Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу химия заводы районның уңышлы эшләгән бюджет тәэмин итүче предприятиеләренең берсе

    Урыссу химия заводы заманча, технологик баетылган производствосы аркасында әйдәүче, динамик үсеш алган предприятиеләр исәбендә үз брендын ныгытты.

    Генераль директор вазифаларын башкаручы Николай Лукин, завод ышанычлы, эшлекле партнер абруена кадрлар потенциалы аркасында иреште: биредә активлыклары хупланган һәм стимулланган һөнәрманнар эшли, дип раслый. Аның сүзләре буенча, эшчеләр сайлауга, аларны өйрәтүгә биредә җитди игътибар бирелә, бу, үз чиратында, предприятиенең конструктив үсешендә ачык чагыла. Аның көндәшлеккә сәләтлелеге нигезендә - сыйфатлы чимал, кулланучылар белән җайга салынган элемтә, кулай бәяләр, халыкара сыйфат стандартлары. Производство куркынычсызлыгын тәэмин итү, персоналның сәламәтлеген саклау завод җитәкчелеге эшчәнлеге юнәлешләренең берсе. Биредә хезмәтне оештыруга һәм аны саклауга зур җаваплылык белән карыйлар. Мисал өчен, предприятиенең көнкүреш бүлмәләре заманча җайланмалар һәм җиһаз белән тәэмин ителгән, цех һәм подразделениеләр начальниклары бүлмәләре яңартылган. Һөнәри авырулар профилактикасы һәм аларны үз вакытында ачыклау өчен медицина тикшерүен узу тәтибе каралган.

    Узган елда гына технологик процессларны автоматлаштыру буенча чаралар үткәрелгән, алар аркасында энергия чыгымнары кимегән, җитештерү культурасы яхшырган. Әйтик, санитария-саклау зонасында 660 яшь үсенте утыртылган, цехларның берсендә җирлек рельефының пычрануын кисәтү максатында, яңгыр канализациясе монтажланып, производство мәйданчыгы бетонланган. Заводның производство бүлмәләрендә заманча вентиляцион җайланмалар кертелеп, реконструкция үткәрелгән. Ягъни, химия заводында халык тормыш эшчәнлегенә начар тәэсирне бетерү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә.

    Шуны исегезгә төшерәбез, бистәдә эшләүче Урыссу химия заводы элеккечә көнкүреш химиясе, автокосметика, нефть сәнәгате өчен химик реагентлар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә, нефть продуктларын саклау буенча хезмәтләр күрсәтә. Завод финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләреннән берсе дип шуны расларга була: УХЗ бүген дә авангардта, районның уңышлы эшләгән бюджет тәэмин итүче предприятиеләренең берсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: