Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту бара

    Район торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча игълан ителгән ике айлык кысаларында узган атна ахырында барлык Урыссу предприятиеләре һәм оешмалары урамнар җыештырырга чыкты.

    Эш бик кызу барды - тротуарларны себерделәр, корыган үлән һәм яфрак, чүп җыйдылар, бордюрларны агарттылар. Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча, бу көнне барлыгы 20 берәмлек техника эшләгән, 126 кубометр чүп чыгарылган.

    Артык зур тапкырлык таләп итмәгән эштән соң бистә шактый чистарды. Әмма чүптән тазартылмаган шундый участоклар калган ки, аларга күз төшерсәң, урыссулыларның культурасызлыгы өчен оят булып китә. Шундый урыннарның берсе - Тукай һәм Урыссу урамнары арасындагы аралык. Биредә чүп өемнәренә адым саен тап буласың. Муса Җәлил урамындагы яңа балалар уен мәйданчыгы да ялтырап тормый. Гәрчә ул "Маяк", "Восток" һәм "Удача" ширкәтләренә беркетелгән булса да. Аларның һәрберсе биредә тәртипне ун көн дәвамында сакларга тиеш. 21 апрельдә мәйданчыкта булганнан соң (чират "Маяк" ТМШда иде), без тәртип күрмәдек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: