Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулылар ландшафт элементы бергәләп бизәү тәкъдиме белән чыкты

    Ниһаять, Уруссу - small city LIFE социаль челтәре Ленин һәм Урыссу урамнары чатында күптән түген генә барлыкка килгән ландшафт элементын бизәү буенча иң яхшы проектка бәйге игълан итеп чыкты.

    Аның битендә бик тә дөрес фикер яңгыраган - әлеге дизайн күренешен кем генә тикшерми калды икән?! Халык теленә "өчпочмак" дип кереп оялаган бу урыннан кем генә гаеп эзләмәде икән? Ике контурлы казаннар урнаштыру белән бәйле җыелышларның берсендә хәтта урыссулылар арасында район җитәкчелеген, янәсе лизингны сәбәп итеп, шул "өчпочмакны" төзеп бетерү өчен акча җыю әмәлен уйлап табуда гаепләргә җөрьәт итүчеләр дә булды...
    Без, яшь буын вәкилләре, хәтерләмибез, әмма өлкән буын кешеләре Урыссу урамнарыннан, резин итек киеп, лай ярып йөргәннәрен, ишек алларында дуңгыз исе аңкып торуларын, тавык һәм әтәчләрнең җим эзләп, бакча тибүләрен әле дә булса оныта алмый. Бәлкем, заманында бу гадәти күренеш булгандыр. Әмма бит тормыш бер урында гына тормый. Адәм баласы әледән-әле яхшырак, камилрәк яшәргә тырыша, матур һәм зәвыклы тормышка тартыла. Үзебез яши торган зур булмаган фатирны гына алыйк. Аны җыештырып кына калмыйча, җиһазларны бер урыннан икенче урынга күчереп куйсак та, ничектер бүлмә эче киңәеп, ямьләнеп киткән кебек тоела. Тырнак астыннан пычрак эзләүдән туктап, нигә әле безгә Урыссу үзгәргән, төзекләнгән һәм күркәмләнгән саен шатланмаска ди?! Начармы, яманны, ул безнең уртак йортыбыз. Көннәрдән-беркөнне районда фәлсәфә алышына кала икән, бу бит Урыссу урамындагы юллар да, тротуарлар да, өр-яңадан төзелгән сквер һәм парклар да юкка чыга дигән сүз түгел. Ә аларны булдыру максатында берни эшләнмәгән булса, нишләр идек микән соң без? Чокыр өстендә чокыр булган район юлларында машиналарның көпчәкләренә бер тапкыр гына җимерелеп калмады. Шул уңайдан суд юлында йөргән чиновникларның штраф түләгәннәре дә билгеле. Мондый күңелсезлекләрдән ваз кичәргә вакыт.
    Пушкин һәм Муса Җәлил урамнары чатында кайчандыр төзелгән сквер еллар белән тузды, күрексезгә әйләнде. Әлбәттә, аның мондый хәлгә җитүендә урыссулылар да өлеше бар: эскәмия такталары үзлегеннән сынмый һәм ботарланмый. Әлеге сквер санаулы көннәр эчендә өр-яңа "күлмәк" киде. Тик аны ник бер кеше мактап телгә алсын?! Гәрчә җылы җәй кичләрендә зәвык белән эшләп куелган эскәмияләрдә һава сулап, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырган кешеләр, аның тигез брусчатка "идәннәреннән" бала арбасы тартып йөрүче яшь әти-әниләр саны көннән-көн артса да. Ә ул Чкалов исемендәге паркны карагыз? Бу бит могҗиза! Әлбәттә, зур мегаполислардан йөреп яисә яшәп кайткан кеше өчен ул берни дә түгелдер. Әмма бит безнең Ютазы районы нефтьчеләр башкаласы түгел. Моңарчы мондый парк булмаган торак пункт өчен бу зур хәзинә. Кадерен белергә кирәк
    . Җил белән ярышып, таганнарда атыну бәхетеннән тирә-якка яңгыраган бу кадәр бала-чага авазы, мөгаен, үзәк балалар паркында да ишетелмидер. Ул шыксыз һәм шөкәтсез? Килешәм. Аны ремонтларга да бервакыт кул җитәр. Бөтен эшкә дә берьюлы тотыныр өчен төпсез бюджет кирәк. Ә менә анда балалар белән килгән өлкәннәрнең сыра чөмереп утыруы, өстәвенә шешәләрен кая эләкте, шунда ташлап китүе белән бер дә килешәсе килми. Кемнәндер гаеп эзләгәнче, башта үзеңә карарга кирәк.
    Урыссу бистәсендә балалар уен мәйданчыкларының берара чүп үләненә батуы белән дә килешәм. Үзем дә дүрт яшьлек улым белән "Гайдарка"га баргалыйм. Ялгышмасам, мондый уен урыннары өчен анык учреждениеләр җаваплы. Шулай булгач, алар да бераз җаваплылык тоярга тиеш. Юк, без һаман камчылаганны, югары мөнбәрдән тавыш күтәреп дәшкәнне көтәбез...
    Агымдагы елның җиде ае эчендә Урыссу бистәсе урамнарында 76 яктырткыч куелды. Шуннан ни файда - урамнар караңгылыкта утыра, дип дәгъва белдерергә ашыгучылар белән район җитәкчелеге үзе дә килешә.
    - Соңгы елларда без юлларны төзекләндерү өчен машиналар юнәтүгә зур акчалар тоттык. Районны 25 еллыгы белән котлап республика нефтьчеләре бүләк иткән 10 миллион сум акчага да юлларны кардан чистарту техникасы сатып алуны күздә тотабыз һәм безгә әлеге техника арсеналы юлларның үзен һәм юл буйларын тәртиптә тоту өчен зур мөмкинлек бирәчәк. Якын киләчәктә без төнге вакытта урамнар яктыртылышын тәэмин итү өстендә эшли башлаячакбыз, - дип белдерде район башлыгы Рөстәм Нуриев яшәүчеләр белән узган бер очрашуында.
    Үзгәртеп корылган Урыссу урамындагы яңгыр сулары канализациясе бар микән дип борчылган халыкка аның гамәлдә булуын хәбәр иттек инде. Кеше теленә "ябыла" икән дип кергән бала тудыру бүлеге язмышын бәян иткән районның баш табибы Ренат Фатыйхов белән хезмәттәшебез корган әңгәмәне район тормышына, асылда, үзәк хастаханә эшчәнлегенә карата битараф булмаган райондашлар гәҗитнең шушы ук санында таныша ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: