Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу гимназиясе укучылары Минзәләдә җиңү яулап кайткан

    Традицияләрне яңарту юлында...

    Татар халкы милли бәйрәмнәргә, йолаларга, гореф-гадәтләргә, традицияләргә бик бай. Кызганычка каршы, аларның кайберләре онытыла, югала бара. Борынгы бәйрәмнәребезнең берсе булган уңыш бәйрәме- Сөмбеләне халыкка кайтару, яңадан торгызу максатыннан 13 нче октябрь көнне Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә татар гимназияләре арасында "Сөмбелә" гә багышланган республикакүләм конкурсы үтте.
    Әлеге конкурста 7 гимназия үзара көч сынашты. Алар арасында Урыссу гимназиясе укучылары да бар иде. Конкурста катнашучыларга 5 бәйгедә катнашырга туры килде. "Сөмбелә" бәйрәменә багышланган "Котлы булсын уңыш бәйрәме!" - театральләшкән композиция, "Күп укыган, күп белер" - татар халкының бәйрәмнәре, тарихы, милли киемнәре буенча сорауларны үз эченә алган тест биремнәрен үтәү; егетләр һәм кызлар командалары арасында "Икмәк - игенченең җан җылысы", яшелчәләрдән "Көзге уңыш" композициясен төзү һәм капитаннар өчен "Җилкәннәр җилдә сынала" кебек бәйгеләр оештырылган иде. Безнең укучыларыбыз конкурсның һәр турында уңышлы чыгыш ясап, "Зыялылар" номинациясендә җиңү яуладылар. Команда җиңүчеләр дипломы, акчалата һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
    Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе начальнигы Исмәгыйлова Гөлназ Хәмзә кызы, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Сәмирханов Дамир Мөдәррис улы булган мәртәбәле жюри, бәйге этапларын бик дикъкать белән карап, бәяләп бардылар.
    Җиңүчеләребезне - 8 нче сыйныф укучылары Хәкимова Алия, Хәкимова Гөлия, Әхмәтова Алина, Хәкимов Нияз, 9 нчы сыйныфтан Идрисова Әдилә, Морданшин Ренат, Шакиров Динар, Шәмсетдинов Мусаны һәм аларның җитәкчеләрен - Гарифуллина Зилә Илгизәр кызын, Садыйкова Фирүзә Илкам кызын - чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә актив булуларын, зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз..

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: