Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссудан Нигъмәтуллиннар гаиләсе “Нечкәбил” конкурсында булып кайтты

    Узган шимбәдә, 17 сентябрьдә, урыссулы Гүзәл Нигъмәтуллина үзенең тату гаиләсе белән район намусын "Нечкәбил-2016" гүзәллек һәм аналар конкурсында яклау өчен республикабыз башкаласына юнәлде.

    Әниләре Гүзәлдән һәм әтиләре Рөстәмнән мирас буенча өч чибәр кызга да артистлык күчкән. Аларның гаиләсенә район мәдәният йорты артистлары һәм "Кичке җыр" җыр һәм бию ансамбле булышты. "Казан-Арена" стадионы мәйданчыкларының берсендә Урыссу катнашучысы Гүзәл ханым жюри әгъзаларына гаилә традициясен һәм тәмле ашлар белән тулган өстәл тәкъдим итте, анда данлыклы Ютазы кымызы аерым урын алып торды. Быел безнең район үзенең юбилеен бәйрәм итә, шуңа күрә Урыссудан Нигъмәтуллиннар гаиләсе гаиләне тәкъдир итү нигезе итеп нәкъ менә әлеге әһәмиятле вакыйганы алган иде. Бүләкләү тантанасында гаилә учагын саклаучы ханым конкурсны оештыручылардан электроника кибетенә сертификат һәм файдалы көнкүреш җыелмалары кабул итеп алды.

    Вакыйга урыннан фоторепортаж

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: