Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда санитар-экологик ике айлык башланды

    Кыш буе җыелган пычрактан котылу, тирә-юнебезне чистарак, пөхтәрәк һәм яшеллерәк итү максатында, районда санитар-экологик ике айлык башланды.

    Агымдагы атнада районның барлык авыл җирлекләре үзәк юл буйларын чүп-чардан арындыруга керештеләр. Бер йөздән артык кеше катнашкан өмә вакытында 50 кубометр чүп җыеп түгелде, дип хәбәр итте җирлекләр белән эшләүче бүлек начальнигы Рәис Галимов. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов карарына ярашлы, 18 апрельдә гомуми өмә узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: