Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Р. Нуриев: “Мин районның киләчәгенә ышанам”

    Үткән атнада район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев газетабыз хәбәрчеләре белән очрашты.

    С. Служаева: Рөстәм Мидхәтович, башкарма комитет җитәкчесе вазифасында Сез үзегезне таләпчән, җитди, тәҗрибәле кеше буларак таныттыгыз. Район башлыгы вазифасы сезнең эшчәнлекне ничек үзгәртте?
    - Тамырдан дияр идем. Ачыктан-ачык әйткәндә, башкарма комитет җитәкчесе вазифасы миңа ошый иде, ә әлеге вазифага мин ихтирам белән карыйм. Миңа сезнең белән күбрәк аралашырга, вәкаләтле җыелышларда, киңәшмәләрдә ешрак булырга туры килә. Психология үзгәрә. Элек мин бары техник сораулар белән генә шөгыльләнә идем, ә хәзер - сәяси өлкә дә, социаль тармак та, җәмәгать оешмалары белән эш тә минем карамакта. Башкарма комитет җитәкчесе бурычларының бер өлешен дә миңа үз вазифам итеп калдырырга туры килде. Шуңа күрә бөтен коллектив шактый авыр ритмда, икеләтә йөкләнеш белән эшли. Бу планда мин үземне максималист дип исәплим. Быел без үз өстебезгә күп эш алабыз һәм барысына да өлгерергә исәп тотабыз. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, минем әлеге вазифага килүемә кадәр зур эш башкарылган. Мин газ, су кертелгән, авыллар арасында юл челтәре сузылган, Үзәк район хастаханәсе, "Олимп" ССК төзелгән, район мәдәният йорты, тимер юл вокзалы реконструкцияләнгән һәм башка эшләр башкарылган районга килдем.
    С. Служаева: Сез бервакыт Ютазы районының барлыгы турында ишеткәнегез дә булмавы турында әйткән идегез. Үзегез һәм ярдәмчеләрегез аны "популярлаштыру" юнәлешендә нинди эшләр башкарасыз?
    - Дөресен әйткәндә, район турында ишеткәнем бар иде, әмма тирәнтен белми идем һәм биредә 2010 елга кадәр булганым булмады. Ютазы районы күпне кичергән: әле ул Баулы, әле Бөгелмә районына кергән һәм чикләре дә алышынып торган. Шуңа күрә башка төбәк кешеләренең аның турында күзаллавы бөтенләй үк анык түгел. Әмма район бик күркәм һәм мин аның турында белүемә һәм биредә эшләвемә шатмын.
    Районны популярлаштыру юлында беренче зур адым үткән елда аның юбилеен уздыру булды. Бу җәһәттән сувенир продукция дә, район турында беренче китап бастыру да, республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш тә булышты. Район быел да юбилейларга бай. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу турыда белә һәм безгә хәзер үк ярдәм күрсәтә. Юбилей даталарын билгеләп үтүгә без хөрмәтле кунакларны, танылган артистларны, шул ук гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырабыз. Майда зур чаралар комплексын колачлаган фәнни-практик конференция үткәреләчәк. Бездә төзелүче Солнечный микрорайоны зур әһәмияткә ия. Без хәтта Нижневартовск, Сургут шәһәрлә-рендә реклама бирүне дә планлаштырабыз. Бу йорт төзергә урыннары булмаган туймазылылар һәм октябрьскийлылар өчен дә уңайлы вариант. Барлык коммуникацияләр бәясен исәпкә алганда, участокларның бәясе күпкә арзанрак. Шунысы да кызыксындыргыч, бистәгә сәүдә инвесторлары килде, алар туклану продуктларына бәяләрне тотрыкландырды. Хәзер ике-өч кенә эшмәкәрнең диктаты юк инде.
    Тулаем алганда, барлык мәдәни һәм спорт чараларында катнашу, якташлар очрашуы чарасын үткәрү - боларның барысы да Ютазы районы турында ишетүгә һәм аны белүгә булышлык итә.
    С. Служаева: Сез ничек уйлыйсыз, Сезнең халык кәсәбәчелеген алга җи-бәрү буенча "Туган җи-реңдә файдалы бул" яңа проектыгыз районда яклау табамы? Проектның тормышка ашырылуы белән Сез канәгатьме?
    - Ул әлегә башлангыч стадиядә. Без советлар власте чорында һәм туксанынчы елларда күп нәрсәне кулдан ычкындырдык. Ни генә әйтмә, хуҗалыкларны эреләтүгә омтылу милекченең, актив кешенең күңелен сүндергән, коллективлаштыру - халык кәсәбәчелегенә каршы үз эшен эшләгән. Бүгенге көндә бездә халык кәсәбәчелеге дип әйтергә мөмкин булган шөгыльнең яралгылары гына бар. Кешеләр әле моңа әзерләнә генә. Сүз уңаенда, биредә популярлаштыру эше районның үзен танытуга караганда әһәмиятлерәк. Бу психологик яктан иң катлаулы проект. Халык кәсепләре бер-ике ел эчендә генә колач җәя алмый, аларны дистә еллар дәвамында үстерергә кирәк. Ютазылыларга моның өстәмә эш урыннары, димәк, халык өчен өстәмә табыш булуын аңларга кирәк. Бүген без юлның башында гына. Берсүзсез, безнең башка мондый идеянең килүе яхшы, әмма бу җәһәттән мин әлегә нәрсәдер эшләнде дип әйтә алмыйм.
    С. Служаева: Яңа Солнечный микрорайонын төзү бу Сез һәм Сездән элек эшләгән башлыкның кыю адымы. Сез аның үсеш перспективаларын шәхсән ничек бәялисез?
    - Моны кыю адым дип тә әйтеп булмый... Бу мәҗбүри адым. Моны инде күптән эшләргә кирәк иде. Сез бүген безнең бистәдә никадәр кысан яшәвебезне күрәсез. 90нчы елларда бик күп торак төзелде, ул бүген уңайсыз: йорт яны территориясе юк, Шамкин урамындагы һәм химия заводы периметры буенча йортларның подъездлары туп-туры транспорт юлына чыга. Төньяк микрорайон - бу зур казаныш һәм Солнечныйның да зур перспективалары бар. Бүген без аңа тагын 40 гектар кушып кую буенча килешүләр алып барабыз. Гомумән, торак пунктны үстерү өчен 100 гектар җиребез булачак. Быел гына да без ветераннарга 13 йорт төзиячәкбез, әле Восточный урамында ветераннар шундый йортларда яши. Моннан тыш, план буенча агымдагы елның 30 декабрендә Солнечный микрорайонында күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылачак. Инде икенче йорт өчен нигез салынды. Ул, мөгаен, авария торагы программасы буенча булыр.
    И. Галиева: 2012 елда районның һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе финанс ярдәм алуга башкарма комитет белән килешү төзеде. Муниципалитет үз чиратында аграрчылар каршына терлек санын арттыру бурычын йөкләде. Әлеге шарт үтәлмәгән очракта, хуҗалыкларга карата нинди чаралар күре-ләчәк?
    - Бу очракта нинди дә булса җәза бирү, әлбәттә, күздә тотылмый. Әмма һәрбер җитәкче шуны яхшы аңларга тиеш: бер тапкыр ышанычны акламаган хуҗалыкка муниципалитет яңадан йөз белән борылмаячак. Аннан килеп, аңлы һәм төпле хуҗа читтән ярдәм күрсә-телгәндә тернәкләнеп китү мөмкинлеген кулдан ычкындырмастыр, дип уйлыйм. Һәрхәлдә дә контроль көчле булачак, өстәвенә һәр хуҗалыкка беркетелгән муниципалитет хезмәткәрләре дә җаваплылыкны үз өслә-реннән төшермиләр. Финанс ярдәмгә килгәндә, без хуҗалыкларга "тере" акча бирмибез, без аларның матди-техник базаларын ныгытуда булышуны күздә тотабыз. Әйтик, "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыятенә чәчү комплексы сатып алуда 300 мең сум акча бүлеп бирергә дә өлгердек. Тукай исемендәге җәмгыятькә "Нью-Холланд" тракторы юнәтү өчен бу атнада, "50гә50" программасына нигезләнеп, 2600 мең сум акча күчердек. Моның бәрабәренә ул Подгорный бистәсе тирә-ягындагы җирләрне эшкәртүгә алына. Сүз уңаенда, без, ниһаять, әлеге торак пункт җирләрен арендага алучылар белән эшне ахырына җиткердек. Билгеле булганча, быел эре хуҗалыкларга булышабыз. Шул исәптән, "Нур-Агро" җәм-гыятенә дә. Әмма биредә ярдәм авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә күр-сәтелмәячәк. "Нур-Агро" җәмгыятенең күзәт-челек советы рәисе Сирин Галиев үтенече буенча, муниципалитет Бәйрәкә авылында берничә ел элек төзелә башлаган спорт комплексында эшне дәвам итү йөкләмәсен алды. Нурагролылар исә терлек санын арттыру бурычы өстендә эшлиләр. Әйтергә кирәк, 2010-2011 елгы авыр кышлату чорында мал саны буенча туган өзеклекне янәдән ялгау өчен районда максатлы эш алып барыла. "Вафауллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгы ферма малларын 300 башка арттыру өстендә чаралар күрә. Үз чиратыбызда, без аңа техника сатып алуда ярдәм кулы сузачакбыз. Муниципалитет тарафыннан каралган финанс ярдәм механизация тармагын ныгытуга гына сарыф ителми. Без фермаларны заман таләпләренә җавап бирә торган сөт җиһазлары белән тәэмин итүне максат итәбез. Бүгенге сәүдә шартларында терлекчелек продукциясенең сыйфатын, товарлылыгын күтәр-ми торып, базарда үз сатып алучыңны табу бик кыен. Гомумән, район аграр сектор эшчәнлегендә терлекчелек тармагын үстерүгә зур өстенлек бирми чарабыз юк. Чөнки безнең климат шартларында кырчылык язмышы - ул зур билгесезлек. Бер карасаң, аномаль эссе һава китереп бәрә, икенче карасаң, карга саран кыш килә. Мондый шартларда иң кулай һәм дөрес вариант - үзеңә җитәрлек бөртек җитештереп, терлек азыгын мулдан туплап, терлекчелек белән яшәү һәм ныгу. Шундый ук финанс ярдәм күрсәтүне һәм шундый ук планнарны без кече фермерларга карата да корабыз.
    И. Галиева: Өстәвенә, быел гаилә фермалары тергезү программасына "Татнефть" акционерлар җәмгыяте дә кушыла. Ялгышмасам, нефть-челәр көче белән ике өр-яңа ферма бинасы калкып чыгарга тиеш. Рөстәм Мидхәтович, алар кайсы авылларда урнашачак һәм муниципалитет баглаган өметне аклардай кадрлар бармы?
    - Нефтьчеләр ярдәме белән быел Акбаш һәм Подгорный торак пунктларында ферма конструкция-ләре төзеләчәк. Кадрлар бар, сайланган. Гомумән, фермерларга килгәндә, киләчәктә терлекчелек тармагын үстерү теләген белдергән кешегә ярдәм итү җаен караячакбыз. Мисал өчен, Бәйрәкәтамакта үз эшчәнлекләрен үсемлекчелек буенча гына җәелдергән фермерлар Кадыйров һәм Кәримов биләмәләрендә терлекчелек тергезү өстендә ныклы эш алып барабыз. Бүгенге көндә урынлы ярдәм күрсәтү мөһим. Чөнки бөтен кешегә дә булышырга финанс мөмкинлеге җитмәячәк. Шулай да аяныч хәлдә калган фермерларны ялгызын калдырмаячакбыз. Кыскасы, авыл хуҗалыгы - бүгенге көндә район тормышы өчен иң кирәкле тармак, гәрчә минем өчен ул тулысы белән таныш тармак булмаса да. Аның эшчәнлегендәге бөтен нечкәлекләрне аңлап бетерә алмасам да, аның икътисади үсеше белән бәйле сорауларга ачыклык кертелде - менә шунысы иң мөһиме.
    Р. Әхмәдиева: Халык инфраструктурада, төзекләндерүдә, төзелештә һәм район тормыш эшчәнлегенең башка өлкәләрендә позитив үзгәрешләрне күрә һәм югары бәяли. Якын киләчәктә Сез районны нинди яңалыклар белән куандырырсыз икән?
    - Шуны билгеләп үтәргә кирәк, төзекләндерү буенча күп эшләр бюджеттан тыш чаралар, аерым алганда, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте ярдәме белән тормышка ашырылды. Әгәр дә узган елның җәендә коргаксыган чирәм урынына арыш утыртылса, быел газонны тиешле дәрәҗәгә җиткерү планлаштырыла. Тиешле хәлдә тотуны "Төзекләндерү" МУП үз өстенә ала. Планнарда - йорт яны территорияләрен төзекләндерү. Масштаблы чараларның берсенә яң-гыр канализациясен реконструкцияләү, нинди дә булса сәбәп аркасында асфальт белән капланган урыннардан аларны табу. Моннан тыш, Каразирек авылында мәдәният йорты төзү. Киләсе елга шундый ук мәдәният учагын Әбсәләмдә, соңыннан Иске Урыссуда тергезү күздә тотыла. "Дубравушка" балалар-сәламәтләндерү лагере да ремонт таләп итә. Үсентеләр җәйге челләдә корымасын өчен һәрберсенә "тәрбияче" беркетелеп, яшь үсентеләр утырту башлангычы да күркәм традициягә әверелә. Мәсәлән, яңа Солнечный микрорайонында яшь үсентеләр утыртуга яшьләр җәлеп ителәчәк. Уй-ниятләр бихисап, иң мөһиме - аларны тормышка ашыру өчен акча табу.
    Р. Әхмәдиева: Сезнең карашка, районга Бәйрәкә авылында фәнни-практик конференция үткәрү нәрсә бирәчәк? Һәм районда яшәүчеләрне Урыссу бистәсенең һәм Ютазы авылының юбилей даталарын бәйрәм итү көннәрендә нинди яңалыклар көтә?
    - Бәйрәкә - уникаль авыл, анда авыл хуҗалыгы производствосы киң үсеш алган. Әлеге торак пункт борынгыдан ук белемле, зыялы мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән аерылып торган кешеләр авылы булган. Биредә Екатерина икенче патшалык иткән чордагы күпер сакланган. Ә бит бу тулаем районның архитектур һәйкәле. Элекке "Гобәйдия" мәдрә-сәсенең (соңыннан мәчет итеп үзгәртелгән) таш бинасы вакытка, сәяси һәм табигый катаклизмнарга буйсынмас рәвештә тора. Бинаның таш булуы ук инде тарихи әһәмиятле деталь. Чөнки XIX гасырда мәчетләрне нигездә агачтан салганнар. Йомры таштан төзелгән юлны тиешле дәрәҗәгә җиткереп төзекләндерү мөһим. Таш юллар шәһәрләргә, өстәвенә, башкала юлларына гына хас булган. Шәкертләр китаплары өчен шкафчыклар сакланган. Әлеге җирнең нинди акыллы затлар тудыруы турында сөйләп тә торасы юк. Гобәйдуллиннар нәселе генә ни тора! Бәйрәкәдә туган, бөтен дөньяда исеме яңгыраган София Гобәйдуллина әлеге бәрәкәтле җирдән аз илһам алмагандыр. Район өчен генә түгел, республика өчен дә әһәмиятле торак пункт турында кешеләр күп беләме соң? Галимнәрне, күренекле фән һәм сәнәгать эшлеклеләрен җәлеп итеп үткәреләчәк фәнни-практик конференция Ютазы җире турында иң югары дәрәҗәдә белдерергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм аннары авылның, районның туристлар өчен мавыктыргыч булуын да исәптән чыгармау мөһим.
    Урыссу бистәсенең һәм Ютазы авылының юбилей даталарын бәйрәм итүгә килгәндә, үтә зур тантаналарга исәп тотмыйбыз. Әлбәттә, бу музыкаль төркемнәрнең берсен чакыру һәм күмәк күңел ачулар белән үрелгән бәйрәм булачак. Район үзәге өчен аның 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында күп эшләнде. Әмма бу Урыссу бистәсенең быелгы юбилее билгеләнеп үтми, дигәнне аңлатмый. Сүз ишегалларын, балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә, яңгыр суы канализацияләрен чистартуга, юллар, тротуарлар һәм суүткәргечләр салуга, мәктәпкәчә учреждениеләр һәм авыл мәдәният йортларын төзекләндерүгә, Ютазы елгасы аша күперне ремонтлауга һәм башкаларга акча салу турында сүз бара. Районга исем биргән авылның 100 еллыгы кысаларында башкарылган һәм киләчәккә билгеләнгән чаралар шактый. Юл чокырларын ремонтлау, скверлар утырту, паркны төзекләндерү, балалар бакчасын ремонтлау (түбәсен, тәрәзәләрне алыштыру), авыл мәдәният йортының түбәсен ремонтлау, авылны су белән тәэмин итү күздә тотыла.
    С. Служаева: Рөстәм Мидхәтович, Сез, зарарлы гадәтләрсез кеше буларак, ютазылылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча, нинди эшләр башкарасыз?
    - Тәмәке һәм алкоголь кулланмасам да, үземне сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кеше дип саный алмыйм. Вакыт шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, бассейнда булырга, велосипедта йөрергә генә мөмкинлек бирә. Бу миңа эш темпына чыдарга ярдәм итә. Чөнки эмоциональ йөкләнеш бик көчле. Мин үземнең позитив энергиямне кул астымда эшләүчеләргә һәм тулаем халыкка күчерергә тиеш. Физик культура белән планлы шөгыльләнү-ләрдән башка бу мөмкин түгел.
    Безнең район спорт районы булсын өчен, без, әлбәттә, кайбер чаралар күрдек: яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге бюджетын, үткәреләчәк чаралар санын арттырдык. Без квартал саен үзебезнең спорт җәмгыяте белән очрашабыз. Спартакиада, декабрьдәге тәнкыйтьтән соң, сыйфатлырак төс алып тергезелер, дип уйлыйм. Гомумән, эшебез позитив бара, тренерларны, шул исәптән йөзү буенча да , җәлеп итәбез. Бүген сүз эшкә футбол буенча тренер кабул итү турында бара. Ниһаять, без ТР беренчелегендә катнашачакбыз, "Татнефть" ААҖ беренчелегенә кердек. Моның өчен безгә спорт формасы бүлеп бирделәр. Районда ике хоккей корты барлыкка киләчәк, аларның берсе Урыссудагы 3 санлы мәктәпкә куелачак, икенчесе - 6 млн сумлык ясалма япмалысы - Ютазы авылына. Биредә футбол уйнарга да мөмкин булачак. Җиденче сыйныфка кадәр балаларның бассейнга йөзү дәресләренә йөрүләре традициягә әверелде.
    Боларның барысы да ниндидер импульс бирергә тиеш, әмма мин тизлеккә, "шартлау" нәтиҗәсенә исәп тотмыйм. Бу җәһәттән алгарышлы, хаталарсыз эшләү мәҗбүри. Мин, без инде билгеле бер инерцияне җиңдек, дип исәплим. "Олимп" ССК җитәкчелеге алдында ачык бурыч куям: комплекс буш тормасын, даими хәрәкәттә һәм спортчылар белән тулы булсын. Теләсә нинди спорт корылмасы кешеләрдән, балалардан башка - бу акча сарыф итү генә.
    Сәламәт яшәү рәвеше - ул бит спорт кына түгел, спиртлы эчемлекләр кулланмау да. Алкогольсез режимга күчкән Ташкичү авыл җирлегенең ачык мисалын мин тулысынча хуплыйм. Алкоголь - сәламәт яшәү рәвешенең иң зур дошманы. Бу минем инануым. Сәламәт тәндә сез һәрвакыт уңай эмоцияләр табарсыз. Әгәр дә адреналин кирәк икән, рәхим ит - тау чаңгысына бас һәм велосипедка утыр. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, велосипедны мин безнең бистә өчен искиткеч транспорт төре дип исәплим. Мин узган елда велосипедта еш йөрдем. Җитәкчеләребезнең дә сәламәтлек өчен велосипедта йөрүнең файдасын аңлаулары һәм бәяләүләре мәҗбүри. Иң мөһиме, кеше үзе сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятен аңласын, ә без, үз чиратыбызда, аңа булышу өчен барысын да эшләрбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: