Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның “Бердәм Россия” партиясе активы Фәрид Мөхәммәтшин белән очрашты

    Район мәдәният йортында "Бердәм Россия" көне кысаларында район активының "Бердәм Россия" партиясе Татарстан региональ бүлеге секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге бердәмроссиялеләр делегациясе белән очрашуы узды.

    Очрашуда РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галеев,ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, шулай ук район советы һәм Урыссу бистәсе советы депутатлары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, республика һәм районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Очрашуны "Бердәм Россия" партиясенең Ютазы җирле бүлекчәсе секретаре Рөстәм Нуриев ачты һәм алып барды. Сайлаулар алдыннан борчыган мәсьәләләрне тикшерү өчен Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы һәм район советы депутатлары белән очрашу традициягә әверелүен әйтеп узган район башлыгы көзен ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаячагыбыз турында җиткерде һәм сүзне Фәрид Мөхәммәтшинга бирде.

    - Бүген бирегә ТРның министрлары, Хөкүмәт әгъзалары җыелды,- дип чыгышын башлады Мөхәммәтшин, - һәм ачык дискуссия вакытында без республика президентының ТР Дәүләт Советына ел саен җиткерелә торган Юлламасындагы юнәлешләрне һәм бурычларны билгели алырбыз дип уйлыйм. Узган ел тулаем уңышлы булды. Тулаем алганда, узган ел уңышлы булды. Икътисади үсеш бар, дөрес, көтелгәннәр дә шактый иде, старт алган республика программалары сәламәтлек саклау, мәгариф, төзелеш индустриясе өлкәләренә кагылды. Кече һәм урта эшмәкәрлек зур игътибар таләп итә, шул исәптән, авыл хуҗалыгы производстосында да... Ягъни, шәхси ярдәмче хуҗалыклар биләүчеләргә ярдәм итү дәвам итәчәк, шәхси хуҗалыклардан сөт, бәлки яшелчә дә, җыю буенча эшне системага салу мөһим. 2013 ел фаҗигале дата белән дә истә калды - ноябрьдә пассажирлар очкычы егылып төште. Һәлакәт татарстанлыларның кешелек сыйфатлары киң чагылыш табуын күрсәтте: күпләр үз ярдәмнәрен тәкъдим итте. Шуңа күрә һәлак булучыларның җәсәдләрен тану һәм җирләү буенча эшне оптималь срокларда башкарырга мөмкин булды. 2013 елның төп сәяси вакыйгасы - Универсиада - спорт чарасы гына түгел, социаль проект та булды. Ул Татарстан позицияләрен Россиянең лидер төбәкләренең берсе сыйфатында ныгытты.

    Мәгариф өлкәсендә дә аз эшләнмәде. Укытучылар җитешмәве кимчелекләрнең берсе булып кала. Мин кадрлар мәсьәләсен элеккечә хәл итү ягында. Ягъни, белгечләр кытлыгы кичергән төбәкләргә югары уку йортларын тәмамлаучыларны билгеләп. Әлбәттә инде, урыннарда эшкә урнаштырып һәм торак белән тәэмин итеп... Сәламәтлек саклау турында сөйләгәндә, тулаем алганда,нәтиҗәләр яхшы. Медицина җайланмаларын модернизацияләүне финанслау тәэсиргә ия булды - Татарстан медикларының катлаулы операцияләр үткәрү мөмкинлеге туды. Аларны элек алдынгы, югары технологияле җиһазлар булган клиникаларда ясыйлар иде. Шул ук вакытта нинди генә районга кагылма, һәр җирдә тар даирә белгечләре - окулистлар, лор-табиблар кытлыгы күзәтелә... Бу кадрлар әзерләүнең булган һәм яңа механизмнары эшләсен өчен тәэсирлерәк чаралар күрергә вакыт килеп җитүен аңлата. Шул ук район стипендиантларын вузларга җибәрү, аларны эшкә кире кайтару мәсьәләсе дә әһәмиятлеләрдән булып тора.

    Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе дә проблемалы өлкә булып кала: халык тарифлар үсеше, системаның ришвәтчеллеге һәм нәтиҗәсезлеге белән канәгатьсезлек белдерә. Анализ ясау таләп ителә - кайдадыр чылбырның бер буыны эшләми. Моның өчен төзелеш министрлыгы кысаларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән генә шөгыльләнүче департамент булдырырга туры киләчәк.

    Республикадагы гомуми-сәяси шартлар һәрвакыт тыныч булып калды, конфессияара һәм милләтара низаглардан башка яшәдек. Татарстанлылар - төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында деструктив көчләрнең коткы таратырга тырышуларына рәсми хакимият традицион исламны хуплау һәм аның радикаль агымнарын кабул итмәү белән җавап бирде.

    Республика бердәмроссиялеләренең лидеры алда торган сайлау компаниясе яктылыгында федераль закончалыкның либераль туфрагында артык партияләрнең күп "үрчегән" булуы белән борчылу белдерде. Әйтик, РФ Юстиция министрлыгында 76 сәяси партия теркәлгән.

    Әйе, проблемалар бар, диелде форум барышында, бүген юллар гына түгел, аларның сыйфатлылары кирәк. Шул ук бердәм дәүләт имтиханнары укучылар белемен бәяләүнең бердәнбер критерие булырга тиеш түгел. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре еш кына канәгатьләнерлек түгел. Әмма Татарстанның күзгә күренеп торган казанышларын һәм муниципалитетлардагы күп кенә программаларның тормышка ашырылуын киметеп күрсәтергә мөмкин түгел. Бу беренче чиратта идарә итүче партия хезмәтләре.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов үз чыгышында республика һәм федераль максатлы программаларын тормышка ашыру кысаларында районда башкарылган эшләргә тукталды.

    Очрашу барышында ютазылылардан сораулар да яңгырады. Әйтик, Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов, кыскача тәрбияләнүчеләр һәм педагогик коллективның уңышлары белән таныштырганнан соң, республика Хөкүмәтенә мәгариф өлкәсендәге ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде. Шул ук вакытта район стипендиатларының туган җирләренә эшкә кайтмаулары уңаеннан борчылу белдерде. Димәк, мәктәп чыгарылышчылары үз вакытында процентсыз кредит алган дигән сүз.

    Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова авылда белгечләр кытлыгына тукталды, Дәүләт Советы депутатлары игътибарын "үзидарәчеләрнең" вәкаләтләре күп, финанслары аз булуына юнәлтте. Җирлек советлары өчен төзекләндерү генераль планнары бәясе бик зур. Тулаем алганда, республиканың тотрыклы үсешенә игътибар юнәлтеп, ул барысын да дөрес сайларга чакырды.

    Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова сугыш балаларына аерым статус бирү мөһим булуын билгеләп үтте. Мөхәммәтшин федераль дәрәҗәдә һәр субъектта аерым закон проекты булдыру мөһимлеге турында җиткерелде, әмма болай ярамый. Бердәм якын килү мөһим, дип сүзен тәмамлады ул.

    ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев чыгышының лейтмотивы түбәндәгечә булды:

    - "Бердәм Россия" партиясе могҗизаларга ышанып яшәми. Аның эшенең барлык уңай нәтиҗәләре тырыш хезмәт белән ирешелгән. Республикада башкарылган яхшы эшләр, ә алар аз эшләнмәде, - бу идарә итүче партия сәясәте дә.

    Ахырда РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев һәм район советы депутаты Рөстәм Нуриев арасында закон чыгару эшчәнлеге, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән көчләрне берләштерү һәм районнарны социаль-икътисади һәм мәдәни үстерү мәсьәләләрен хәл итү буенча эшче төркемнәр оештыру буенча өч яклы килешүгә кул куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: