Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тормыш җиңел булмаячак

    Гәрчә агымдагы җәй авыл өчен уңай килеп, хуҗалыклар ел ярымлык, ике еллык азык запасы тупласалар да. Аграрчылар каршында агымдагы ел ахырына кадәр җитештерү күрсәткечләрен арттыру бурычы тора.

    Бу район җитәкчелеге генә җиткергән йөкләмә түгел. Терлек санын 2010 елның 1 гыйнварында булган дәрәҗәгә җиткерү, әлбәттә инде, продукция алуны арттыру бурычын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язын ук билгеләгән иде. Тукай исемендәге ҖЧҖ базасында оештырылган семинар-киңәшмәнең югары тонда узуына менә шул йөк-ләмәнең авыр үтәлеше сәбәп булды да. Чара эшендә район башлыгы М. Шәйдуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т. Таһирҗанов, шул ук ведомстводан әйдәүче киңәшче Ф. Йосыпов, район агросәнәгать комплексы җитәкчеләре, зооветбелгечләр, ясалма орлыкландыру технологлары катнашты.
    Тукай исемендәге җәмгыять ташланган сыерларын аерым тәрбияли, аларга сусыл азык ашатмый... Бу Америка ачу түгел, бу бабайлардан калган эш алымы. Әмма кайбер урыннарда әле дә булса аны үтәп бетермиләр. Районда 310 баш бозау үлгән икән, моның башы буаз сыерларны дөрес асрамаудан башлана, дип әлеге вәзгыятьне шәрехләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов.
    Бозаулар... Әнкәләре белән бозаулату боксында берничә тәүлек тотып, шунда ук, бозаулату цехларындагы читлекләргә урнаштырып, тәүлегенә дүрт тапкыр ашатуны оештыру - аларны исән-сау үстерүнең икенче этабы. Дүрт тапкыр эчертелергә тиешле куе сөтнең берсен дару үлән-нәреннән ясалган төнәт-мәләр белән алмаштырырга киңәш итә белгечләр. Юк, шифалы үсемлекләр эзләп даруханәләргә барырга кирәкми. Тирә-юньгә күз салсаң, үзебезнең табигый даруханә эчендә яшәвебезне күрергә мөмкин. Әремне генә алыйк. Быел ул үсмәгән бер генә урын да калмагандыр. Ул аш кайнату органнары эшләвен яхшырта. Сукыр кычыткан кешене генә түгел, малны да тынычландыра. Үлчәү өчен бер урыннан икенчесенә куылган терлек, бактың исә, стресс кичерә икән. Шуның нәтиҗәсендә матдәләр алмашынуы бозыла. Шул чакта сукыр кычыткан төнәтмәсе эчертеп җибәрсәң, малга шифа була. Ат кузгалагы, кычыткан, меңьяфрак... Соңгысы үпкә чирләреннән дәва бирә. Дүрт ай үскәннән соң үлеп киткән бозауларның гомерен эч китү кыскартмый. Аларның күпчелеге үпкә чирләреннән үлемгә дучар була, дип ассызыклады районның баш зоотехнигы М. Зарипов. Меңьяфрак төнәтмәсе белән профилактика үткәрү вирусларга каршы көрәштә бер адым. Быел бөтен хуҗалыкларда да дару үләннәре җыюга җитди якын килделәр, дип хәбәр итте районның баш мал табибы А. Гәрәев. Әмма терлек сакланышын тәэмин итүдә химик һәм биологик дарулардан башка да чыгышып булмый. Аларга акча кызгану - үзең утырган ботакны кисүгә тиң.
    Тукайлылар өчен симертүгә куелган үгезләр һәвакыт алтын фонд булды. Бүген аның араннарында 150 баштан артык үгез кондициягә җитеп килә. "Ир" туганнары белән янәшәдәге читлектә таналар тәрбияләнә. Җиде дистәгә якын тананың уртача авырлыгы 350-380 килограмм, аларга үгез кушылган. Киләсе елда үрчем булмыйча калмаячак.
    Куе сөттән аерылган бозаулар, гадәттә, массаны зур авырлык белән җыялар. Яшь малга сөте, ярмасы, тозы, мае, башка микро- һәм макроматдәләр кушып пешерелгән ботка көрлек җыюда зур ярдәм. Хуҗалыкта никадәр генә икмәк, печән, сенаж тупланмасын, азык эшкәртелмичә, тәмләндерелмичә улакка салына икән, аңардан файда аз була, дип чараны дәвам итте район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин. Мондый төр ботканы сыерларга биргәндә дә зыян булмаячак.
    Катнашучылар җәмгыятьнең ветеринар һәм ясалма орлыкландыру технологы бүлмәләрендә булдылар. Соңгысында эш куелышыннан канәгатьсезлеген белдергән район башлыгы М. Шәйдуллин бу теманы чараның пленар өлешендә дә дәвам итте.
    "Заря" җәмгыятендә агымдагы ел дәвамында нибары 63 баш бозау туган, ягъни һәр 100 баш сыердан 21 баш үрчем алынган. "Таң" җәмгыятендә һәр 100 сыерның 51е генә бозаулаган. Ел ахырына кадәр сыерлардан тагын ун гына баш бозау туар дип фаразлана. Калган сыерлар кысыр калган. "Игенче" җәмгыятендә дә нибары 58 баш бозау туган. Тукай исемендәге җәмгыятьтә, узган елга караганда, үрчем алу 63 башка кимегән. "Нур-Агро" җәмгыятендә исә бозау алу 147 башка кимегән, гәрчә биредә зур тәҗрибәгә ия технологлар эшләсә дә, дип тәнкыйть итте Марсель Зөфәр улы. Осеменатор була торып та, бозау азрак туган, кысыр сыерлар саны арткан мәлдә, әлеге вазифаны башкаручы белгеч булмаган хуҗалыктан ни көтмәк кирәк?! Район башлыгы ясалма орлыкландыру технологы вазифасына иң уңган савымчыны билгеләү һәм лаеклы хезмәт хакы түләү мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.
    "Нур-Агро" җәмгыятендә терлек саны, 2010 елга караганда, 229 башка, "Кәрәкәшле" җәмгыятендә - 237 башка, "Нәбиуллин" хуҗалыгында 183 башка кимрәк. "Хәйдәров" крестьян-фермерлык хуҗалыгы август аенда гына да терлеген 168 башка азайткан. 2008 елда туган таналарына кадәр юк иткән хуҗалык, районның баш мал табибы хәбәр итүенчә, малларын сатуга, сугымга озатуга, башка төрле операцияләргә ветеринария хезмәтеннән бернинди дә документ алмаган. Хуҗалыкның законга сыешлы эшчәнлек алып баруы зур шик уята, дип басым ясады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т. Таһирҗанов.
    - Узган елда малны исән калдыруны, нәрсә бар - шуны ашатуны максат иткән булсак, быел безнең бурыч - чигенгән позицияне яңадан кайтару, югалтылган һәр йөз грамм сөтне эзләп табу, һәр үлгән бозауның сәбәбен ачыклау. Тормыш җиңел булмаячак! - дип киңәшмәне йомгаклады район башлыгы М. Шәйдуллин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: