Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Сабанда кайнашкан, ындырда ыңгырашмас

    Узган атнада республиканың бөтен районнары белән онлайн режимында үткәрелгән киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов 1 майга чәчүлекләрнең 70 процентында эшне тәмамлау бурычын куйды. Шуның белән генә дә һава торышының срокларны ашыктыруы, туфракның без көткәннән дә тизрәк өлгерүе аңлашыла. Безнең район механизаторлары өлгерәме?

    Әлеге һәм башка сорауларга җавапны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов белән эзлибез.
    - Былтыр 26 апрель көнне кыр эшләрен башлап җибәргән булсак, быел "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте беренчеләрдән булып 18 апрельдә кырга чыкты. 20 апрель көнне районның дүрт эре хуҗалыгында арпа, берничә фермер җирләрендә солы чәчү башланды. Бүгенге көндә чәчү кампаниясе бөтен куәтенә бара. Техника һәм тагылма агрегатларның хәзерлеге быел күпкә яхшырак, орлыкны агулауны шактый урында махсуслаштырылган звено башкару сәбәпле, бу эш тә быел чагыштырмача оешканлык белән барды, ягулык белән кытлык юк. Район буенча көн саен уртача 1600 гектарда эш башкарылуын исәпкә алсак, 1 май бәйрәмен 70-75 процентта башкарылган эш күләме белән каршы алу мөмкинлеге бар.
    - Эш күләме чәчү структурасында каралганча калдымы? Әллә инде уҗым культураларын бозарга туры килү аркасында мәйданнар арта төштеме?
    - Көзге игеннәрнең торышына килгәндә, кайда пар җирләренә һәм технологик таләпләр үтәлеп чәчелде, шунда алар кышны яхшы кичерделәр. Шулай да 800-850 гектарда көзге культураларны бозып чәчәргә туры килә. Әмма бу әлләни киеренкелек өстәми. Орлык запасы бар, техника көче җитә. Чөнки быел район буенча сөрүлекләрнең 15 процентын парга калдырабыз, гадәттә, ул участоклар чәчү тәмамлангач, җәен эшкәртеләләр. Бу чорда тракторларга киеренкелек кими төшә.
    - Видеокиңәшмәдә министр тоткан чыгыштан аңлашылганча, ул, вертолетта очып, районнарны күзәтеп чыккан. Һәм көзен сөрелми калган җирләрнең шактый булуы аркасында Марат Гатуф улы безнең күрше районнарны тәнкыйть утына тотты. Әлеге исемлеккә безнең Ютазы районы эләкмәде. Сез ничек уйлыйсыз, бу министрның безгә карата лояльлегеме, әллә инде башкаларга караганда бездә чыннан да сукаланмаган мәйданнар бик аз калдымы?
    - Министрның безгә дәшмәвен мин өстенлек дип кабул итмим. Аның бу юнәлештә әйткән сүзләре "Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла" әйтеменә тиң булды. "Заря", "Таң", "Игенче" җәмгыятьләрендә көзен җирләр сөрелеп бетмәде. Әмма алар язгы кыр эшләренә техниканы ныклап хәзерләп керештеләр. Әйтик, "Таң" җәмгыяте механизаторларының кичке 11 сәгатькә кадәр эшләгән көннәре булды. Икешәр сменада эшне оештыра алган җитәкчеләрне хуплыйбыз гына. "Игенче" җәмгыяте кыр эшләренә өр-яңа тракторлар белән кереште. Сүз уңаенда, быел районның эре хуҗалыклары гына түгел, фермерлар да гамәлдәге төрле программаларга кушылып, техника базасын бераз ныгыту җаен таптылар. Бу безнең өчен зур плюс.
    - Атлас Фәритович, игенчелек язмышын хәл итүче тагын бер фактор бар - ул ашлама. Безнең хуҗалыкларның күпчелеге республика бюджетыннан бушлай бирелгән минераль ашлама күләме белән генә канәгатьләнә, гәрчә без бу юнәлештә ел саен диярлек тәнкыйть ителсәк тә. Ашлама сатып алырга аларның чыннан да мөмкинлекләре юкмы, әллә инде табигатьнең мәрхәмәтлелегенә таяналармы?
    - Чыннан да бу безнең җитешсезлекләребезнең берсе. "Нур-Агро", Тукай исемендәге җәмгыять-ләрдән һәм "Гайнетдинов Р.Х." крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан тыш, башка коллективлар минераль ашлама тупламадылар. Нәтиҗәдә, һәр сөрү-леккә нибары 9 килограмм хәрәкәт итү көчендәге матдә туры килә. Башка елларга караганда вәзгыятьне шунысы да катлауландырды: узган елларда хуҗалыклар ягулык-майлау материалларын күпкә очсызрак бәягә юнәтәләр иде, быел аларга Хөкүмәт ташламаны азрак бирде. Табигать мәрхәмәтлелегенә тукталсак, ул, дөрестән дә бар. Безнең туфрак бик уңдырышлы, химик составы буенча ул бай. Чәчүне бөтен агротехник таләпләрне үтәп, оптималь срокларда башкарган очракта, һәр гектарның уртача 16,6 центнер бөртек бирергә сәләтлелеген хәтта галимнәр дә раслады. Игеннәрнең уңышлылыгын күтәрүче тагын бер фактор - орлыклар турында берничә сүз әйтеп китәсем килә. Соңгы ике елда районда репродукциясез орлык күләмен киметү максатында зур эш башкарылды. 2013 елда без, ниһаять, кырга бары тик сыйфатлы симәнә белән генә чыгарбыз, дигән теләктә торабыз. Моның белән беррәттән, башка проблемаларны чишү өстендә дә эшлибез. Шуларның берсе - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне җиренә җиткереп эшкәртмәү. Шундый характерга ия 300 гектардан артык мәйданга карата республика Хөкүмәте тарафыннан беркетмә төзелде, ягъни шелтә белдерелде. Без бу җирләргә чын хуҗа табу өстендә чаралар күрәбез. Әйтергә кирәк, җирдә эшләргә теләүчеләр районда бик күп. Шулай булгач, монысы да хәл ителмәслек сорау түгел.
    - Һәм терлекчелек турында. Гадәттә, язның соңгы айларында хуҗалыкларда азык кытлыгы башлану өстенә, тармак җитәкче игътибарыннан да мәхрүм кала иде. Быел, шөкер, азык запасы бар, тармак күрсәткечләрендә дә уңай динамика күзәтелә. Ел ахырына, фаразлар буенча, уңай үсешне саклау, аеруча терлек санын тергезү мөмкинлеге сакланачакмы?
    - Уңай үсешне сакларга бөтен мөмкинлегебез бар. Хуҗалык җитәкчеләрендә аңлы караш үсә: бүген мал белән "шаяру", яшь терлекне сату кебек күренешләргә мөмкин кадәр чик куелды. Азыкка кытлык булмавы да безгә кулай гына. Бүген бөтен хуҗалыкларда диярлек ярты еллык азык запасы бар әле. Иң мөһиме, аны бозмыйча, сыйфатлы килеш саклау. Азыкның кадерен белү мөһимлеген 2010 елның корылыгы оныттырырга тиеш түгел.
    P. S. "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыятендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев катнашында узган оператив киңәшмәдә дә нәкъ менә шушы көн кадагында торучы сораулар тикшерелде. Безнең якларда урнашкан җылы һава торышы нормадан сигез градуска югарырак тора. Мондый шартларда чәчүне тизләтү аеруча мөһим. Тагын бер атнага соңарып чәчелгән бөртекнең тишелеше чагыштырмача зәгыйфьрәк булачак, дип басым ясады Рөстәм Мидхәт улы. Кыр эшләрен сәбәп итеп, җитәкчеләр терлекчелек тармагын да күздән яздырмаска тиеш. Савымны аеруча контрольдә тоту мөһим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: