Реклама
Район муниципаль районының загс бүлеге 22 октябрь көнне Урыссу бистәсендә туган йөзенче баланы теркәде.
Эмиль дип исем бирелгән малай Лилия Нуретдинова һәм Вячеслав Осипов гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Авырлыгы 3700 грамм булып туган баһадирның буй озынлыгы да 55 сантиметр. Эмильнең әнисе - Лилия Салават кызы - шәхси эшмәкәр, "Лилия" салонында парикмахер булып эшли. Гаилә башлыгы Вячеслав Викторвич район электр челтәрендә электромонтер хезмәтен башкара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз