Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район - алтын урталыкта

    Республиканың Көньяк-Көнчыгыш төбәге районнарыннан җыелган зооветбелгечләр, ясалма орлыкландыру технологлары Азнакай районының "Кәримов" КФХ базасында узган зона семинар-киңәшмәдә мөгезле эре терлекне үрчетү темасына әңгәмә кордылар. Чарада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, шулай ук әлеге ведомствога караган хезмәт белгечләре катнашты.

    Азнакай муниципаль районы башлыгы М. Шәйдуллин, "Кәримов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Ф. Кәримов чыгышларыннан соң, семинар-киңәшмәдә катнашучылар төп темага - мөгезле эре терлек башын арттыру максатында ясалма орлыкландыру технологлары эшенә таләпләрне көчәйтү, бозауларның сакланышын тәэмин итүче технология шартларына игътибарны җитдиләндерү турында сөйләшүгә күч-теләр. Әлеге ике юнәлештә дә җитешсезлекләр бик күп, дип басым ясады чара белән рәислек иткән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлеге начальнигы С. Чурин.
    Киңәшмәдә Ютазы районы терлекчеләрен мактамадылар да, хурламадылар да, алар алтын урталыкта булдылар. Әмма бу "йомшарырга" ярый дигән сүз түгел. Җитештерелә торган төп продукцияләр - ит һәм сөтнең товарлылыгын республика 93 проценттан да киметмәү бурычын йөкли. Безнең районда сөтнең товарлылыгы 73 процент булса, итнеке тагын да азрак - 71 процент кына. Шул ук вакытта "Нур-Агро", Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятьләр сыерлардан югары продукция алуга ирешкән хуҗалыклар исемлегендә чыктылар. Сыер һәм таналарны ясалма орлыкландыру бездә 100 процент, тик менә аларның каплану-капланмавын гына кайбер хуҗалыкларда даими тикшермиләр. 1 мартка булган мәгълүматларга караганда, райондагы 3183 баш тананың 213е сатылган. Соңгы санда зур урынны "Ситдыйков" КФХ алып тора - ул 180 баш танасын читкә җибәргән. Сүз уңаенда, слайдларда тәнкыйть ителеп урын алган агроколлективлар арасында район хуҗалыкларыннан "Ситдыйков" белән "Заря" агропредприятиеләре иң күбе чыкты. Һәм шушы ук хуҗалыкларның белгечләре семинар-киңәшмәгә барырга вакыт та тапмады. Аларның эшләре күп булып чыкты.
    Киңәшмәдә агроколлективларның ветеринария хезмәткәрләре, аеруча ясалма орлыкландыру технологлары белән тәэмин ителеше турында да сүз булды. Осеменаторларга уңайлы шартлар һәм лаеклы хезмәт хакы булдыру - көнүзәк мәсьәләләр. Терлекчелекнең башында торучы осеменаторларның эшен стимуллаштыруга республика Хөкүмәте дә үз өлешен кертүеннән хәбәрдар идек. 2012 елда туып, исән үскән һәр баш бозауга республика бюджетыннан 300 сум субсидия түләү каралды. Шуның 90 сумы - технологка, 60 сумы - мал табибына, калганы - ветпрепаратлар юнәтүгә. Әлеге акчалар хуҗалыклар счетына квартал саен "утырырга" тиеш иде. Әмма 1 апрельдән алар ай саен күчереләчәк. Әлеге субсидияләр - максатчан. Теге яисә бу тишекне ямар өчен тотылсалар, җитәкчегә җәза биреләчәк, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучылар.
    Көннең икенче өлешендә катнашучылар "Кәримов" КФХ фермасында эш куелышы белән таныштылар. Район җитәкчелеге сүзләренә караганда, Урсай авыл җирлегендәге әлеге хуҗалык моннан берничә ай элек кенә хәерчелекнең теге ягында булган: терлекчелек тармагы таркалу хәленә җиткән, туган бозауларның 70-80 проценты үлеп барган, кредиторлык бурычы миллионнарга җиткән. Соңгы ике ай эчендә хуҗалыктагы мохит тамырдан үзгәртелгән. Терлекчелек биналары ремонтланган, алмаш профилакторийлар ясалып, үлем-китем туктатылган, рационнар фән кушканча төзелгән. Яңа җитәкчелек кеше факторы турында да кайгыртырга онытмаган. Терлекчеләр йортына капиталь ремонт ясалган. Хезмәт хаклары да начар түгел.
    Семинарда катнашучылар игътибарын тагын бер кат сыерның сөте ярдәмендә җиленнең маститка дучар булу-булмавын ачыклау процедурасына җәлеп иттеләр, сыерларны төрле чирләрдән саклау өчен тоякларына "педикюр" ясау, бер-берсен сөзеп, җәрәхәтләмәсен өчен бозауларның мөгезләрен яндыру тәртибен гамәлдә күрсәттеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: