Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район хастаханәсенең баш табибы Ренат Фатыйхов сәламәтлек саклау системасы турында

    Тагын бер ел тарихка китте. Ул медицина хезмәткәрләре өчен нинди булган, район сәламәтлек саклау системасын ниләр көтә? Бу турыда безнең хәбәрче үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ренат Фатыйхов белән әңгәмә корды.

    - Узган 2013 елда район җитәкчелеге тарафыннан сәламәтлек саклау эшчәнлегенә аерым игътибар юнәлтелде. Әйтик, район сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзүнең, агымдагы һәм капиталь ремонтның республика программасын тормышка ашырды. Әлеге өлкәдә нинди уңай үзгәрешләр булды?

    - Массакүләм мәгълүмат чараларында шактый яктыртылган сораулар: Ютазы һәм Бәйрәкә табиблык амбулаторияләрендә капиталь ремонт үткәрелде - объектларны финанслау лимиты - икешәр миллион сум. Тагын, һәрберсендә 99ар мең сум акча сарыф ителеп, җиде фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды. Алабакүлдә һәм Алма-Атада модульле ФАПлар урнаштырылды. "Уңайлы мохит" программасы кысаларында авырлык белән хәрәкәт иткән кешеләр өчен поликлиниканы җайлаштыру тормышка ашырылды. Поликлиника алдындагы территория асфальтланды. Бу сезнең сорауны дәвам итү буларак әйтелде. Узган ел хакында авыр дип әйтү дөрес булмас иде. Хастаханә өчен бер ел да җиңел булмый. Әмма 2013 ел безнең өчен икътисадны тотрыкландыру планында нәтиҗәле булды. Бу җәһәттән аерым чаралар күрелде. Бер генә мисал китерәм. Элек коммуналь хезмәтләргә, аерым алганда, җылытуга шактый акча сарыф ителде. Җылылык энергиясе узелын кую белән хәлләр яхшы якка үзгәрде. Бу җәһәттән 2014 елга экономия прогнозы - ике миллион сум тирәсе.

    Тагын бер күңелле момент: 2012 ел белән чагыштырганда, дарулар һәм башка файдалану материалларына бер миллион сумга азрак акча сарыф ителгән. Өстәвенә, без 2012 елдан калган шул кадәр үк суммадагы бурычыбызны каплый алдык. Мондый нәтиҗәгә фармпродукция җитештерүче фирмаларны, үзебезнең илдәге һәм чит ил препаратларының тәэсирен, составын анализлау нәтиҗәсендә ирешелде. Дәвалаучы табиблар, бүлек мөдирләре белән килешеп, кыйммәтле препаратлар үзебезнең илдә җитештерелгән, әмма дәвалау тәэсире кимрәк булмаган даруларга алыштырылды.

    Кадрлар планында бу ел шулай ук тулысы белән начар булмады. Районга табиб Корбановлар гаиләсе килгән иде, ире - анестезиянең бездә сирәк файдаланылучы заманча ысулларга ия булган анестезиолог һәм реаниматолог, хатыны - табиб-инфекционист. Безнең сафлар яшь белгечләр белән тулыланды. Алар - минем беренче урынбасарым, табиб-терапевт Рөстәм Фәхриев һәм күршедәге Туймазы шәһәреннән Александр Матвеев. Югары шәфкать туташы белеме булган эпидемиолог ярдәмчесе Татьяна Зубкова аркасында бу юнәлештә яхшы якка үзгәрешләр бар. Юрист Марат Фазлыев 2013 елдан кадрлар эше буенча баш табиб урынбасары.

    Казанышлар турында сөйләгәндә, медперсоналның хезмәт хакы хакында да әйтеп узмыйча булмый. Ул даими артып тора. Табибларның эш хакы - 30 мең сумнан артык, шәфкать туташларыныкы - 17 мең, санитарларныкы - 8-9 мең сум. Хөкүмәт тарафыннан табиблар эш хакын 2018 елга 90 мең сумга җиткерү каралган.

    - Хастаханәнең кадрларга мохтаҗ булуы сер түгел.

    - Әйе, безгә табиблар кирәк. Әмма без белгечләргә чиктән тыш кытлык кичермибез. Кардиолог бар, атнага ике тапкыр невролог кабул итә, стоматологлар комачауламас иде. Шулай да 30 процент табиб, шул исәптән, тар даирә белгечләре, йә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия ала, йә яшьләре буенча пенсионерлар, 10 проценты лаеклы ялга бер-ике елдан соң китәчәк. Авыл торак пунктларында фельдшерлар белән дә зур проблема юк.

    Тулаем алганда, мин медицинага сәламәт конкуренция кирәк дип уйлыйм. Көндәшлек булмаганда, һөнәри үсеш туктый - мин моны иң әһәмиятле мәсьәлә дип саныйм. Бездә конкуренция юк. Бу белем мәсьәләсенә дә, кешеләр белән әдәпле аралашуга да, деонтологияга да кагыла. Деонтология - медицина хезмәткәрләренең һөнәри этикасы, дәвалау файдасын максималь дәрәҗәдә яхшыртуга юнәлтелгән медицина персоналының үзләрен тотышлары принциплары. Әгәр синең эзеңнән килүче муен чокырыңа сулап тормаса, үзеңне камилләштерүгә, күпне белүгә стимул юк.

    - Бүген стационарда нинди үзгәрешләр бара?

    - Стационар ярдәм күләме буенча, 2012 ел белән чагыштырганда, Үзәк район хастаханәсендә 111 койка-урын бар иде. 2013 елдагы баланс комиссиясеннән соң аны йөзгә кадәр кыскарттылар. Ике ай элек шундый ук утырышта 2014 елга карар кабул ителде - койкаларны 92гә кадәр киметәбез.

    - Мондый карарлар нәрсәгә нигезләнә һәм койкалар киметү нинди бүлекләрдә күздә тотыла?

    - Аерым карар һәрвакыт була. Ул койка-урын планының статистик үтәлеше, икътисади һәм башка күрсәткечләрдән чыгып кабул ителә. Бу мәгълүматлар нигезендә нәтиҗәләр ясала һәм теге яки бу бүлек тәкъдим ителә. Безгә йогышлы авырулар бүлегендә (уннан алты урынны) һәм гинекология бүлегендә ике урынны кыскартырга тәкъдим иттеләр.

    Шунда ук ассызыклыйсым килә, бу гади мәсьәлә түгел. Бу карарны нигезле түгел дип тә әйтә алмыйм, аның белән килешеп тә бетмим. Без әлеге мәсьәләне бүлек мөдире Хәбибуллин белән тикшердек, әмма икътисад аяусыз әйбер. Безнең бурыч - килеп туган вәзгыятьтә тиешле югарылыкта калу.

    - Бу мәсьәләне хәл итү персоналда ничек чагылачак?

    - Песоналны саклап калу өчен без максималь көч салачакбыз.

    - Декабрьдә поликлиникада видеокүзәтү камераларын кую буенча эшләр актив алып барылды. Аларны урнаштыру пациентларның хокукларын кысрыклау, табиблык серен ачу кебек кабул ителмәдеме соң? Һәм видеокүзәтү объектлары нинди максатларда куела? Зинһар әлеге сорауга ачыклык кертегез әле.

    - Беренче чиратта әлеге чара «Антитеррор» программасы кысаларында, ришвәтчелек белән көрәш, персоналның үз куркынычсызлыгын арттыру, караклыкка, урлашуга каршы көрәш максатында оештырылды. Бу шулай ук Урыссу үзәк район хастаханәсе территориясендә саклык чараларын көчәйтү максатында үткәрелде. Бездә район террорчылыкка каршы комиссия утырышының видеокүзәтү камераларын куярга күрсәтмә биргән беркетмәсе, шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгының хаты бар. Анда куелган камералар санын һәм урыннарын күрсәтергә кирәк булачагы турында әйтелгән иде. Мин шулай ук территориядә, өлешчә кайбер бүлмәләрдә һәм вестибюльдә видеокүзәтү камераларын куюны яңадан(!) килештерү соравы буенча прокуратурада булдым. Гарантия бирәм, беркемнең дә ирекләре һәм хокуклары кысрыкланмаячак. Эчке күзәтү камераларында төшерелгәнне бары баш табиб кына карый алачак. Тагын бер аргумент. Һәр атна саен безнең министр киңәшмәләр үткәрә һәм интенсив терапия палаталарын камералар аша карый, ягъни, шәхси контроль алып бара.

    - Ренат Габдуллович, үз иңнәрегезгә шулкадәр җаваплылык йөген салуыгызга үкенмисезме?

    - Эгоистларча фикер йөртсәң - мөгаен, үкенәмдер. Мин гамәлдә үз гаиләмне күрмим, хәтта икътисади күзлектән дә гади табиб булуы җиңелрәктер - үз эшеңне башкарасың да, якыннарың даирәсенә кайтып ял итәсең. Әмма районда сәламәтлек саклау торышына битараф түгел кеше буларак, мин кабул ителгән карарым өчен үкенмим. Әлбәттә, мин практик буларак төшеп калдым. Әмма минем икенче өстенлегем бар - мин авыр сорауларны хәл итәргә яратам. Тулаем алганда, үкенмим. Җиңел юлларны гына эзләсәң, бөтенләй медицина өлкәсенә керергә кирәкми.

    - Сез балалар табибы һөнәрен бик яратасыз.

    - Әйе, авыру балаларны кабул итә алмавым үкенечле, әмма үземне педиатриягә дә юнәлтелгән глобаль сорауларны хәл итәм дип тынычландырам. Иң мөһиме, миңа гаиләм ярдәм итә һәм аңлы мөнәсәбәттә тора. Һәм 2014 елда да барлык хезмәттәшләремә, район халкына аңлауларын һәм булышуларын, үзара ихтирамлы булуыбызны, нык тыллар, уңышлар һәм сәламәтлек телисем килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: