Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда ветераннар советы пленумы узды

    Күптән түгел узган ветераннар советы пленумы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан үтте, шуңа күрә өлкән буынның хәл ителгән һәм чишеләсе мәсьәләләре әлеге вакыйга белән бәйле иде.

    Район мәдәният йорты залы акрынлап чал чәчле ветераннар, җирлек вәкилләре, җитәкчелек һәм район кунаклары белән тулды. Менә алар, хөрмәтле ветераннар, залның беренче рәтләренә урнашты. Алар "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре, район башлыгы Рөстәм Нуриев кулларыннан юбилей медален һәм республика бүләге - бәйрәм азык-төлек җыелмаларын кабул итеп алды. Нуриев өлкән буынны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән кайнар котлады һәм аларның җиңү маен якынайту өчен яу кырында гына түгел, хезмәт фронтында да катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

    - Сез Урыссу бистәсе оешуның һәм аның сәнәгать предприятиеләре күтәрелүенең чишмә башында торгансыз, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Нуриев. - Әлеге предприятиеләр илдәге икътисади тотрыксызлык елларында агымда калып, бүген дә уңышлы эшләүләрен дәвам итәләр. Бу - Урыссу ГРЭСы, Әпсәләм комбинаты, "Электросоединитель", Урыссу химия заводы, Урыссу электр-механика заводы, "Волма-Апсалямово" һәм башкалар. Һичшиксез, республикабызның социаль-икътисади үсеше, аның лидеры Рөстәм Миңнехановның алдан күрүчәнлеге илнең башка төбәкләре өчен маяк булып хезмәт итә. Республикадан читтә йөргәннән соң, үзеңнең Татарстан гражданины булуың өчен горурлык хисләре биләп ала. Дөрестән дә, социаль проектларны тормышка ашыру һәр муниципалитет, һәр авыл, шул исәптән, кече авыллар дәрәҗәсендә бара.

    Нуриев район җитәкчелегенең район ветераннар советы белән конструктив хезмәттәшлеген ассызыклады, аның эше республика дәрәҗәсендә иң яхшысы дип табылган, аның рәисенең хезмәте аерым игътибарга лаек. Тулаем өлкән буын вәкилләренең команда рухы ялган тыйнаклыкны читкә куеп, проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләргә мөмкинлек бирә.

    Районда 717 ветеран яши, шуларның унысы - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ундүрт Бөек Ватан сугышы инвалиды бар, шул кадәрле үк хәрәкәттәге армия составына кермәгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар, бер камалышта калган Ленинградта яшәүче, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм әлеге сугыш инвалидларының 43 тол хатыны… Әлеге саннарны пленумда төп доклад белән чыгыш ясаган район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова җиткерде. Ул башлангыч оешмалар советлары рәисләре эшен билгеләп узды, район җитәкчелегенең һәм шәхсән район башлыгының булышлыгына басым ясады, урта буын вәкилләреннән ялгыз һәм ялгыз яшәүче картайган, аралашуга һәм игътибарга мохтаҗ якташларыбыз язмышында катнашуларын үтенде. Шул ук вакытта өлкән буынның бүгенге тормышы үз тораклары диварлары белән генә чикләнми. Районда ветераннарга актив тормыш рәвеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Югары технологияләр чорында үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә дә җитди игътибар бирергә кирәк. Ватанпәрварлык хисен тергезү аша тулаем Ватанны тергезү теләге хисе туа, дип сүзен тәмамлады Глушкова.

    Пленум барышында сәхнәгә ветераннар хәрәкәтенең эштә аерылып торган активистлары бүләкләү өчен чакырылды. Аларны район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов хөрмәтләде.

    Ә инде матур көйләр, тулаем концерт номерлары, хәрби тематикага "На привале" композициясен кую эш тонындагы пленумга аерым бәйрәм мохиты өстәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: