Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәм ителде

    Район мәдәният йортының гражданлык халәте актларын теркәү бүлмәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәм ителде.

    Мәдәният бүлеге белән берлектә үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре оештырган чарага кунак булып килгән гаиләләр - әле күптән түгел генә олы тормыш юлына аяк баскан Урыссудан Рәхмәтуллиннар, Подгорныйдан үз хәятләрен җыр-моң белән үреп алып баручы Исхаковлар, биш балага гомер бүләк иткән Могыйновлар, Бәйрәкәдән "Нечкәбил" республика бәйгесендә катнашкан, иҗатка табынган Сәләховлар һәм, ниһаять, Иске Урыссу авылында 55 ел тигез никахта гомер итүче Әминовларны сәламләп, Клара Галиева Россиядә, нәкъ менә Гаилә елы игълан ителгән 2008 елда тәүге тапкыр билгеләп үтелгән әлеге якты бәйрәм тарихы турында кыскача сөйләп үтте.

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - Бөтенроссия бәйрәме ХIII гасырда яшәгән һәм бер үк көнне үлгән князь Петр һәм аның хәләле Феврония хөрмәтенә барлыкка килгән. Исән чагында ук алар ир белән хатын арасындагы тугрылык, чын мәхәббәт, гаилә бәхетенә ирешкән үрнәк пар булып таныган. Вафат булып, гәүдәләре төрле урыннарга куелуга карамастан, алар бер табутта барлыкка килгәннәр. Халык моны могҗиза дип тапкан.

    Гаилә, сөю-наз, тугрылык кебек кыйммәтләр тормышның һәр дәверендә дә мөһим роль уйный. Гаилә кешегә мәхәббәт, тотрыклылык, шатлык бирә, ул балалар тәрбияләү өчен дә кирәк. Кызганычка, соңгы елларда әлеге күркәм сыйфатлар яшь буын күзлегендә үз дәрәҗәсен җуя төште. Гаилә тормышына, аның кыйммәтләренә битараф караучы яшь буын өчен бу бәйрәмгә чакырылган Нәкыя һәм Җәүдәт Әминовлар кулга-кул тотынып узган гомер юлын чын мәгънәсендә өлге итеп куярлык. Үсмер чагыннан туган авылында эшли башлаган гаилә башлыгына, армия сафларында хезмәт иткәндә Венгриядә фетнәсен бастыру вакытында алган каты ярасы да 15 ел механизатор, ярты гасырга якын өлкән бригадир булып эшләүдә киртә була алмый. Аның тугры, зирәк хәләл җефете Нәкыя Җәләй кызы үз вакытында районның алдынгы умартачысы була, гомеренең зур өлешен багышлаган һөнәре хезмәт ветеранының әле дә булса яраткан шөгыле булып кала. Әмма әлеге гаилә өчен төп эш - ул балалар үстерү, аларны җәмгыятьтә лаеклы урын алырдай итеп тәрбияләү. "Хезмәт - ял итүнең иң яхшы ысулы" - менә шундый шигарь астында тәрбияләнгән балалар Нәкыя апа белән Җәүдәт абыйның бүген ышанычлы терәкләре. Алар гаилә бәйрәмендә дә уллары, кызлары, кияү-киленнәре, оныклары арасында, аларның күңел җылысын тоеп, алар бүләк иткән чәчәк бәйләмнәренә күмелеп утырды. Әминовлар гаиләсен район башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова да тәбрик итте. Ул аларга әлеге бәйрәм уңаеннан махсус эшләнгән һәм Федераль оештыру комитеты белән расланган күкрәк билгесе - "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды.

    Бәйрәм символы - наз һәм тугрылык билгесе - акчәчәкләр куелган чәй табыны артыннан урын алган кунаклар үз гаиләләре белән таныштырып кына үтмәделәр, алар бер-берсен җыр-моң белән дә сәламләделәр. Гаиләләрне бәйрәм белән авыллардан килгән үзешчәннәр һәм район мәдәният йорты артистлары да котлады. Алар өчен оештырылган уеннар да гади булып чыкмады. Алар гаиләләрнең бердәмлеген, тапкырлыгын, татулыгын тагын бер тапкыр сынадылар. Бәйрәм сәбәпчеләре "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән истәлеккә бүләкләр кабул итеп алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: