Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район җитәкчелеге Урыссу бистәсе юллары тәртипкә салыначак ди

    Район җитәкчелеге өчен дә, автомобильчеләр өчен дә кыштан соң чын мәгънәсендә сынауга әверелгән юлларны ремонтлау мәсьәләсе уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов аңлатма бирә.

    - Быел кыш озын булды, димәк, яз да соңлап килде, дигән сүз. Шуңа да карамастан, Урыссу юлларында без чокырларны яңа технология -салкын асфальт белән ремонтлау эшен башладык. Әлбәттә, тулы кыйммәтле эш һава температурасы тугыз градустан югарырак торганда гына мөмкин. Ул вакытта без юлларның аерым озынлыктагы өлешләрен асфальт белән каплый алачакбыз. Әмма хәзер үк инде проблемалы участоклар тиешле хәлгә китерелә: ремонт кайнар асфальт белән ясала. Акчага килгәндә, район бюджетында юллар ремонтлау өчен чыгымнар маддәсе каралмаган. Шулай да юллар ремонтлауга өстәмә табышлардан 600 мең сум бүленгән, бу проблемалы юл япмасының 50-60 процентын ремонтларга мөмкинлек бирә. Һәм майның беренче декадасына Урыссу бистәсе юлларындагы ремонт эшләрен тәмамлау күздә тотыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: