Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Кымыз-Тау” спорт базасында чаңгы сезоны ябылды

    Нәтиҗәләре 2013-2014 елгы спартакиада хисабына язылучы чаңгы сезонын ябуда районның сәнәгать предприятиеләре, оешмалары һәм авыл җирлекләре командалары гына катнашып калмады. Ярышка мәктәп укучылары, хәтта гаиләләр дә чыкты. Сезон "Кымыз-Тау" спорт базасында ябылды.

    Соңгы арада чаңгы ярышларының аеруча оешкан төстә узуын әйтеп үтәргә кирәк. Шулай да сезонны ябуга багышланган ярышта кечкенә генә бер җитешсезлек булды - ГРЭС чаңгычыларының уңышын судьялар командасы искәрми калган. Шул ук вакытта оештыручылар "зачетына" бер плюс та бар: эстафетада катнашкан Кәтиевлар гаиләсе тәбрикләнде. Алар сезонны ябуга багышланган ярышта катнашу өчен Урыссудан килгәннәр.

    Гомумән алганда, ярыш шартлары үзгәрмәгән. Урыннар түбәндәгечә бүленде. Мәгариф учреждениеләре арасында Подгорный һәм Ютазы мәктәпләре җиңү яулады. Предприятиеләр арасыннан - район кулланучылар берлегенә, авыл җирлекләре арасыннан Ютазы авыл җирлегенә тиңнәр табылмады. Мәктәпләр арасыннан Димтамак һәм Урыссу гимназиясе командалары икенче урынга чыкса, бу мактаулы урынга предприятиеләр арасыннан - Урыссу ГРЭСы, җирлекләр арасыннан Бәйрәкәтамак лаек булды. Акбаш һәм Каразирек мәктәп командалары, Урыссу химия заводы, Каразирек авыл җирлеге чаңгычылары өченче урынга калды.

    Җиңүчеләргә бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев һәм ярышларны оештырган яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге вәкиле Алмаз Гомәров тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: