Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу ГРЭСы эшчеләренә эшсезлек янамый

    Бүген районда республиканың икътисад министры Артем Здунов, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова күчмә киңәшмә уздырды.

    Көн кадагында тиздән эшен туктатачак Урыссу ГРЭСы эшчеләрен яңа эш урыннары белән тәэмин итү соравы торды. Республика ведомство башлыклары җирле муниципалитет һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук үз тәкъдимнәре белән килгән Башкортстан предприятиеләре вәкилләре белән төрле вариант турында фикер алышты. Соңгылары, кешеләрне эш белән тәэмин итү максатында, үз предприятиеләрендә җитештерү тармагын киңәйтү өчен шартлар булуын, әмма моңа ирешү өчен, әлбәттә, инвестицияләр таләп ителүен хәбәр итте. Икътисад министры Артем Здунов җавап итеп, бүгенге киңәшмәдә яңгыраган һәр вариантны җитди өйрәнергә һәм аны тергезү өчен финанс мөмкинлек табарга вәгъдә итте. "Бүген без Ютазы районына яңа сәнәгать мәйданчыклары оештыру инициативасы белән килгәнбез икән, ышаныгыз, без буш кул белән килмәдек. Без әлеге максат өчен федераль һәм республика бюджетында каралган акчалардан файдалану мөмкинлегенә ия", - дип ассызыклады Здунов.
    Көннең икенче яртысында республика һәм район җитәкчелеге Урыссу ГРЭСының хезмәт коллективы белән очрашты. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова предприятиенең үзендә үк мәшгульлек буенча консультация бирердәй үзәк һәм атна саен вакансияләр ярминкәсе оештырырга киңәш итте. Әлбәттә инде, хезмәт коллективының сораулары мәшгульлек белән генә чикләнмәде...

    Вакыйга урыннан репортаж

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: