Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район һәм агроколлектив җитәкчеләре, фермерлар чәчүлекләрне карап чыктылар

    Узган җомга иртәсендә агроколлектив җитәкчеләре, фермерлар, тигез булып тишелгән шытымнарны тәрбияләргә вакыт җитү сәбәпле, район чәчүлекләренең бер өлешен йөреп чыктылар.

    Маршрутка ярашлы, аграрчылар утырган микроавтобус "Таң" җаваплылыгы чикле җәмгыятенең үзәк юл буенда кала торган 58 гектарлы арпа басуына туктады. Моннан берничә ел элек кенә солычадан гыйбарәт булган участок, хәзер, чагыштырмача чистара төшкән. Бу эштә, иң әүвәл, көзен туфракны бик яхшы итеп эшкәртү файда бирде, дип билгеләп үтте район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Бер-ике чи калган урынны исәпкә алмаганда, матур булып тишелгән арпага кичекмәстән ашлама бирүне башларга кирәк.

    Иске Урыссу һәм Яссытугай авыллары чиктәш булган урында урнашкан "Уңыш" җәмгыятенең икмәк кырында урыны-урыны белән солыча ныклап "тамыр" җәйгән. Мондый шартларда аңардан бары тик гербицид кына коткара ала. Әлеге агрочараны һәр гектарда башкару коллективка 800 сумга төшә. Бу ифрат та кыйммәтле "хозурлык", дип ассызыклады белгечләр. Шуңа күрә көзен басуны эшкәртүне ныклы контрольгә алырга кирәк булачак, чөнки солычадан арынуның иң очсыз ысулы - ул механик ысул. Аграрчылар районда чәчү кампаниясенә старт биргән арпа кырында да булдылар. Шытымнар арасында тавык тарысы күренә башлаган. Бу чүп үләнен исә бары тик көн эссесендә урта тизлектә тырмалап кына җиңеп була. Төхбәтуллин объездда катнашучыларның игътибарын уңышлыларның уҗым басуына юнәлтте. Иртә язын исән калуы белән күпләрдә шик уяткан арышка җәмгыять механизаторлары аммиаклы селитра, гербицид керткәннәр, корткычлар белән көрәш алып барганнар. Агрономнар бүген бу басуга зур өмет баглыйлар. Тәрбия темасын дәвам итеп шуны да әйтергә кирәк, "Уңыш" җәмгыятенең костердан торган печәнлеге картаеп бара. Үткән елны ул аның һәр гектарын ике центнер исәбеннән ашлама биреп тукландыру җаен тапкан. Нәтиҗәдә, костерның һәр гектары 40 центнер печән биргән.

    Әбсәләмнән Димтамакка бара торган олы юл белән буй урман арасындагы люцерна участогын бозып, быел анда фермер Рөстәм Вәлиев арпаның элита сортын чәчкән. Кишәрлек бүген, сүз дә юк, хәтфәдәй шытымнарга күмелгән. Әмма бу нәтиҗәгә ирешер өчен Вәлиевка бер пот тоз ашарга туры килә. Язын капландырып сөрелгән кырны, үлән тамырларыннан азат итү өчен, биш-алты тапкыр гына тырмалыйлар. Аннан соң да берничә төрле агрочара үткәрәләр. Гомумән, район башлыгы Рөстәм Нуриев хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә аң белән якын килүләреннән канәгать калуын белдерде. Дөрес, арада берничә оешып бетә алмый торган хуҗа бар, аларга ул уңай якка үзгәрә башларга киңәш итте. Кем әйтмешли, кул кулны юа, ике кул битне юа.

    Чара барышында атмосферада урнашкан эссе һава торышы аркасында туфрактагы дымны югалтмау максатында үткәрелергә тиешле агрочараларга басым ясалды. Көннәрнең артык җылынып китүе арышлар өлгерешен дә тизләтә. Бүген аларның көпшәкләнү фазасына керүен исәпкә алганда, майның соңгы көннәрендә уҗымнар баш чыгыра башлаячак. Димәк, уракка да ерак калмаячак. Ә бу ындыр табакларын, ашлык комбайннарын әзерли башларга вакыт дигәнне аңлата. Быел соңгыларының техник торышы аеруча да көн кадагына куела - двигательләрнең халәтен ачыклау өчен диагностика үткәрүгә кадәр таләп итәчәкбез, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов.

    Терлек азыгы уручы техниканы хәзерлек сызыгына кую - монысы инде бүген үк кабыргасы белән килеп баскан мәсьәлә. Районда булган 19 берәмлек азык комбайнына йөкләнешне киметү өчен ким дигәндә дә аларның санын өч дистәгә якынайтырга кирәк. Монысы киләчәккә бәйле сорау. Бүген исә барын ремонтлап, печәнгә төшәрлек итеп көйләп кую зарур. Июнь аеның беренче көннәрендә үк республика комиссиясенең тикшерү белән киләчәген күз уңында тотсак, бу эшкә вакыт аз калып килә. Табигать исә үз кануннары белән азык культуралары өлгерешен тизләтеп килә. Ә бит авыл тормышы болар белән генә чикләнми. Алда сабанчылар, савымчылар бәйгесе, чәчүлекләрне кабул итү чарасы һәм, ниһаять, Сабантуй... Болар барысы да көч һәм игътибар таләп итә. Шуңа күрә район башлыгы һәр җитәкчедән зур оешканлык һәм һәр эшне үз вакытында үтәп баруны таләп итте дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: