Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу үзәк мәчетендә Ураза бәйрәме узды

    5 июль көнне Урыссу үзәк мәчетенә бистә мөселманнары ураза гаетен каршыларга ашыкты.

    Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, бәйрәмне ачып, барлык мөселманнарны Ураза гаете белән котлады, ил-көннәребез тыныч булуын, гаиләләргә иминлек теләде. Аннары ул җыелучыларны котлау өчен сүзне район башлыгы Рөстәм Нуриевка бирде. Ул барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады һәм бер ай дәвамында таң вакытыннан башлап кояш баеганчыга кадәр Аллаһ ризалыгы өчен ашамый-эчми торган, гөнаһлардан тыелган мөселманнарга карата соклану белдерде. Андыйларның Раббыбыздан икмәкләр, барлык яшелчә-җимешләр үссен өчен яңгырларны күбрәк теләве кабул булыр иде, күбрәк дога кылсыннар иде, дигән теләк белдерде. Безнең яңгырларга ышаныч-өметебез сүнми әле. Мәчетләргә ярдәм итәргә тырышабыз, Акбаш авылында да быел мәчет ачылу күздә тотыла. Җәмгыятьтәге кыенлыкларга сабыр итү өчен түземлелек кирәк, бу чыдамлылыкка аеруча ураза тоткан мөселманнар ия, диде район башлыгы. Ул барысын да тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлады һәм ил-көнебезгә иминлек теләде.
    Марат хәзрәт Мәрданшин үзенең бәйрәм вәгазендә, ай буена көткән бәйрәмебез узып та китте, дип ассызыклады. Ураза тотучыга олы саваплар языла. Акылыгызны, ниятләрегезне киләсе ел уразасына быелдан әзерләсәгез, киләсе Рамазан ае җиңелрәк узачак. Рамазан ае - ул айларның хуҗасы. Ураза ае - көнгә егерме сәгать дәвамында ашау-эчүдән, барлык гөнаһлардан тыелырга мәҗбүр иткән иң озын айларның берсе һәм бу җәһәттән фәрештәләр ураза тотучы өчен аны җәһәннәм утыннан саклауны Аллаһтан сорап, туктаусыз дога кыла. Соңгы ун көн эчендә Кадер кичәсе бар һәм бу кичәдә гыйбадәт кылган кешегә 83 ел гыйбадәт кылучының савабы языла. Ураза аенда без нәфесебезне тыярга өйрәнәбез, остазыбыз - Рамазан аенда ураза тотучылар өчен җәһәннәм ишекләре ябыла, җәннәт ишекләре ачыла. Аллаһтан курку хисе күбәйде, мул өстәлле ифтар ашлары ай буена оештырылды. Шулай да кеше әле һаман психологик яктан бер-берсен аңламый, хатын-кыз аеруча, ирләрнең тәнкыйтен кабул итә белми, аңлап бетерми. Хәдисләрнең дә тәрҗемәсен кирегә борырга ярамый. Хатыннарыбызга, ирләребезгә, дусларыбызга, күршеләребезгә түземле булыйк. Патшаларыбызның дөрес хөкем йөртүе бик әһәмиятле. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, хәзерге вакытта идарә итүче республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов дөрес фикер алып барган өчен динебез дә, хөкүмәтебез дә сакланды һәм саклана. Кайбер республикаларда күзәтелгән низаглар юк. Иң күп мәчетләр Татарстанда салынды, барысында да намазлар укыла, җыелучылар гыйбадәт кыла.
    Соңыннан Марат хәзрәт Мәрданшин фитыр сәдакаларын, зякәт бирүчеләргә изге теләкләр җиткереп, Аллаһның кабул кылуын сорап, дога кылды, барысын да гает намазына басарга чакырды.
    Шулай ук балалар, махсус алар өчен куелган батутларда уйнады, килүчеләргә бушлай туңдырмалар, "татлы мамык" таратылды. Әйе, балаларыбызга ялларда игътибарны никадәр күбрәк бирсәк, картайгач, алар да безне кайгыртучанлыктан мәхрүм итмәсләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: