Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу үзәк район хастаханәсендә ветераннар өчен палаталар оештыру чаралары күрелә башлады

    Бөек Ватан сугышы ветераны толы, тыл каһарманы искеурыссулы Газизә апа Маннапова менә шушы җылы сүзләрен кабатлаудан армады. Ул бүген Урыссу үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус эшләнгән палатада дәвалану курсы уза.

    Бер атна элек хастаханәгә эләккән ветеран үзенә булган мөнәсәбәттән бик канәгать. Тыныч, якты палатада суыткыч, телевизор тора, үзендә үк санузел урнаштырылган. Күптән түгел генә кондиционер да куелган. Ә иң мөһиме, ветеран әйтүенә караганда, даруларга кытлык юк. "Мондый яхшы дәвалану алгач, 100 яшькә кадәр яшәргә бурычлымын",- дип шаяртып алган 95 яшьлек Газизә түтинең кан басымы да начар булып чыкмады.

    Урыссу үзәк район хастаханәсендә ветераннар өчен палаталар оештыру чаралары узган елда күрелә башлый. Быел язын республикада язын старт алган "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проекты нигезендә бу эш тагын да җанланды, дип билгеләп үтте районның баш табибы. Хирургия бүлегендә ике палата үзгәртеп ясалган. Көнкүреш техникасы урнаштырылган. Урыссу бистәсе депутаты Ирек Салихов ярдәме белән барлык өч палатага да кондиционерлар кую мөмкин булган. Бүгенге көнгә кадәр 19 тапкыр сихәтләнеп чыккан ветераннар арасында Урыссу бистәсеннән Василий Уткин, Сәлимә Нәфыйкова, Әбсәләм авылыннан Әмирҗан Шәрәфетдинов, Иске Урыссу авылыннан Җәүдәт Әминов та бар.

    - Хәзерге вакытта бу палаталардагы шартларны начар дип булмый. Шулай да аларны камилләштерү юнәлешендә күрәсе чаралар да юк түгел. "Безнең кадерле ветеран" программасы буенча эш итсәң, аларда Интернет челтәренә кадәр булырга тиеш... Әмма без беренче чиратта ифрат та мөһим булган функциональ караватларга мохтаҗлык кичерәбез. Аларның иң гади дигәне дә 25-30 мең тора. Безнең аларны алып урнаштырырга мөмкинлегебез тар. Шулай ук пластик тәрәзәләр кую, кайбер көнкүреш техникасы булдыру да артык булмас иде... Без бу теманы район предприятиеләре җитәкчеләре белән уртага салып сөйләшкән идек инде. Әмма, вакыт шактый узуга карамастан, җавап бирүчеләр әлегә юк. Ә бит Бөек Ватан сугышында җиңү яулауның 70 еллыгы уңаеннан без ветераннарны аеруча кайгыртырга, алар өчен өйдәге кебек җылы, уңайлы мохит тудырырга тиешбез. Бу - безнең уртак бурычыбыз, - дип сөйли Ренат Фатыйхов.

    Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тагын бер күләмле эш алып барыла. Ул - ветераннарга социаль паспортлар тутыру. Ветераннар категориясенә Икенче бөтендөнья сугышына турыдан-туры мөнәсәбәте булган шәхесләр генә керми, монда тыл хезмәтчәннәре, сугышта һәлак булган (үлгән) сугыш инвалиды, сугышта катнашучы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны гаилә әгъзасы, балигълык яшенә җитмичә тоткынлыкта булган кешеләр, реабилитацияләнгән гражданнар, һава һөҗүменә каршы оборона объектларында эшләгән кешеләр, камалышта калган Ленинградта яшәгәнгә күкрәк билгесе белән бүләкләнгән шәхесләр дә керә. Социаль паспорт берничә бүлектән тора. Шуның беренчесе һәм икенчесе югарыда саналган гражданнарның гаилә хәлен, япа-ялгыз яшәгән очракта, аларга беркетелгән юридик һәм физик шәхесләрне ачыклауга багышланган. Паспортның кайбер бүлекләре ветеранның торак шартларын тикшерүне, аларны яхшырту буенча күрелергә тиешле чараларны билгеләүне, әлеге категориягә караган гражданнарның физик, матди, хокукый, психологик һәм башка төрле ярдәмгә мохтаҗлыгын ачыклауны үз эченә ала. Әлеге документта ветеранга медицина ярдәме күрсәтү бүлеге төп урынны алып тора. Монда җентекле медицина тикшерүе узу, ташламалы бәядән тешләрен протезлаштыру, ишетү сәләтен яхшырту, дарулар, санаториядә дәвалану белән тәэмин итү кебек чаралар кергән.

    - Мондый паспортлар районның социаль яклау бүлеге белән берлектә 945 кешегә тутырырга тиеш булабыз. Шуларның 860ы - тыл ветераны, һәм аларның 70 проценты медицина тикшерүе үтте инде. Бүгенге көнгә 300 паспорт буенча эш тәмамланды, - дип мәгълүмат бирде баш табиб урынбасары Лариса Гаделшина.

    - Беренче чиратта Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның барысын да йөреп чыктык һәм май аена алар турындагы мәгълүматлар белән паспортларны тутыруны тәмамладык. Хәзер аларны тутырганда ачыкланган сораулар буенча башкарылган эшләр турында мәгълүматлар өстәлеп, паспортлар квартал саен яңартылып тора, ягъни бу документ эштә файдаланыла, - дип хәбәр итте район социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: