Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район үзешчән сәнгать осталарының смотр-бәйгесе тәмамланды

    Җөмһүриятебездә игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында узган үзешчән сәнгать осталары смотр-бәйгесе тәмамланып, җыр-моң яратучы ютазылылар гала-концертка җыелды.

    Апрель ае дәвамында район мәдәният йорты сәхнәсендә сәнәгать предприятиеләре, бюджет оешмалары үзешчәннәре чыгышларыннан тупланган дүрт концерт үтте. Мәдәният өлкәсендә тәҗрибәле белгечләр Урыссу үзәк район хастаханәсе, район мәгариф бүлеге, "Электросоединитель" заводы, Әпсәләм комбинаты коллективлары, Бәйрәкә, Акбаш, Подгорный торак пунктлары артистлары чыгышын югары бәяләде. Смотр-бәйгене йомгаклау концертына компетентлы жюри күңел кылларын тибрәтергә мәҗбүр иткән номерларны гына сайлады. Чыннан да, "Электросоединитель" заводының "Родники" җыр ансамбле, Зилә Кәримова, Урыссуның 3 санлы мәктәбенең "Ивушки" ансамбле чыгышларын тамашачы җылы кабул итте. 3 санлы мәктәп укытучылары башкарган "Яшь киленнәр", Урыссу үзәк район хастаханәсенең шаян рус биюе күңелләрне җилкендерде. Реклама тәнәфесендә балалар иҗаты үзәгенең "баш кутюрьеры» Ралит Хәйдәров җитәкчелегендә кызлар тәкъдим иткән кәгазьдән эшләнгән "модалы" күлмәкләр дә ютазылыларны елмаерга мәҗбүр итте. Район хастаханәсе хезмәткәрләре куйган "Аҗдаха Мөкәрәмә" миниатюрасы исә концертны гомумән шаян-шоуга әверелдерде. Бу кичтә япон тактасы гына яңгырап калмады, тамашачы "тере" баян телләреннән таралган моңны да сусап тыңлады. Аларга мондый хозурлыкны Әпсәләм комбинаты эшчеләре - Мөдәррис Сираев уйнаган баянга кушылып җырлаган Зөлфия Рәхмәтуллина тудырды.

    Йомгаклау сүзе белән сәхнәгә күтәрелгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илдар Хаҗиев, үзешчән сәнгать осталары, һөнәри артистлардан аермалы буларак, үз чыгышларын җаннары аша үткәреп, тамашачыга җиткерә, дип билгеләп үтте. Газета бите чикле булу сәбәпле, смотр-бәйгедә җиңүчеләрне исемләп тормыйм, шуны әйтеп узам: сәхнәгә күтәрелгән бер генә үзешчән дә бүләксез калмады.

    Быелгы концерт матур җырлары, дәртле биюләре, мәзәкләре белән генә халык күңелен уятып калмады. Ул "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге инициативасы белән хәйриялелек кысаларында оештырылып, ютазылыларның изгелек, мәрхәмәтлелек теләп тибүче йөрәк белән яшәүләрен тагын бер кат раслады. Дөрес, бүген һәр кешенең, һәр гаиләнең үз мәшәкате, үз борчуы бар. Әмма алар чит кайгыны да үзләренеке кебек итеп кабул иттеләр. Ютазы авылында яшәүче Зариповлар дучар булган проблемага район сәнәгать предприятиеләре, башка хезмәтләр, шәхси затлар битараф түгел булып чыкты. Алар - Саклык банкы, Россельхозбанк, "Маяк", "Удача", "Бетон+", район советы, башкарма комитеты, төрле палаталар, тимер юл станциясе, "Электросеть", "Тат-РДС", "Транспорт", "УПНМ", "Теплосервис", Урыссу ГРЭСы, Урыссу хастаханәсе, "БиоТранс", электр-механика, химия заводлары, "Олимп", социаль яклау бүлеге, үзәкләштерелгән бухгалтерия, мәгариф бүлеге, хуҗалык-эксплуатацион часть, Татэнергосбыт, Әпсәләм комбинаты, редакция, Гадәттән тыш хәлләр бүлеге, Подгорный, Кече Урыссу, Димтамак, Акбаш, Иске Урыссу, Ютазы, Кәрәкәшле, Урал, Урыссу бистәсенең барлык балалар бакчалары, Ютазы, Акбаш, Кәрәкәшле, Кече Урыссу мәктәпләре, Н. Хөснетдинова, Р. Гәрәйшина, А. Рәхимова, И. Шәрипова, А. Иванов, Р. Синагулова. Бу кичне сатылган билетлардан, сәүдә кайнаган ярминкәдән кергән 52 мең 835 сум акча биш яшьлек Камиләне дәвалау өчен тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, кызчыкка балалар церебраль параличы диагнозы куелган. Ул йөрми, сөйләшми, авырлык белән утыра. Бүген бала Чиләбе шәһәренең махсус медицина үзәгендә дәвалана.

    Май бәйрәмнәренең берсендә Иске Урыссу авылы халкы да әлеге кечкенә кызчык файдасына өлеш чыгарылган хәйрия концертына җыелды. Күптән түгел генә гомер бәйрәмен билгеләп узган Фәния Абдурахманованың бердәм булып яшәүче зур гаиләсе аның иҗат концертын оештырды.

    "Нишләр иде авыл халкы, синдәй сандугачы булмаса?!" - Уфа каласында яшәүче Тәнзилә Гыйниятуллина Фәния Абдурахмановага багышлап язган әлеге шигырь юлларында, чыннан да, хаклык бар. Моннан шактый еракта калган елларда авыл клубы сәхнәсендә үткән бер генә концерт-тамаша да Фәния ханымнан башка узмый иде. Халык үз сандугачын сагынган, аның моңлы тавышына сусаган. "Олы юлның тузаны"н башкарган үзешчән сәнгать остасын тыңлаганда, кыю рәвештә әйтергә була, төрле мактаулы исемнәргә лаек дип табылган һөнәрманнар бер читтә торсын. Ул халыкчан җырларны үзәккә үтәрлек, тирәнгә үк яшеренгән кылларга үтеп керерлек итеп башкарырга сәләтлелеге белән шөһрәт казанганга күрә, бу көнне залга җыелган тамашачылар арасында башка торак пунктлардан килгән кешеләр дә бик күп иде. Фәния Абдурахманованың һәр чыгышы чәчәкләргә күмелде.

    "Кайчан җырлый башладыгыз?" - дип сорасаң, Фәния ханым, уенын-чынын бергә кушып, "Тугач та", - дип җавап бирә. Авылдашыбыз сәхнәгә бик иртә күтәрелә. Җыр-моңга гашыйк кыз үзенә баянчы егет Әнвәрне дә гашыйк итә. Алар гаилә тормышында гына түгел, сәхнәдә дә бер-берсен тулыландырып яшиләр. Фәния Абдурахманова республика дәрәҗәсендә үткәрелгән күп санлы смотр-бәйгеләрдә дипломант һәм лауреатлар булган икән, монда аны илһамландыручы Әнвәр абыйның да өлеше зур.

    Халыкта "Алма агачыннан ерак төшми", дигән тапкыр әйтем бар. Абдурахмановлар якты дөнья бүләк иткән ике уллары Рамил һәм Раил дә сәхнә кешеләре булып үсәләр. Хатын итеп сайлаган хәләл җефетләре дә каенаналары туфрагыннан яралган булып чыга. Оныклары да кимен куймыйлар. Менә шушы талантлы кешеләр бу кичне бер сәхнәгә җыелды, авыл халкына, кунакларга гади, шул ук вакытта, матур кичә тәкъдим итте. Үз тамашачысын табарга өлгергән уллары җырлады, киленнәренең өлкәне - "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманова, кечесе - җиңел атлетика буенча сигез тапкыр Россия чемпионы спорт мастеры Ләйсән Абдурахманова идәннәр сыгылырлык итеп биеде, оныклары Рөстәм, Резеда, Ләйлә һәм Тимур концертның матур бизәкләре булды. Фәния апаны хөрмәт итеп, Яр Чаллыдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре авылдашыбыз Ринат Гобәйдуллин кайткан иде. Ул юбилярга кушылып уйнап еына калмады, үзе дә моңлы җырларын башкарып, авылдашларының көчле алкышларына үрелгән ихлас рәхмәтен кабул итте. Сәхнәгә күтәрелгән җирлек башлыгы Резеда Мөхәммәтҗанова да шундый күркәм бәйрәм кичәсе оештырган өчен Абдурахмановлар династиясенә авыл халкы исеменнән җылы теләкләрен җиткерде.

    Концертлардан күбрәк фотоларны "Фотогалерея" бүлегендә карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: