Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулыларның үзара салымы үзен аклады

    Бүген район җәмәгатьчелеге вәкилләре район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, район башкарма комитеты вазифаларын башкаручы Ренат Вәдигуллин, "Төзекләндерү" МУП директоры Олег Мостаев һәм башкалар белән бергә Урыссу бистәсендә үзара салым акчасына төзелгән яңа тротуарларны карап чыкты.

    Шуны исегезгә төшерәбез, урыссулылар тарафыннан җыелган 2 миллион сумнан артык акчага республика тагын 7 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Нәтиҗәдә, Урыссу бистәсендә 9 миллион сумнан артык суммага тротуарлар төзелгән.
    Шундый ук республика программасы киләсе елда да гамәлдә булачак. Объезддан соң җәмәгатьчеләрне үзенең бүлмәсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев кабул итте. Биредә башкарылган эшләр тикшерелде, шулай ук киләсе елга эш ориентирлары билгеләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: