелучы участокларда янгынга каршы су сыемнары юк. "Кәрәкәшле" ҖЧҖ гына чыгарма булып тора. Район башлыгы янгын часте начальнигына дәүләт техник күзәтчелеге белән берлектә урып-җыю техникасын һәм кампаниядә катнашкан башка техниканы янгын сүндерү чаралары һәм янгын сүндерү өчен бүтән җайланмалар булуын тикшерү предметына өстәмә объезд ясарга тәкъдим итте. Шулай ук комбайн бункерларын, иген ташучы автомашина бортларын герметиклаштыруга аерым игътибар бирү таләп ителә.
    Бүгенге көндә уракка Тукай исемендәге, "Таң", "Игенче", "Кәрәкәшле", "Уңыш", "Нәбиуллин" хуҗалыклары төшкән, район буенча 22 июльгә уҗым культураларының 11 проценты җыеп алынган. Тукайлылар, Подгорный участокларында оешкан төстә, яхшы темплар белән эшлиләр. Эш комплекслы алып барыла. Шунда ук дүрт кыр корабына ремонт звеносы, ягулык белән тәэмин итү оештырылган, салам пресслана, сак тәэмин ителгән. Биредә инде уҗым арышын чабуны тәмамлаганнар. Әлеге культураны контроль сугып алу күрсәткече - әйләнәгә 35 центнердан артык тәшкил иткән. Уҗым бодаен контроль сугып алу гектарыннан 28 центнер уңышны күрсәтте. Борчакның уңышы начар түгел - гектардан 15 центнер. "Нәбиуллин" КФХ игенчеләре яхшы темп белән старт алган, анда уҗым культуралары 135 гектарны били, ә арышның уңышы - гектардан 36-37 центнер.
    Иң хәлиткеч көннәрдә һава температурасының югары булуы кайбер урыннарда чәчүлекләргә сизелерлек зыян салган. Вәзгыятьне культураларны яфраклар аша үз вакытында тукландыру коткарган. Шуңа күрә өлгергән уңышны саклау һәм югалтуларсыз җыеп алу зур әһәмияткә ия. Район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Сәгәдәтулла Төхбәтуллин билгеләп үтүенчә, икмәкне никадәр иртәрәк җыеп алсак, уңыш шулкадәр югарырак булачак, ә ул прогнозлар буенча, гектарыннан 35 центнердан да кимрәкне вәгъдә итми. Ун көнгә соңга калу ашлыкны зур югалтуларга китерә, бу җәһәттән бөртеклеләр уңышы әйләнәгә 25 центнердан артык булмаячак Һәм тагын Нуриев: "Авыл җирлекләре башлыклары урак барышы турында хәбәрдар булырга тиеш. Әлеге миссиядә безнең авыл җирлекләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм район башлыклары белән җаваплылык бар. Һәркем икмәк өчен җаваплы булырга тиеш", - дип ассызыклады.
    Урактан тыш аграрийлар алдында киләсе ел уңышы өчен нигез салу кебек әһә-миятле бурыч тора. Уҗым культураларын чәчә башлау срогын район башлыгы 1 августка билгеләде. Әлеге датага туфрак әзер булырга тиеш, дип искәртте ул.
    Һәм тагын Нуриев: "Авыл җирлекләре башлыклары урак барышы турында хәбәрдар булырга тиеш. Әлеге миссиядә безнең авыл җирлекләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм район башлыклары белән җаваплылык бар. Һәркем икмәк өчен җаваплы булырга тиеш", - дип ассызыклады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: