Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Системалы эш уңышка китерә

    Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында механизация буенча узган семинар-киңәшмәдә район аграрчылары каршына техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары ремонтын 10 көн эчендә тәмамлау бурычы куелды.

    Беренче көн өлешендә катнашучылар тукайлыларның механик остаханәләрендә ремонт куелышы белән таныштылар. Җәмгыятьтә тракторлар һәм тагылма агрегатлар ремонты график буенча алып барыла. Баш инженер Р. Сәетов сүзләренә караганда, җиде культиватор төзәтелеп, хәзерлек сызыгына куелган, бүген бөртеклеләр өчен өч чәчкеч, кукуруз чәчкече ремонтланып бетү стадиясендә. Биредә тырмаларга да кадер һәм хөрмәт бар - 120ләп тырманың 70е ремонтланган. Тракторларны язгы кыр эшләренә хәзерләүдә дә җәмгыятьтә бернинди тоткарлык юк. Иң мөһиме, эшче кулларга кытлык кичермиләр. Ремонтка звенолап алынган механизаторларга тимерче, токарьчы, эретеп ябыштыручы кебек һөнәрманнар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр.
    Теманы дәвам итеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш инженеры А. Мәхмүтов, район буенча ике дистәгә якын трактор, 46 чәчкеч, 28 культиваторның ремонтка куеласы барлыгын хәбәр итте. Ул игътибарны ремонтланып чыккан тагылма агрегатларның, акт төзелеп, комиссия тарафыннан кабул ителмәвенә, тракторларны эшләтеп, сыналмавына җәлеп итте. Техник куркынычсызлык, хезмәтне саклау таләпләрен саклау темасы да сөйләшүдән читтә калмады. Тракторларны ремонтлаганда, техника астына кыстыру өчен агач бүкәннәр түгел, тимер аскуймалар куллану, утсүндергечләр белән тәэмин итү, кран-балкаларга сынау уздыру - мөһим эшләр. Соңгысын гамәлгә ашыру өчен азакы елларда махсус комиссия чакырту таләп ителсә, быел исә бу эш гадиләштерелгән. Кран-балкаларга сынауны хуҗалык белгечләреннән төзелгән комиссия дә уздыра ала. Ничек кенә булмасын, югарыда әйтелгән иминлек чараларының бөтенесе дә эшчеләрне бәла-казадан саклауда һәлиткеч роль уйный, һәм монда акча жәлләү - урынсыз.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов, киңәшмәне дәвам итеп, көн кадагында торган сорауларга, хуҗалык итү эшләренә тукталды. Язның нинди көннәр һәм төннәр белән киләсен, бер Ходай белә. Кар чагыштырмача аз, җирдәге туң - тирән. Мондый шартларда туфракның тигез өлгермәвенә шик зур. Шул ук вакытта көчле кояш нурлары астында булган туңның бик тиз эреп юкка чыгуы да ихтимал. Шуңа күрә Атлас Фәрит улы аграрчыларны иртә чәчүгә хәзерлек күрергә чакырды. Республика җитәкчелеге кайгыртуы бәрабәренә хуҗалыкларга ташламалы бәядән ягулык-майлау материалы бирелә. Транш белән бүленгән ягулык күләмен айныкын-айга алып бетерү - алшарт. Минераль ашлама һәм лизингка техника, тагылма агрегатлар юнәтү турында фикер алышкан җитәкчеләр терлекчелеккә хас сорауларны да уртага салып сөйләштеләр.
    Галимнәр исәпләве буенча, сыер өченче бозавын китергәннән соң гына продуктлылыгын арттырып, нәтиҗәгә эшли башлый икән. Шул сәбәпле Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шундый положение эшләнгән, аның нигезендә савымчыларга бишенче, алтынчы, җиденче лактация чорына кергән сыерларны тәрбияләгән өчен өстәмә түләү каралган. Бу үзенә күрә малларны саклап калуда стимул булып тора, диде Атлас Фәрит улы. Туып, исән калган бозау башына бәя куйган районнар бар республикада, һәм әлеге үрнәкләрне кабул итү безнең район өчен дә урынлы булачак, дип сүзен йомгаклады Гайнетдинов. Терлекчелек темасын дәвам итеп, район башкарма комитеты җитәк-чесе ярдәмчесе С. Төх-бәтуллин фермаларда тармак белгечләренең компетентсызлыгына, нигездә, таналарның авырлыгыннан, контроль савымда сыерның уртача сөтлелегеннән алар хәбәрдар булмавына ризасызлык белдерде. Белгечләр белән кыска вакытлы укулар уздыруның мөһимлеген менә шундый фактлар да күрсәтә. "Механизация тармагымы, терлекчелекме, анда техника һәм азык күп булуга карамастан, технологияләр системалы алып барылмый икән, уңышка ирешеп булмаячак", - дип ассызыклады Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: