Көз байлыклары тәкъдим ителде

Өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында район мәдәният йорты мәйданында ярминкә узды. Анда авыл хуҗалыгы формированиеләре, район мәгариф учреждениеләре, район кулланучылар җәмгыяте катнашты.
Бу көнне һава торышы, кешеләр кәефенә бәйрәм тойгысы өстәп, кояшлы булды. Район мәдәният йорты мәйданы да хуҗалыклар, район кулланучылар җәм-гыяте урнаштырган чатырлар аркасында купшы иде. Шулай ук мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективларының өйдә пешерелгән камыр ашлары, консервланган төрле яшелчә һәм җимешләре, көзге гөлләмәләр белән бизәлгән өстәлләре үз-ләренә тартып торды. Ярминкәне балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре концерт номерлары белән ачты. Урыссулыларны әлеге якты көн белән район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова котлады.
Бу көнне урыссулылар кырчылык продукциясен, аерым әйткәндә, фураж, он, ашлык, печән, салам сатып ала алдылар. Дуңгыз һәм сыер ите күпләп тәкъдим ителде, шәхси хуҗалык ияләре сарык ите сатты. Мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары сатуга үз тәҗрибә участокларында үстерелгән продукцияне куйганнар иде. Мәсәлән, искеурыссулылар кабак, кишер, ташкабак, кыскасы барлык үзләре үстергән яшелчәне сатты. Урыссуның 4 санлы балалар бакчасы коллективының камыр ашларын тиз сатып алып бетерделәр. Гомумән, күп коллективларның продукциясе шунда ук сатып алынды.
