Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Профсоюзлар – чынбарлык көч

    Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе үткән атнада профсоюз активлары, эш бирүчеләр вәкилләре, кадрлар эшләре һәм хезмәтне саклау вәкилләре, юридик хезмәтләр һәм районның административ җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә уздырды.

    Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе көне Ютазы районында профсоюз оешмалары эшчәнлегенә, социаль иминиятләү сораулары буенча башлангыч профсоюз комитетларына консультатив ярдәм күрсәтүгә, пенсия белән тәэмин итүгә гражданнарның хокук мәнфәгатьләрен яклауга ныклы игътибар бирү максатыннан үткәрелде. Республика профсоюзлары Федерациясе аппараты җитәкчесе Н. Борознов сүзләре буенча, аның эшчәнлеге эшсезлекне киметү, ә киләчәктә тулысынча бетерүгә, яңа эш урыннары булдыруга, хезмәткә түләү буенча бурычларны бетерүгә юнәлтелгән. Аның мәгълүматлары буенча профсоюзларда 80 процент хезмәт куючы кеше тора. Һәр районда аның профсоюзлар эшчәнлеген координацияләүче комитет бар. Ютазы районында аны В. Орехова җитәкли.

    Хезмәт закончалыгындагы соңгы үзгәрешләр белән җыелучылар каршында хезмәт хокук инспекторы Л. Бушмелева чыгыш ясады. Әлеге үзгәрешләр мәгариф хезмәткәрләренә, элекке муниципаль хезмәткәрләргә һәм дәүләт хезмәткәрләренә, спортчыларга, җир асты эшләре алып баручыларга, инвалид балаларның әти-әниләренә кагыла. Аның тарафыннан шулай ук исәпләү битләрендә кертелгән өстәмәләр һәм хезмәткәрләрнең персональ мәгълүматларын саклау буенча аңлатмалар бирелде.

    Хезмәтнең техник инспекторы Н. Клевачев җыелучылар игътибарын хезмәтне саклау сорауларына юнәлтте. Аның мәгълүматлары буенча производствоның иң проблемалы тармаклары булып авыл хуҗалыгы һәм төзелеш индустриясе тора. Предприятиеләр җитәкчеләре тарафыннан хезмәткәрләр белән булган бәхетсезлек очракларын яшереп калдыру фактлары бар. Эшләүчеләрне хезмәт куркынычсызлыгы шартлары белән тәэмин итмәүдән икътисадый югалтулар, аның сүзләренчә, аларның хезмәт хакыннан уннарча тапкырдан узып китә. Бу, нигездә, дөрес булмаган экономия. 2011 елда Ютазы районында һәр эшләүчегә хезмәтне саклауга уртача 3876 сум тотылган, бу исә канәгатьләнерлек сан. Районда эш урыннарын аттестацияләү 58,66 процент тәшкил итә һәм республика дәрәҗәсендә тора.

    Пенсия закончалыгы, профсоюзлар тарафыннан хезмәткәрләрнең пенсия хокукларын яклау нигезләре буенча социаль партнерлык бүлегенең әйдәүче белгече А. Ерохина аңлатмалар бирде. Пенсия закончалыгын тормышка ашыруда җитди проблема булып эш бирүчеләрнең Пенсия фондына бурычы тора. Бүгенге көнгә ул 2126 мең сум тәшкил итә. Хезмәт хакын конверт формасында алу, Пенсия фондына взнослар күчермәү, билгеле булганча, гражданнарга пенсия исәпләүләрендә тискәре чагылыш таба. А. Ерохина кыскача Россиядә пенсия системасы үсеше стратегиясе һәм "Хезмәт ветераны" исемен бирү буенча үзгәрешләр белән таныштырды.

    Мәҗбүри социаль иминиятләү үсешендә профсоюзларның роле турында социаль үсеш бүлеге начальнигы Т. Васильева сөйләде. Социаль иминиятләү социаль хәвеф-хәтәрләрдән иминиятләү булып тора. Кызганычка каршы, аның сүзләре буенча, хәзерге вакытта социаль иминиятләү эшчәнлеге сизелерлек кометелгән. Аерым алганда бу балалар ялына, гражданнарның санатор дәвалануына кагыла. Т. Васильева производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм профессиональ авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләү буенча аңлатып узды. Әлеге иминиятләү төре сәламәтлекләрен яки профессиональ хезмәткә сәләтлелеген югалткан, яисә производствода бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә һәлак булган физик затларның мөлкәти мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән. Чыгыш ясаучы шулай ук авырган өчен түләүдәге үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде.

    Семинар-киңәшмәне йомгаклап, оештыру эшләре бүлеге начальнигы А. Хәсәнова районның башлангыч оешмалары рәисләре белән профсоюз оешмаларын ныгыту проблемаларын тикшерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: