Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Маяк” яңача эшли башлады

    Күптән түгел ширкәт тарафыннан яңадан сайланган идарәче Азат Фәхретдинов, йортлар буенча җаваплылар һәм юрист катнашындагы "Маяк" торак милекчеләре ширкәте җыелышында йортларның бүгенге көндәге актуаль сораулары тикшерелде.

    Шуны исегезгә төшерәбез, "Маяк" ТМШ 29 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтә һәм ул ел башыннан биш кешедән торган яңа идарә белән эшли. Җыелыш барышында килешү буенча эшләүче "Маяк" ТМШ юристы Гөлфия Раянова торак-коммуналь хезмәтләрне исәпләү буенча закончалыктагы яңалыклар белән таныштырды. Аерым алганда, ул түбәндәгеләрне сөйләде:

    - 2014 елның 1 гыйнварыннан электр энергиясе, салкын һәм кайнар су өчен түләүләрне исәпләү Татарстан Республикасының 2013 елның 28 декабреннән булган 1079 санлы Карарына ярашлы тормышка ашырыла. Күп фатирлы йорт эчендәге электр энергиясен, салкын һәм кайнар суны исәпләү тәртибе ике вариант буенча тормышка ашырыла. Беренчесенең асылы шунда ки, күп фатирлы йортны коллектив (гомуми йорт) учет приборлары, ә барлык торакларны шәхси (фатир) учет приборлары белән тәэмин иткән очракта, гомуми йорт ихтыяҗлары күрсәткече торак һәм торак булмаган бүлмәләр арасында һәр торак һәм торак булмаган бүлмәнең гомуми мәйданы зурлыгына пропорциональ рәвештә бүленә. Ягъни, фатир хуҗасы торагында яшәмәсә һәм коммуналь хезмәтләр белән файдаланмаса да, аның "квадратларына" ОДН исәпләнәчәк. Әйтик, айның 25 числосына йорт 1000 кубометр су файдаланган ди. Торак һәм торак булмаган бүлмәләр хуҗалары бердәм исәп-хисап үзәгенә (ЕРЦ) шәхси приборлар күрсәткечләрен тапшырганнар, гомуми күрсәткеч 850 кубометр тәшкил итте, ди. Вакытында исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшырырга өлгермәгән яшәүчеләр бу айда:

    - бер яшәүчегә (әгәр дә өч айдан артык фатир счетчиклары күрсәткечләре тапшырылмаса) бу айга салкын су буенча 4,39 кубик метр һәм кайнар су буенча 3,5 кубометр норматив буенча исәпләү нәтиҗәсе алачак;

    - әгәр яшәүчеләр өч айдан кимрәк чорга фатир счетчикларының күрсәткечләрен тапшырмаган булсалар, елдан ким чор өчен - фактик чорга һәм соңгы елга уртача айлык күләм буенча исәпләнә. Әлеге мәгълүматлар суммасы 50 кубик метр, ә әлеге йорттагы суның исәпләнгән барлык суммасы 900 кубик метр тәшкил итәчәк. Калган йөз кубометр су кайда булган, дигән сорау туа. Аңлатып карыйк. Төрле срокларда күрсәткечләр тапшыру яшәүчеләр күрсәткечләрендә аерма тудыра. Бирегә куллануның дөрес булмаган күрсәткечләрен тапшыручыларны да кертергә мөмкин. Нигездә бу суга кагыла. Шулай ук монда счетчиклар күрсәткечләрен киметүче җайланмалар кулланучы гражданнар категорияләре дә керә. Бу гомуми йорт ихтыяҗлары барлыкка килүнең төп факторы булып хезмәт итә. Хәзер безгә ТР Министрлар Кабинетының 1079 санлы карарына ярашлы әлеге 100 куб суны барлык фатирларга бүлергә кирәк. Ягъни, 100 кубометрны күп фатирлы йортның мәйданына бүләбез һәм фатирның мәйданына тапкырлыйбыз. Нәтиҗәдә әлеге айга фатирга гомуми йорт ихтыяҗлары килеп чыга. Ул һәр торак һәм торак булмаган бүлмәнең гомуми мәйданы зурлыгына пропорциональ рәвештә ОДНны тигезләп бүлүне күздә тота.

    Исәпләүнең икенче варианты торак һәм торак булмаган бүлмәләрнең барысына да шәхси (фатир) исәпләү приборлары куелмаган очракка кагыла. Шәхси учет приборлары белән тәэмин ителгән һәм күрсәткечләрне үз вакытында тапшыручы бүлмәләргә ОДН 0,03 куб метр суны гомуми файдалану урыннарының бер квадрат метрына тапкырлау белән исәпләнә (гомуми йорт ихтыяҗларына салкын һәм кайнар су куллану нормативы, 2013 елның 20 маенннан булган 62/о санлы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгына ярашлы). Ә шәхси исәпләү приборлары белән тәэмин ителмәгән торак һәм торак булмаган биналар бүленмәгән ОДН буенча аерманы үз өсләренә алачак.

    Врезка. ОДНны максималь дәрәҗәдә киметү өчен су белән тәэмин итүгә шәхси учет приборлары кую һәм электр энергиясе, кайнар һәм салкын су буенча счетчиклар күрсәткечләрен тапшыру мәҗбүри.

    Җыелыш барышында йортлар буенча җаваплылар игътибары яшәүчеләргә түбәндәге мәгълүматны җиткерү мөһимлегенә юнәлтелде: учет приборлары куелмаган яки алардагы чын күрсәткечләр киметелеп тапшырылган фатир хуҗалары кимчелекләрне бетерергә һәм яңаларын куйдырырга, аларына пломба салдырырга һәм эксплуатациягә кертергә бурычлылар. Җыелышта башка сораулар да күтәрелде. Әйтик, җыелыш рәисе Татьяна Свитюк идарә итүче һәм ширкәт вәкилләре арасында ышанычлы үзара мөнәсәбәтләр нигезендәге көйле эш мөһимлеген, идарә оешмасы башкарган барлык эшләрнең финанс яктан "үтә күренмәлелеген" тәэмин итү зарурлыгын ассызыклады һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Йорт буенча җаваплылар үзләренең бурычлары һәм хокуклары бәян ителгән вазифаи инструкцияләр, шулай ук түләүле хезмәтләр күрсәтү килешүе проекты кабул итеп алдылар. Хәзер "Маяк" яңача эшли башлаячак һәм җыелыш атмосферасы буенча хөкем йөрткәндә, ширкәтнең эшләре җайга салыначак. Әлеге үк фикерне ширкәт идарәчесе Азат Фәхретдинов та белдерде. Ул идарә оешмасының конструктив эшләве өчен йорт буенча җаваплылар һәр йорт буеча сорауларны идарәчегә тапшырырга тиеш булуларын билгеләп үтте. Җыелышта билгеләнгән барлык сорауларны тикшергәннән соң, ширкәт аларның беренче чираттагыларын башкару буенча соңгы карарны кабул итәчәк, диелде ахырда.

    Сүз уңаеннан. ТР Министрлар Кабинетының 20 санлы Карарына ярашлы, идарә оешмалары социаль яклау бүлегенә агымдагы түләүләр исәпләнүенең түләнмәү фактлары, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хокук бозулар турында мәгълүмат тапшыралар. Мондый фактларга счетчикларга кыскычлар кую, энергия ресурсларын урлау, учет приборлары күрсәткечләрен контрольгә алуга каршылык күрсәтү кебек гамәлләр керә. Димәк, барлык бу хокук бозулар социаль яклау бүлеге линиясе буенча бирелүче субсидияләр һәм ташламаларны гамәлдән чыгаруга китерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: