Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда һөнәрманнар арасында конкурслар узды

    Гамәлдә ноябрьнең һәр шимбәсе эшче һөнәрләр ияләре арасында һөнәри осталык конкурслары уздыруга багышланды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурслар эшче һөнәрләр абруен күтәрү максатында үткәрелә.

    Машина йөртү осталыгы
    Быелгы "Иң яхшы автотранспорт йөртүче" конкурсында районның тугыз предприятиесе вәкиле, барлыгы ун кеше катнашты. Елдан-ел катнашырга теләүчеләр саны кими, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында шоферларга мөрәҗәгать итеп, "ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДУның Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева. Шуңа да карамастан, чакыргач килүчеләрне сәламләүгә шатбыз, дип катнашучыларга рәхмәт белдерде район башкарма комитетының муниципаль заказ буенча секторы мөдире Наталья Шмуровец һәм конкурсны оештыручылар белән таныштырды. Жюри составында ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Файзрахманов һәм ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча өлкән инспекторы Тимур Кәримов бар иде.
    Традицион рәвештә барлык һөнәри осталык конкурслары теоретик һәм практик өлешкә бүленә. Шофер өчен теория - ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү. Бу кире кагып булмый торган закон. Кагыйдәләрне белмисең икән, руль артына утырма. Сынау теорияне "биш"кә бер генә шоферның белүен күрсәтте. Икенчесе егерме сорауның берсенә дөрес җавап бирмәде. Егерме сорауның уникесенә генә җавап бирүчеләр дә булды.
    Ә менә практика яхшырак иде. Юл-транспорт вакыйгасында зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтү биремен (аларны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре әзерләгән иде) грамоталы гына башкарып чыктылар. КамАЗ автомашиналарын фигуралы йөртүдә йөк транспорты шоферлары һәм пассажирлар автотранспорты - ПАЗ автобусын йөртүчеләр ярышты. Биредә кайберәүләрне вакыт кына уңайсыз хәлдә калдырды: "Шоферның иң зур дошманы - ашыгу", - диде йөртүчеләрнең берсе. Конкурсантлар өчен тагын бер минус - чит машина. Теге яки бу вәзгыятьтә аның үзен ничек тотуын бары хуҗасы гына белә. Ул фигуралы йөртүдә иң яхшысы булып чыкты да. Нәтиҗәдә "Иң яхшы йөк автотранспорты йөртүче" номинациясендә иң күп очконы Валерий Хафизов (район эксплуатация газ хезмәте) җыйды, "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары" комбинаты ҖЧҖдан Айрат Нигъмәтуллин икенче булды, өченче урынны Урыссу ГРЭСыннан Рамил Миншин яулады. "Иң яхшы пассажирлар автотранспортын йөртүче" номинациясендә беренче урынны Владимир Галиев ("Теплосервис") яулады, икенче урынны алучы Риф Шәрифуллинның ("Электросоединитель") нәтиҗәсе бераз азрак булды, өченче - Илшат Газизуллин (РЭЧ БЭЧ). Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Уруссу-Водоканал" ҖЧҖ, Бөгелмә агрокөллиятенең 1 санлы филиалы, "Урыссу руда булмаган материаллар" предприятиесе ҖЧҖ вәкилләре дә начар булмаган нәтиҗәләр күрсәтте.
    Барысы да таныш кешеләр
    Электрчылар үз осталыкларын традицион рәвештә иң төп энергия предприятиесе - Урыссу ГРЭСында күрсәттеләр. Конкурста катнашучыларны предприятиенең баш инженеры Юрий Карусев сәламләде һәм аларга җиңү теләде. Һәрвакыттагыча "электрикадагы саперлар" билет сорауларына җавап бирде, анда һөнәр буенча гына түгел, куркынычсызлык техникасы, электр тогы сугып зыян күргән кешегә беренче медицина ярдәмен күрсәтү буенча сораулар да бар иде. Практик өлештә манекенга йөрәк-үпкә реанимациясе ясауны (һәрвакыт уңышлы түгел) күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, биредә йөрәккә турыдан-туры булмаган массаж ысулына үзгәрешләр кертелгән, бу турыда күпчелек электрчылар белми. Шуңа күрә, барлык җитешсезлекләр исәпкә алынган, медицина биременнән соң "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалының Ютазы районы электр челтәрләре баш инженеры Федор Дубовик медицина характерындагы чаралар комплексын үткәрү буенча мастер-класс уздырды. Ул кеше клиник үлем халәтендә булганда, аны тулы кыйммәтле тормышка кайтаруга юнәлтелгән иде.
    Икенче практик өлеш схема буенча детальләр җыюдан торды. Нәтиҗәдә беренче-өченче урыннарны Сергей Чудин (Урыссу ГРЭСы), Рамил Хөснетдинов (БЭЧ РЭЧ), Дамир Шәйхуллин (УЭМЗ) яуладылар. Калган катнашучыларның да исемнәрен атыйсы килә. Алар - Валерий Труш, Сергей Недокушев ("Электросоединитель"), Ренат Шәрипов (Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе), Сергей Барбарский ("Теплосервис"), Әхтәм Шәмсуллин ("Уруссу-Водоканал"), Илнар Фәттахов (УЭМЗ), Искәндәр Садыйков (УХЗ).
    Тигез стеналар һәм шома штукатурка
    Ташчылар һәм штукатур-буяучылар арасында конкурсны район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге уздырды.
    Ташчылар һәм штукатур-буяучылар өчен теоретик өлеш квалификациянең махсус технологиясе буенча тестлардан торды, практик бирем үз эченә штукатур-малярлар өчен - кирпеч стена өслеген цемент-ком измәсе белән штукатурлауны һәм ташчылар өчен - кирпеч стена салуны алды. Белгечләргә 30 минут вакыт бирелде. Сайлап алуның төп критерийлары, аерым алганда, тест биремнәре, стеналарның сыйфаты, тигезлеге, вакыт регламенты ун баллы шкала буенча билгеләнде. Шулай итеп, "2013 елның иң яхшы ташчысы" номинациясендә Рамил Хаҗиев ("Электросоединитель") лидерлык итте, икенче - Альберт Галимов ("УХЗ"), өченче урында Әхсән Фаздуллин ("Электросоединитель"). "2013 елның иң яхшы штукатур-буяучысы" номинациясендә беренче урынны Зәмдирә Гусамова ("Электросоединитель") алды, икенче - Равил Хөсәенов ("УХЗ"), өченче урынны Габделхак Гобәев ("Энергостройсервис") яулады.
    Урам себерүчегез турында сөйләгез
    Урам себерүчеләр арасында конкурс уздырып, инфраструктура үсеше бүлеге алдан барлык Урыссу бистәсендә яшәүчеләрне бүлек сайтында махсус билге белән үзләренең фикерләрен урнаштырырга чакырды. Урам себерүчеләр түбәндәге критерийлар буенча конкурста җиңүчеләр дип танылырга тиеш иде: хезмәт күрсәтелүче йорт яны территориясе торышы; җыештырылуның вакытында башкарылуы; хезмәтләндерелүче территориядә яшәүчеләрнең фикерләре; эш стажы (гомуми һәм әлеге эштә).
    Яшәүчеләр фикерләре нәтиҗәләре һәм таләп ителгән критерийлар буенча Надежда Куцевол ("Идарә итү компаниясе") җиңүче дип табылды. Ул шагыйрь Сирин урамы буенча 1, 31, 33, 37, 39 санлы, Козин урамы буенча 33 санлы йортлар, Химиклар тыкырыгы буенча 5а, 7а санлы йортлар, Альберт Шамкин урамы буенча 55 санлы йорт ишегалларына (тугыз йорт) хезмәт күрсәтә. Хезмәтләндерү территориясе 7898 квадрат метр тәшкил итә. Икенче урынны Надежда Чудина ("Удача" ТМШ) алды, өченче - Кәфия Гайнетдинова ("Маяк" ТМШ).
    Очлы күз кирәк
    Үз һөнәрләре буенча иң яхшы фрезерчылар, токарьлар һәм эретеп ябыштыручылар "Электросоединитель" заводы базасында ярышты. Шуны билгеләп үтәбез, һәрвакыттагыча, конкурсны оештыру дәрәҗәсе биредә иң яхшысы. Завод җитәкчелеге әлеге сорауга зур әһәмият бирә. Конкурста катнашучыларның да иң күбесе әлеге заводтан. Бу юлы да заводтан катнашучы-станокчылар күпчелек иде.
    Станокчылар өчен традицион бирем - сызым буенча деталь кырып ясау булды, өстәвенә, билгеләнгән вакытка сыешырга кирәк иде. Практик өлешкә кадәр, сүз уңаенда, теоретик белем күрсәтүдә ярыштылар. Нәтиҗәдә, йомгаклау балларын таләпчән жюри җентекләп санады, чөнки конкурсантларның һөнәрманлыгы югары иде. Шулай итеп, токарьлар арасында лидерлар өчлеге түбәндәгечә: Рәис Нәҗмиев, Илнур Әфләтунов ("Электросоединитель"), Сергей Сарайкин ("УХЗ") беренче-өченче урыннарны яуладылар. Фрезерчылар арасында беренче урынны Александр Анисимов алды, өченче - Олег Марков. Икесе дә "Электросоединитель" заводы вәкилләре.
    "Иң яхшы эретеп ябыштыручы" исеменә конкурста Зәйтүн Фәхриев ("Электросоединитель") лидер булды, мактау пьедесталының икенче баскычына Илгизәр Хәмидуллин ("Бөгелмәгаз") күтәрелде, өченче урынны Рәфис Вәлиев ("Уруссу-Водоканал") алды. Жюридан перспективалы эретеп ябыштыручыга махсус бүләкне завод җитәкчелеге Бөгелмә агрокөллиятенең 1 санлы филиалы укучысы Вячеслав Гыйззәтуллинга тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: