Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу бистәсендә Мемориаль комплекс йөзен үзгәртә

    Урыссу бистәсендә һәлак булган хәрбиләр истәлеген мәңгеләштереп торучы Мемориаль комлексны үзгәртеп ясау буенча "Без хәтерлибез, димәк без яшибез" исемле соцпроектны гамәлгә ашыру башланды.

    "Халык социаль проектлары" республика бәйгесе кысаларында эшләнгән бу проект иң яхшылар исемлегенә кертелә һәм Татарстан бюджетыннан финанслана. Аны тормышка ашыруда муниципалитет та шәхси акчалары белән катнаша. Хәзерге вакытта иске брусчатканы яңага алмаштыру башланды. Инфраструктура бүлеге мәгълүматларына караганда, бу эшне Бөгелмәдән подряд оешма башкара. Комплексны үзгәртеп кору эшләре Бөек Ватан сугышында җиңү яулауның 70 еллыгына кадәр тәмамланырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: