Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда техниканының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

    Узган атнада Кәрәкәшле авыл җирлегендә эшләүче фермер Илдус Нәбиуллин хуҗалыгындагы техниканың һәм аларга тагылма агрегатларның язгы кыр эшләренә хәзерлеген ачыклау максатында, күрсәтмә техник тикшерү үтте.

    Семинарга җыелган агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре, кырчылык тармагы белгечләре, фермерлар Ютазы районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Рөстәм Вәлиев җитәкчелегендә чәчү кампаниясендә төп тарту көче булачак тугыз берәмлек тракторның һәм өч арбаның техник торышын анализладылар. Катнашучыларның игътибары, тракторларның тулаем техник төзек булуына гына түгел, аларның аптечка, ут сүндергеч, транспорт үзеннән-үзе артка тәгәрәп китүне киртәләүче җайланма, фаралар белән тәэмин ителүенә дә җәлеп ителде.

    Вәлиев арбалар торышына аерым тукталды:

    - Аларны учетка кую турында күптән сүз йөртсәк тә, кирәксенгән хуҗалыкларны бармак белән генә санарлык булды. Әмма бүген сүз арбаларны учетка кую турында түгел, ә техник куркынычсызлык таләпләренә ярашлы итеп, эшкә хәзерләү турында бара. Аларның страховкалау сипләре, тормоз системасы, күтәрткәндә поставка белән тәэмин ителүе алшарт. Арбалар артында тизлекне максималь чикләүче билге һәм "Кешеләрне утыртып йөрү тыела" дигән язу булырга тиеш.

    Әлеге таләпләрнең үтәлеше тракторларны һәм арбаларны эшләтеп карап сыналды. Техник тикшерүгә әзерләнгән техника арасында 1986 елгы Т-40, 2012 елда гына эшли башлаган К-744 тракторы да бар иде. Чыннан да, аларның һәрберсе яңа гына заводтан чыккан машиналарны хәтерләтте. Хуҗалык буяуга да акчаны кызганмаган. Аннан килеп, механизаторлар үзләренә беркетелгән "корыч атка" үзләре дә нык береккән. Тимерҗан Закиров үзе эшли торган трактор идәненә келәмгә кадәр җәеп куйган. Техника руле артына алмаш аяк киеменнән утыра. Трактор - механизаторның йөзе, дип бу көнне белгечләр бик тапкыр әйттеләр. Шулай да хуҗалар адресына берничә шелтә белдерелде. Әйтик, яңа буын - киңлеге 2,55 метрдан арткан трактор мигалка һәм кызгылт-сары төстәге яктылык бирүче маяк белән тәэмин ителергә тиеш. Ураллыларга менә шушы эшләр белән бергә, арбаларга тизлекне чикләүче билге һәм кеше төяүне тыючы язу гына урнаштырасы калган. Биредә техника белән идарә итүгә хокук бирүче таныклыкларны яңарту, автогражданка рәсмиләштерү белән дә сораулар барлыкка килмәгән.

    - Гомумән, техниканы хәзерләү барышында зур проблемалар тумады. Чама белән 300 мең сумга якын акча тоттык. Шуның 100 мең сумына резиналар сатып алдык. Аккумуляторлар, двигательләр ремонтына җитди игътибар бирдек, - дип билгеләп үтте фермер Нәбиуллин.

    Аграрчылар көннең икенче өлешендә көн кадагында торучы башка мөһим эшләр турында да сөйләштеләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетингы консультанты Азат Мәхмүтов, якын көннәрдә ташламалы бәягә ягулык кайта башлаячагын күз уңында тотып, агроформированиеләрнең күпчелегендә автозаправка станцияләрендәге сыемнарның чистартылмавын, ә колонкаларның, гомумән, алама хәлдә булуын тәнкыйть итте. Белгеч ремонт эшләренең темпына карата да дәгъва белдерде: Бәйрәкәтамак, Акбаш зонасы фермерларына, "Игенче", "Таң" җәмгыятьләренә техниканы хәзерләүне тизләтә төшәргә киңәш итте. Чөнки апрель аеның беренче көннәрендә язгы кыр эшләренә хәстәрлекне республика комиссиясе тикшерәчәк, быел аграрчыларның чәчү кампаниясенә әзерлеген районның депутатлар корпусы да бәяличәк.

    - Авыл хуҗалыгы коллективларына район бюджетыннан акчаны мин түгел, депутатлар бирә. Һәм алар әлеге акчаларның чыннан да лаеклы бирелүенә, аларның акланачагына инанырга телиләр, - дип ачыклык керткән район башлыгы Рөстәм Нуриев, объезд чорында техника янында җирлек башлыгыннан алып, аш пешерүчегә кадәр басып торырга тиешлеген ассызыклады. Бу көнне генә түгел, чәчү кампаниясе дәвамында кырларда тургай тавышы белән беррәттән, үзешчән сәнгать осталарының да җырлары яңгырап торуы үзенә күрә бер стимул булачак, диелде киңәшмәдә.

    Район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин орлыкчылыкка тукталды:

    - Быел районга 164 тонна югары уңышлы орлык кайтты - бу яхшы резерв. Бүген булган чәчү материалын тикшертергә, амбарларның ишек һәм тәрәзәләрен ачарга кирәк. Яз һавасы, кояш нурлары астында җылынган симәнә өч-дүрт көнгә иртәрәк тишелә.

    Әлбәттә, адәм баласы ният кылса да, Ходай Тәгаләдән уза алмый. Шулай да үткән көзнең яңгырлы, кышның карлы булуын исәпкә алсак, туфракның старт бирү мөмкинлеге зур. Иң мөһиме, аны кулдан ычкындырмау. Ә моның өчен тагын бер кат җиңне сызганырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: