Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район аграрчылары язгы кыр эшләрен уздыру үзенчәлекләренә багышланган конференциягә җыелдылар

    Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Таһир Һадиев язгы табигать күренешләрен кеше белән шахмат уйнауга тиңли. Беренче йөрешне табигать ясый - бер карасаң, җылы, икенче карасаң, карлы салкын алып килә. Мондый шартларда кешегә оттырмас өчен табигать йөрешен алдан тоемлау мөһим.

    Кәрәкәшле авыл җирлегендә узган язгы кыр эшләрен уздыру үзенчәлекләренә багышланган конференциягә җыелган авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләре, белгечләр, фермерлар каршында тирән эчтәлекле чыгыш тоткан галим-агроном, 2014 елның чәчү кампаниясенә хәзерлекнең узган елның көзеннән үк башлануын, шул сәбәпле аның нигезен салырга вакытның күп булуын ассызыклыды. Көзен туракланган салам бер тигезлектә таратылса, язын туфрак тигез өлгерә. Дым каплату да - иҗади эш. Тырмаларның тешләре дөрес көйләнгән очракта гына аларның һәрберсе үз эзен калдыра һәм алар арасында ара да бертөсле була. Бу эштә срокның зур роль уйнавын әйтеп тору артык. Һәр соңга калган көн дым югалтуга китерә.

    - Төрле тирәнлеккә чәчелгән бөртекләрнең өч срокта тишелү факты агрегатларның таләп ителгәнчә көйләнмәве турында сөйли. Әгәр химик матдәләр тигез кертелмәсә, без җавапка авырулар һәм корткычлар "бәйләме" кабул итәбез, - дип агрономиядәге алтын кагыйдәләрне аңлаткан Һадиев, әлеге тармак белгечләренең төп бурычына да басым ясады. - Ул - көчле тамыр системасы формалаштыру. Бу эштә чәчү срогы һәм тирәнлеге һәлиткеч әһәмияткә ия булган кебек, орлыкның авырлыгы да олы мәгънәгә ия.

    Чәчү кампаниясе чорында башкарасы эшләр күләмен тормышка ашыруда техник һәм кадрлар белән тәэмин ителешнең, чәчү әйләнешендә элгәр культураларның, кыр-басуларда үтәлгән чаралар күрсәтелеп төзелүче паспортларның мөһимлеген тагын бер кат искәрткән кунак, кырчылыкны биологизацияләү хакында җентекләп сөйләде:

    - Сидерат культуралар белән туфракны биологизацияләү - күпкырлы һәм күп катлы эш. Әмма аны башкару туфракның табигый структурасын кире кайтарырга һәм тагын да яхшыртырга, нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын күпкә арттырырга ярдәм итә. Ахмак - чүп үләне, акыллы уңыш үстерер, зирәк кеше туфракның уңдырышлылыгын тергезер, дип бик тапкыр әйткән халык.

    Чәчү структурасы турында сүз алган район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, безнең туфракның гумуска бай булуын күздә тотып, барлык эшкәртеп чәчеләсе мәйданның 12-15 процентын чиста парга калдыруны максат итеп куйды:

    - Әмма ул чын мәгънәсендә чиста булырга тиеш. Шул очракта гына ул һәр гектарда булган гумустан 180 килограмм азот туплый ала һәм әлеге биологик матдәләр дүрт ел дәвамында файдага эшләячәк.

    Ул, шулай ук, структурада бөртеклеләр күләмен базардагы сорауга карап көйләү мөһимлеген, районда туфракны азотка баетучы борчакка, "санитар" культура - карабодайга бик аз урын бирелүен, күпьеллыклар арасында картайганнарының зур мәйдан алып торуын, үлән орлыгы хәзерләүнең соңгы елларда билгеле сәбәпләр аркасанда проблемага әверелүен, уҗымнарның тамырлары эшли башлаганда, сый биреп өлгерү бурычын ассызыклады.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов район буенча эшкәртеләчәк 35 мең гектар мәйданның техник көч белән тәэмин ителү дәрәҗәсен бәян итте. Быел басуга 138 берәмлек трактор, 49 чәчү агрегаты чыгар, дип фаразлана. Бер агрегатка, иртә һәм соң чәчелә торган культураларны кертеп, уртача 630 гектар җир туры килә.

    Белешмә. Ауропада һәр гектарга - 3,8-4, Америка һәм Канадада 6 ат көче туры килсә, Ютазы районында бу күрсәткеч 1,6 ат көче белән чикләнә.

    Район буенча чәчүне оптималь срокларда тәмамлау өчен вак-төяк ремонт хаҗәте туган саен техниканы кырдан остаханәгә кумау, ә күчмә ремонт звеносын тиешле дәрәҗәдә оештыру, аны кирәкле запас частьләр белән тәэмин итү зарур. Мәхмүтов ташламалы бәядән республика бүлеп биргән дизель ягулыкны лабораториядә тикшертү мөһимлеген хәбәр итте, гәрчә сыйфаты шик уяткан әлеге ягулыкны тикшерүне Авыл хуҗалыгы министрлыгы үз контроленә алса да. Сакланганны саклармын, дигән.

    Белгеч хезмәтне саклау сорауларына да тукталды. Инструктажлар, кыска сроклы укулар, махсус кием, аптечка, ут сүндергечләр - болар һәм башкалар кеше сәламәтлеген, ә кайвакыт гомерен дә саклап калу көченә ия чаралар

    Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Рөстәм Нуриев агропредприятиеләргә, нинди милек формасына ия булуларына карамастан, техниканы, аеруча тагылма агрегатларны көйләүне кыска арада җиренә җиткерүне тәмамлау, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 2015 ел өчен фәнни нигезләнгән чәчү сруктурасын көзгә кадәр эшләп кую бурычын кабыргасы белән куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: