Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре август конференциясе резолюциясен кабул иттеләр

    Мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең район мәдәният йортында узган конференциясендә район белем бирү системасының уңышлары һәм проблемалары каралды.

    Пленар утырыш эшенә керешкәнче педагогик корпус вәкилләре һәм район җитәкчелеге Урыссу гимназиясендә булдылар. Биредә гимназия директоры Гүзәлия Котдусова бүлмәләрнең җиһазланышы белән таныштырды, теге яки бу предмет укытучыларының эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде. Күңелле кульминация сыйфатында әлеге учреждениедә тәрбияләнүчеләр сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр һәм шул рәвешле татар телен, үз халкының традицияләрен яхшы белүләрен күрсәтте.

    Конференциянең пленар өлеше җанлы,конструктив узды. Чыгыш ясаучылар белем бирү системасының актуаль проблемаларын күтәрделәр һәм аларны хәл итү варианты буларак эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова, 1 сентябрьдән Россия Федерациясенең "Белем бирү турында"гы законы гамәлгә керә, дип билгеләп үтте.

    - Яңа белем бирү сәясәтен тормышка ашырганда, мәктәпкәчә белем бирүгә җитди игътибар биреләчәк, - дип белдерде ул үзенең докладында. - Ютазы балалар бакчасының "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңеп чыгуы шатландыра. Ел саен республикада рус теле һәм математикадан БДИ нәтиҗәләрен, республика һәм бөтенроссия күләмендәге олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләрен, аттестат алмаган һәм медальләрен расламаган чыгарылыш укучылары өлешен исәпкә алынган, сыйфатлы белем бирү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы билгеләнә. Быел безнең район рейтингта кызыл зонада. Унөч медалист арасыннан асылда ике чыгарылыш укучысы гына үзләренең медальләрен раслаганнар. Ел саен мәгариф системасы үсешенә шактый зур чаралар бирелә - мәктәпләргә капиталь ремонт ясауга, кабинетларны яңа җиһазлар белән тәэмин итүгә һәм башкаларга. Укытучыларның хезмәт хакы артуы да әһәмияткә ия. Моннан тыш, аларга квалификацияләрен күтәрү һәм һөнәри үсеш өчен киң мөмкинлекләр бирелә. Әлеге шартларга нигезләнеп, әлбәттә, уңай динамика көтелә. Тормышның белем бирү учреждениеләре алдына яңа бурычлар куюы һәм аларны искечә эшләп хәл итеп булмавы ачык күренә.

    Мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Мәрданов та җыелучыларның игътибарын белем бирү сыйфатының җитәрлек дәрәҗәдә булмавына юнәлтте. "Нигездә укытучыларның хезмәт хакы артуы аларның артык күп эшләве нәтиҗәсендә, - дип билгеләп үтте ул. - Шул ук вакытта укытучыларның йөкләмәсе 24 сәгатьтән артмаска тиеш. Һәм хәзер матди бүләкләнү өчен стаж түгел, ә педагогик хезмәт нәтиҗәлелеге шарт булачак. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, узган уку елы белән чагыштырганда, укытучыларның тест нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 2,4 баллга югарырак".

    Конференция эшендә катнашкан Казан федераль университетының Алабуга институты педагогика кафедрасы мөдире , педагогия фәннәре кандидаты, доцент Владислав Виноградов мәктәп һәм югары уку йортының белем бирү сыйфатының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән үзара бәйләнеше турында әйтеп узды. "Проблемалар барлыгы - системаның үсештә булуы турында сөйли, - дип ассызыклады ул. - Бары бетүгә йөз тоткан җәмгыятьнең генә проблемалары юк. Һәм башка илләрнең алдынгы тәҗрибәсенә артык өмет багларга кирәкми, шул ук Сингапур белем бирү алымы. Мәсьәләне төптәнрәк өйрәнергә кирәк. Эчтәлеген анализламыйча, форманы тормышка ашыру, кагыйдә буларак, акланмый". Виноградов әлеге уңайдан күп сөйләнелгән "Хрущев кукурузын" мисал итеп китерде.

    Мамадыш районының Көмеш-Күл урта белем бирү мәктәбе директоры Дания Кашапова чыгышы залдагыларда зур кызыксыну уятты. Бу мәктәп уку процессын ярдәмче хуҗалыктагы һәм мәктәп урманчылыгындагы физик хезмәт белән уңышлы аралаштырып алып бара. Аның тәрбияләнүчеләре хезмәт икмәге тәме белән якыннан таныш, акча эшли беләләр, дару үләннәрен аералар, аларны ничек һәм кайсы вакытта җыярга, киптерергә кирәклеген беләләр. Күпчелек чыгарылыш укучылары, белемнәрен тулыландырып - бары югары уку йортларында гына димәгән - бик теләп үз якларына кайталар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИ формасындагы йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча эшчәнлек системасы турында Кече Бөгелмә мәктәбе директоры Артур Гәрәев мәгълүмат бирде. Докладчыларның чыгышларын йомгаклап, район башлыгы Рөстәм Нуриев районның белем бирү системасы аерым игътибарга мохтаҗ, дип белдерде.

    - Кайчандыр районның йомшак звенолары - авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармаклары иде, - дип билгеләп узды ул. - Бүгенге көндә -белем бирү. Стандарт алымнар белән без соңгы унлыктан чыга алмаячакбыз.Күпкә нәтиҗәлерәк ысуллар кирәк. Укытучыларга үз тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре белән, югары белемгә карата формаль караштан кире кайтару өчен, тыгыз мөнәсәбәттә эшләү мөһим. Фәннәр барлык кешеләргә дә бердәй җиңел бирелми. Шунлыктан 10-11 сыйныфларга да көчлерәк, тырышрак укучылар барырга тиеш. Калганнар үз урыннарын коледжларда, эшче белгечлекләрдә таба алалар. Бүген төзелеш тармагы зур үсештә, биредә уңышка ирешергә мөмкин. Җәмгыятьтә югары квалификацияле белгеч, югары уку йорты дипломы булып, бернинди һөнәре дә булмаган кешегә караганда әһәмиятлерәк бәягә ия. Директорлар советына да конструктиврак эшләргә кирәк. Һәм шулай да, бүген әйтеп үтелгән проблемалар - бер дә педагоглар эшчәнлеген түбәнәйтеп күрсәтү түгел, ә хәл итү юлларын табарга теләү.

    Педагогларны уку елы башлану белән тәбрик итеп, Рөстәм Нуриев эштә үрнәк күрсәтүчеләргә - 3 санлы Урыссу урта белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Гөлзәрия Бакировага, Ютазы урта белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Җәүһәрия Гобәйдуллинага, Акбаш төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Вәлиәхмәтовага, Каразирек урта белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Рәхимовага, Ютазы балалар бакчасы тәрбиячесе Зинфира Күчәрбаевага лаеклы грантлар тапшырды.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов традицион бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм компьютерга сертификатлар өләште. Ютазы мәктәбе (директоры Әнис Ямалетдинов) - "Ел мәктәбе-2013" һәм 6 санлы Урыссу балалар бакчасы (мөдире Наталья Майорова) "Ел балалар бакчасы-2013» дип игълан ителде. Шулай ук Каразирек мәктәбе (директоры Фирүзә Ситдыйкова) - иң яхшы оештырылган мәктәп яны лагере өчен һәм балалар иҗаты үзәге (директоры Камил Ибраһимов) - ишегалды мәйданчыгында оештырылган иң яхшы ял өчен грамоталар һәм дүрт урынлы палаткага сертификатлар белән бүләкләнде. Йомгаклау өлешендә педагоглар мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Алсу Шакирова тарафыннан игълан ителгән мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең август конференциясе резолюциясен бертавыштан кабул иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: