Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссуда ветераннар вальс кичәсендә очрашкан

    Мин сезне вальска чакырам... Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән декада менә шундый исем астындагы вальс кичәсе белән тәмамланды.

    Мәдәният йорты фойесына җыелган өлкән буын вәкилләре, мөгаен, бу кичне үзләрен яшьлектә генә була торган онытылмас бию мәйданчыкларында итеп хис иткәндер. Мөгаен, беренче тапкыр егетләр белән очрашулары, тәүге тапкыр үбешүләре исләренә төшкәндер. Тормыш ыгы-зыгысы белән онытылган кебек тоелса да, күңелнең иң түрендә яшәүче хис-тойгыларны уятып уйнаган район мәдәният йортының тынлы кораллар оркестры ирексездән гамьсез яшьлек елларына алып кайтты. Инде ничәмә-ничә буынны үстергән "Березка", "Синий платочек", "Вальс расставаний", "Краковяк" һәм башка көйләр астында дөньяларын онытып, өлкәннәр, урта буын вәкилләре вальс әйләнде... Кичә кунаклары район мәдәният йорты солистлары Оксана Җәләева, Николай Гребенюк, Зинфира Чехонина, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Карина Шакирова һәм Әдилә Исакова башкаруындагы җырларның дәртлелегенә дә түзеп кала алмады - алар янәдән вальс әйләнде.

    фоторепортаж

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: