Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссудагы бала тудыру йорты ябылмаячак

    Гәҗит укучылар еш бирә торган сораулар турында Урыссу үзәк хастаханәсе баш табибы Ренат Фатыйх улы Габдуллов белән безнең әңгәмә.

    - Ренат Габдуллович, бүгенде көндә иң актуаль сорауларның берсе булып бала тудыру йорты эшчәнлеге тора: аның ябылуы турындагы имеш-мимешләрне ничек аңлата аласыз?
    - Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге кечкенә бала тудыру йортларында кискен хәлләрне булдырмас өчен бу процессны үзәкләштерү ягында. Ягъни бала табучылар, планлы рәвештә, эрерәк районара бала тудыру йортларына һәм перинаталь үзәкләргә җибәрелергә тиеш була. Шунлыктан республиканың 12 районында урнашкан бала табу йортларын ябу турында карар проекты әзерләнгән иде. Районыбызда күптән түгел эшлекле сәфәр белән булып киткән республикабыз Президенты алдында бу мәсьәләне район башлыгы Рөстәм Нуриев та кузгатты.
    Нәтиҗәдә, районның еракта урнашуы сәбәпле, Урыссу үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йортында 12 койка урынны саклап калырга дигән карар кабул ителде.
    - Гадәттә, көннәр суыткач ук салкын тию белән бәйле авырулар ешая. Агымдагы елда гриппка каршы вакцинция уздыру каралганмы, һәм бу прививкалар грипптан сакланып калырга булышамы?
    - Әйе, чыннан да, Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасында урнашкан 208 бүлмәдә, шулай ук теләге булган бар кешегә грипптан вакцина үткәрелә, ул, гадәттә, җиңел генә уза. "Совигрипп" дип атала. Вакцинация, гадәттә, авырулар санын һәм җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган өзлегүләрне киметә.
    - Дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек тора һәм җайлы гына акча хисабына соцпакеттан баш тарткан кешеләр ялгышуларын төшендеме? Андыйлар шул рәвешле җитди - рак, инсульт, инфаркт кебек авырулар вакытында куллана торган кыйммәтле даруларны бушлай алу мөмкинлеген кулдан ычкындыруын аңлыймы?
    - Стационарда дарулар белән тәэмин итү шик-шөбһә тудырмый. Ә менә федераль ташламага ия кешеләрне ташламалар белән тәэмин итү мәсьәләсе - бик актуаль. Хәтта инвалидлар да кулларына алган акча урынына кыйммәтрәк бәядәге дару алу мөмкинчелеге барын аңлап бетерми. Мондый препаратлар, кагыйдә буларак, "Татмедтехфарм" ГУПтан турыдан-туры кайтарыла.
    - Район халкы күбрәк нинди авырулар белән мөрәҗәгать итә?
    - Халыкта, шул исәптән, хезмәткә яраклы райондашларыбызда, иң мәкерле һәм еш очрый торган йөрәк-кан тамырлары (артериаль гипертония, кан тамырлары атеросклерозы, ишемик йөрәк авырулары) һәм матдәләр алмашы белән бәйле булган авырулар (холестерин күбәю, артык гәүдә авырлыгы һ.б.) күзәтелә. Шунысын да билгеләп узу кирәк, соңгы елларда әлеге авыруларны билгеләү өчен предприятиеләрдә диспансерезация үткәрелә. Бу, үз чиратында, мондый төрдәге куркыныч авыруларны кисәтергә булыша.
    - Потенциаль паңиентларга аеруча да нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, баш табиб киңәшләре...
    - Актив физик тормыш рәвеше алып бару (һәрвакыт), рациональ туклану, хезмәт һәм ял режимын саклау (нәтиҗәле эшләп, мораль яктан тулысынча ял итә белү мөһим) тиеш. Тирә-юньгә карата позитив карашта булу зарур, чөнки "стресс - бик көчле әйбер" һәм аны әйләнеп уза белергә кирәк.
    - Кадрлар дефициты әле дә күзәтеләме? Урыссу үзәк район хастаханәсенә бүгенге көндә нинди белгечләр җитешми?
    - Табиблар белән тәэмин ителеш бүгенге көндә үсештә. Балалар табибына булган дефицит та хәл ителде. Агымдагы елда гына да эшкә 5 төрле белгечлеккә караган табиблар кабул иттек. Бүген безгә кардиолог, фтизиатр, эпедимиолог, терапевт таләп ителә.
    - Соңгы елларда барлыгы ничә табибны эшкә алдыгыз?
    - Мин җитәкчелек иткән дәвердә (4 ел) 33 табибны эшкә кабул иттек, шуларның 10сы төрле тормыш шартлары аркасында бездән китте. 19ы әле дә тырышып хезмәт куя, ә 4 табиб ике урында берьюлы эшли (балалар неврологы, балалар хирургы, балалар травмотолог-ортопеды, офтальмолог).
    - Районыбыз халкы еш кына анализлардан канәгать түгел: күрше Октябрьский каласында анализларны тапшыргач, нәтиҗәләр төрле була. Һәр кеше дә дөрес анализларга нигезләнеп, тиешле дәвалау курсы алырга тели бит...
    - Бүгенге көндә мондый сорау актуаль түгел дип уйлыйм, чөнки без баштан ук кеше факторына зыян китермәү курсын алдык. Тагын шунысын да өстисе килә, күпчелек анализлар автомат рәвештә башкарыла. Шулай ук без даими рәвештә лаборатория нәтиҗәләренә бәйсез тикшерү уздырабыз.
    - Коридордагы табибка чират торуларны ничек хәл итәсез?
    - Соңгы вакытта чиратка электрон рәвештә язылу системасы кертелде. Бу, үз чиратында, пациентлардан тәртип таләп итә.
    - Тар кырлы белгечләрнең ярдәме хакында нәрсәләр әйтә аласыз, Урыссу үзәк район хастаханәсе кайсы клиникалар белән үзара ярдәмләшеп эшли?
    - Урыссу үзәк район хастаханәсендә тар кырлы белгечләр белән тәэмин ителешне уңай бәялим. Боерыкка нигезләнеп авыруларны юллау буенча түбәндәге оешмалар белән үзара ярдәмләшәбез: миокард инфаркты - Әлмәт шәһәрендәге "Медсанчасть"; ОНМК (инсульт) - Бөгелмә йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәге (ҮРХ); көнкүреш травматология - Казан шәһәрендәге республика клиник хастаханәсе яисә Әлмәт шәһәрендәге "Медсанчасть"; юл-транспорт һәлакәте вакытында алынган җәрәхәтләр - Бөгелмә шәһәрендәге җәрәхәтләр үзәге (ҮРХ); уртача куркынычы булган бала тудыручылар - Бөгелмә бала тудыру йорты; югары дәрәҗәдә куркынычы булган бала тудыручылар - Әлмәт шәһәрендәге перинаталь үзәк; яңа туган балалар патологиясе бүлеге - Бөгелмә ҮРХ, Әлмәт шәһәрендәге перинаталь үзәк; балалар реанимациясе бүлеге, балалар хирургиясе - Лениногорск балалар хастаханәсе, республика балалар клиник хастаханәсе.
    Урыссу үзәк хастаханәсе баш табибы Ренат Фатыйх улы Габдуллов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: