Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район хуҗалыклары техниканы 2014 елгы кыр эшләренә әзерли башлады

    Тукай исемендәге җәмгыять базасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм 2014 елдагы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.

    Бүген нинди генә тармаккка кагылма, төп рольне авыл хуҗалыгы техникасы уйный. Безнең районда, тулаем республикадагы кебек үк, сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгының әһәмиятле юнәлешләренең берсе булып тора. Сөт җитештерү республика җитәкчелеге һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары ягыннан җитди игътибар таләп итә, дип белдерде киңәшмәләрнең берсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Сөтчелек Татарстан өчен стратегик юнәлеш булды һәм калачак та, чөнки сөт зур һәм шулай ук шәхси хуҗалыкларның да төп табыш чыганагы булып тора. Ә терлекчелекне үстерү өчен, шулай ук үсемлекчелекне дә, авыл хуҗалыгы техникасы һава кебек мөһим. Һәм аңа мөнәсәбәтнең дә тиешенчә булуы мәҗбүри. Быелгы һава шартлары ашлык уру техникасын вакытында ремонтлый башларга мөмкинлек бирмәде, дип ассызыклады авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Зарипов. Ни өчендер урыннарда комбайннарга мөнәсәбәт тиешле дәрәҗәдә түгел һәм бер генә миллион сум тормаган техниканы ремонтлау өчен берничә мең сум табарга теләмиләрме яки мөмкинлекләре юкмы белмим, дип сүзен тәмамлады ул.
    Инде бүген үк барлык булган авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма агрегатларны күтәртеп кую, көпчәкләрен һәм механизмнарын буяу, ягъни техниканы саклауга кую буенча барлык мөһим процедураларны үтәү зарур. Машиналар куелган территорияләрдә тәртип урнаштыру һәм объектларны көзге-кышкы ремонт өчен әзерләү, бу җәһәттән аерым игътибарны салкын һава температуралары башланганчы техниканы ремонтлауны оештыруга юнәлтү мөһим. Шулай ук булган чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының, мал азыгы әзерләү, ашлык уру техникасының, тракторларың сакланганлыгын тәэмин итүгә һәм ремонтны вакытында уздыруга игътибар итү зарур. Болар турында район дәүләт техник күзәтчелегенең баш инспекторы Рөстәм Вәлиев тукайлыларның машина-трактор паркын караганда сөйләде.
    Детальләргә җентеклерәк тукталып, чәчкечләр һәм культиваторлар күрсәтелде. Барлык тагылма агрегатлар күтәртмәгә куелган, көпчәкләре буялган, механизмнары алыштырылган. Әмма кимчелекләр дә юк түгел. Бу - механизмнардагы бушатылмаган пружиналар, камералардан чыгарылмаган һава. Күпчелек хуҗалыкларның барлык тагылма агрегатларында шундый күренешкә тап булдык. Бу тимернең аруына китерә, ә агрегатларның көпчәкләрендәге покрышкалар ярыла. Барысына да безнең җавапсызлык гаепле, дип басым ясады Вәлиев. Бүген ел саен техниканы яңартырга мөмкинлекләре булган хуҗалыклар күп түгел. Шуңа күрә булганына сак мөнәсәбәт мәҗбүри. Техниканы саклауга куйганда, металлны коррозиядән саклап, механизмнарны буярга онытмау зарур. Барлык мөһим чараларны "АгроМир", Тукай исемендәге җәмгыятьләрдә вакытында үтиләр, диелде киңәшмәдә. Шулай ук куркынычсызлык техникасы, янгын хәвефсезлеге, хезмәтне саклау мәсьәләләре кузгатылды.
    Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы туфракны эшкәртү мөһимлеге турында искәртте. Туңга сөрү - әһәмияте аз булмаган тема, диде ул. Күпчелек әлеге агрочараны үтәргә тырыша. Үрнәк итеп ул тәүлекнең караңгы вакытында да туфрак эшкәртү белән шөгыльләнгән "Вәлиев" крестьян-фермер хуҗалыгын китерде, туңга сөрүне гамәлдә "Таң", "Уңыш", "Нәбиуллин" хуҗалыкларында тәмамлаганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: