Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу ГРЭСын модернизацияләүдә хәрәкәт бар

    Күптән түгел иҗтимагый оешма вәкилләренең район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашуы барышында җылылык энергиясенә тарифлар аталды.

    Агымдагы елның икенче ярты еллыгыннан күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен җылылык энергиясенең Гкалы 1400 сумга төшәчәк. Шуны исегезгә төшерәбез, берара элек сүз 1800 сум турында барды. Район башлыгы сүзләренә караганда, урыссулылар өчен җылылыкка бәяне республика субвенциясе бәрабәренә отышлырак итү һәм предприятиедәге эш урыннарын да саклап калу мөмкинлеге туган. Соңгы елларда инвестицион тынлыкка дучар булган легендар станцияне техник яктан яңадан җиһазландыру турында ГРЭСның башкарма директоры Владимир Петров сөйләп үтте. Асылда, ул директорлар советы, шулай ук станцияне модернизацияләү проектын финанслау мөмкинлегенә ия инвестор билгеләнүен атады.

    Очрашу барышында "Нефтекамская база" җаваплылыгы чикле җәмгыятенең Октябрьский цехында булган структур үзгәрешләр турында да сүз булды. Июль башыннан биредә җир арендасы килешүе таркатыла һәм бүгенге көндә каралтылардан буш булган җир участогын рәсмиләштерү бара. Нуриев сүзләренә караганда, "Олимп" спорт комплексына якын урында "Шифа" сәүдә комплексы тергезү күздә тотыла. Моннан тыш, бу мәйданнарда бер подъездлы дүрт биш катлы йорт төзү дә планлаштырыла.

    Иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашуда район башлыгы төзекләндерү сорауларына тукталды. Нигездә, ул егерме тоннага хәтле күтәрү сәләте булган ике КамАЗ машинасы, экскаватор, грейдер сатып алынуын хәбәр итте. Кышка шнекороторлы кар чистарту техникасы сатып алу ниятләнә. Нуриев, төзекләндерү предприятиесен тагын да куәтләндерү максатында, Урыссу юлларын төзү һәм аларны тәртиптә тоту буенча подряд оешмалар уңайлыкларыннан китү теләген белдерде. Бу - беренчедән. Икенчедән - төзекләндерү чараларын предприятие һәм хезмәт эшчеләреннән тыш алып бару.

    - Гәрчә, мин өмәләргә каршы булмасам да. Киресенчә, алар

    булырга тиеш. Әмма өмәләр хезмәт бәйрәме төсендә узса, күңеллерәк булачак, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

    Төзекләндерү темасын дәвам итеп, бистәгә Иске Урыссу авылы ягыннан килеп кергәндә юл буендагы чытырманлыкка әверелгән бакчаларны киләчәктә грейдер белән тигезләү һәм каенлык утырту планлаштырыла. Урыссу - Октябрьский юл буена - пирамидаль тирәкләр, дамба артына миләш һәм шомырт агачлары утырту күздә тотыла. Ә бистәнең үзендә исә механизацияләнгән ысул белән наратлар утырту, урамнар һәм йортлар буенча өлкәннәр ярдәме белән урамнарны тулаем яшелләндерү буенча эшне дәвам итү турында сүз барды.

    Очрашу барышында моннан алда узган шундый ук чарада контрольгә алынган сорауларның үтәлеше турында мәгъләмат җиткерелде. Асылда, стационарга эләгү өчен чиратта озак тору белән бәйле мәсьәләгә баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары Лариса Гаделшина болай дип ачыклык кертте:

    - Хастаханәгә ятуга алдан язылу, 25 июньгә булган

    мәгълүматларга караганда, юк. Стационарда дәвалану алдыннан пациентларның вакыты бары тик инструменталь, лаборатор тикшеренүләргә генә сарыф ителергә мөмкин. Өстенлекләргә ия кешеләрне дарулар белән бушлай тәэмин итүгә килгәндә, бу хактагы мәгълүмат район хастаханәсе сайтында урнаштырылган.

    Иҗтимагый оешма вәкилләре хастаханәнең педиатрларга, терапевтларга, окулистларга мохтаҗлык кичерүен, шулай ук ашыгыч ярдәмнең тоткарлану очракларына игътибар итте. Соңгы җитешсезлек аркасында бәйрәм көннәрендә өлкән яшьтәге ир-ат табиб билгеләгән уколны ала алмаган. Район башлыгы июль аенда үзәк хастаханәдә күчмә киңәшмә үткәрү кирәклеген искәртте, шуның белән беррәрттән ул кешеләр сәламәтлеге сагында торучы хезмәт белән идарә итүнең җиңел эш булмавын ассызыклады.

    Һичшиксез, иҗтимагый оешма активы белән властьнең үзара элемтәдә торуы бик күп кискен сорауларны ачыклауда һәм хәл итүдә ярдәм итә. Шулай да районның көннән-көн үсеш юлында булуын да күрә белергә кирәк. Республикада финанс яктан ныгытылган 26 (!) программа гамәлгә ашырыла, алар һәрбер муниципалитетка җиткерелә. Монда, әлбәттә, Татарстан Хөкүмәте, шәхсән Президент хезмәте зур роль уйный. Бездә ташландык һәм чүп үләннәре басып киткән кыр-басулар юк, яңадан тергезелүче терлекчелек биналарына замана җиһазлары куела, мәгариф учреждениеләренең түбәләре ябыла, йорт яны территорияләре ремонтлана... Әгәр агымдагы елда Урыссуның кайбер юлларын чуерташ белән каплау күздә тотылса, киләсе елда, күп фатирлы йорт ишек алларын ремонтлау тәмамлангач, аларны асфальтлаштыру планлаштырыла. Безгә, тулаем республикабызга, башка төбәкләр белән чагыштырганда, тынгысыз яшәү төс. Чөнки якты көн туган саен сораулар да туып кына тора. Һәм алар һичшиксез чишелү табачак. Менә шушы фикерләр белән район башлыгы очрашуны йомгаклады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: