Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу бистәсендә яңа юл төзүгә старт бирелде

    Узган пәнҗешәмбе, 17 июльдә, Урыссу бистәсендә киләчәк буынга урап үтү юлын төзи башлау турында хәбәр язылган юллама күмеп калдыру тантанасы булды.

    Бистәдән Октябрьский ягына чыкканда, сул якка инде халык агыла, автомашиналар килеп туктады, шулай ук әлеге уникаль проектны тормышка ашыра башлауда эшкә җибәреләчәк төзекләндерү буенча предприятие техникасы әзерлек сызыгына куелган иде. "Мы рождены, чтоб сказку сделать былью!" - узган еллар җыры әлеге масштаблы чарага менә дигән фон булып хезмәт итте. "Әйдәгез, юлларны нык итик", - дигән сүзләр яңгыратты алып баручы. Ә яңа юл, һичшиксез, шундый булырга тиеш: аның озынлыгы ике чакрымнан артык тәшкил итәчәк, ул бистәне урап узарга, бистә эчендәге юл япмасын сакларга мөмкинлек бирәчәк һәм тулаем райондагы экологик шартларда уңай чагылыш табачак. Район башлыгы Рөстәм Нуриев төзелеш инициаторы булды. Финас ярдәмен генераль директор Владимр Ильясов җитәкчелегендәге "Башнефть-Добыча" ҖЧҖ һәм Башкортстан Республикасындагы "Система" хәйрия фонды күрсәткән. Чарада "Башнефть-Добыча" генераль директоры ярдәмчесе Рим Хәмзин, "Туймаза- НЕФТЬ" нефть-газ табу идарәсе начальнигы Шамил Мингулов, "Пакер" фәнни-җитештерү фирмасы директоры Марат Нагуманов, предприятиеләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре, районның дин әһелләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Башкортстан нефтьчеләренә әлеге эштә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп, Нуриев кунакларны һәм урыссулыларны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады.

    - Урыссу бистәсе оешу турыдан-туры ГРЭС төзү белән бәйле, ул исә күрше республиканың нефть чыганакларын энергия белән тәэмин иткән. Бу сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чор була, бистә нинди дә булса шәһәр төзелеше планыннан башка үсә. Шуңа күрә ул хәзерге вакытта бер сәнәгать комплексы сыман. Район үзәгенә урау юл төзү - вакыт таләбе, бистәбез төзек йорт яны территорияләренә һәм урамнарга, архитектур яктан җәлеп итә торган уңайлы объектларга, яхшы юлларга мохтаҗ. Муниципалитет тарафыннан төзекләндерү буенча предприятие өчен сатып алынган техника бистә юлларын тиешле дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә. Техника куәте әлеге юл-дамбаны төзергә дә ярдәм итәчәк, аның роле ташу вакытында бәяләп бетергесез булачак. Юл төзүгә каты көнкүреш калдыклары полигонын киңәйтү нәтиҗәсендә алынган туфрак файдаланылачак.

    Бәйрәм кульминациясе - киләчәк буынга юллама булды. Капсуланы салып калдыруның мактаулы хокукы район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Ютазы җирле бүлекчәсе секретаре Рөстәм Нуриевка, "Башнефть-Добыча" ҖЧҖ генраль директоры ярдәмчесе Рим Хәмзинга һәм "Туймаза-НЕФТЬ" нефть-газ табу идарәсе начальнигы Шамил Мингуловка бирелде. Юлламада, аерым алганда, түбәндәгеләр әйтелгән: "Сезгә, киләчәк буын, безнең хезмәтне бәяләү мөмкинлеге генә түгел, Ютазы муниципаль районында яшәүчеләрнең тулаем тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән эшне дәвам итәргә хокук бирелә". Фанфаралар һәм җыелучылар алкышлары астында беренче туфракны бушаткан автомашиналар колоннасы чын мәгънәсендә күркәм күренеш булды. Бүгенге вакыйга район инфраструктура үсешенең яңа этабына әверелер дип ышанабыз, диелде ахырда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: