Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ямьле дә, матур да, гүзәл дә син, Сабан туе!

    Узган ялларда ютазылылар бөтен халыкларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе - Сабан туен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм Какылы Күл авылы янындагы гүзәл аланлыктагы мәйданда узды.

    Мәйданда - иртә
    Күңел ачу өчен менә дигән һава шартлары урнашты. Инде ике айга якын дымга сусаган туфракны тукландырырлык көчле явымнар булганы юк. Сабан туе иртәсендә дә күк йөзендә бер болыт әсәре күренмәде. Әмма бу мәйданга ашыгучы ютазылыларның, бәйрәм кунакларының кәефен төшерергә сәбәп булмады. Монда инде күптәннән барлык милләтләрнең урта бәйрәменә әверелгән Сабан туен бәйрәм итәргә барысы да әзер иде.
    Чатырлар - ис китәрлек!
    Сабан туе һәр елда чатырлар бәйгесеннән башлана. Шунысын билгеләп үтү күңелле - быел биредә чатырлар рәтендә түбәсе камыш белән ябылган милли өйне тасвирлаучы буралардан торучы чатырлар барлыкка килгән. Өйләрнең макетлары борынгы татар гаиләсенең тормышын һәм көнкүрешен күрсәтсә, күп милләтле Ютазы авыл җирлеге өе рус гаиләсенең авыл тормышын һәм мәдәниятен сүрәтли. "Ай рәхмәт!" җыю "Уңыш" ҖЧҖ чатырыннан башланды. Монда, положение буенча, чатыр яисә өй, койма, музыкаль номерлар, милли костюмнар, хуҗаларның кунакчыллыгы һ. б. исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, судьялар беренче урынны Урыссу ГРЭСына бирде, икенче урынга "Вафауллин" КФХ лаек булды, өченче - "Уңыш" ҖЧҖ чатыры. Әйтеп узылган өйләр-музей экспонатлары бүләкләр алдылар.
    Менә халык сәхнә урнашкан мәйдан тирәли урнашты һәм Сабан туеның тантаналы өлеше башланды. Җыелучыларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев һәм ТР ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов сәлам-ләү сүзләрен җиткерделәр. Н. Хәбипов республика Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләре язылган мөрәҗәгатен укыды.
    Икмәк исе килгән кулларга дан
    Менә тантананың төп сәбәпчеләре - авыл хуҗалыгы тармаклары алдынгыларын - кырчылыкта, терлекчелектә танылган, бәйгеләрдә җиңгән механизаторларны, машина белән сөт саву операторларын, көтүне үрчетү буенча технологларны котлау мизгеле җитте. Тәбрикләү церемониясен Рөстәм Нуриев, Нурислам Хәбипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов үткәрделәр. 2012 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре һәм язгы-кыр эшләре йомгаклары буенча югары балл җыйган агроколлективлар арасында Тукай исемендәге ҖЧҖ (җитәкче Әсгать Абдуллин) беренче урынга чыкты, икенче - "Нур-Агро" ҖЧҖ (җитәкче Нәсим Вәлиев), өченче урынга "Нәбиуллин" КФХ (җитәкче Илдус Нәбиуллин) лаек булды. Тукай исемендәге ҖЧҖ баш хисапчысы Мөслимә Сәитова намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә керткән өлеше өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Язгы-кыр эшләре йомгаклары буенча механизаторлар арасында беренче урын "Кәрәкәшле" ҖЧҖ игенчесе Ришат Шәрифуллинга, икенче - Тукай исемендәге ҖЧҖ механизаторы Миннур Зариповка бирелде. Ул шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Өченче урынны "Вафауллин" КФХ механизаторы Владимир Винокуров яулады. Иң яшь кыр батыры дип 124 санлы һөнәри училище укучысы Марат Нуриманов танылды. Шулай ук акчалата бүләк белән Таһир Садыйков ("Таң" ҖЧҖ), Зәйтүн Сәйфуллин ("Игенче" ҖЧҖ), Илнур Җиһаншин ("Хәйдәров" КФХ), Фәнил Мәҗитов ("Уңыш" ҖЧҖ), Таһир Фатыйхов ("Нәбиуллин" КФХ) бүләкләнделәр. Ринат Дәүләтшин ("Заря" ҖЧҖ) район башлыгының мактау грамотасы белән, Ришат Фәррахов район башлыгының рәхмәт хаты белән билгеләнделәр. Фермерлар арасында Гөлназ Әхмәтшина җиңүче булып танылды, 2011-2012 елларда терлекләрне кышлату йомгаклары буенча машина белән саву операторлары арасында тулаем савым 2002 центнер тәшкил иткән "Нур-Агро" ҖЧҖ савымчысы Нәзирә Гәрәева лидерлык итте, икенче урынны тулаем савым 1220 центнер тәшкил иткән "Вафауллин" КФХның машина белән саву операторы Физалия Әхмәтшина яулады, өченче - 1155 центнер сөт сауган Тукай исемендәге ҖЧҖ савымчысы Зәния Әфләтунова. Машина белән саву операторлары "Таң" ҖЧҖдан Рәис Вәлиев (ул шулай ук район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде), "Игенче" ҖЧҖ савымчысы Салават Әһлиуллин (ул шулай ук район башлыгының рәхмәт хаты белән билгеләнде), "Хәйдәров" КФХ савымчысы Ирина Измайлова, "Заря" ҖЧҖ машина белән саву операторы Гөлнара Әхмәтшина, "Кәрәкәшле" ҖЧҖдән Резеда Нәгыймова, "Уңыш" ҖЧҖ савымчысы Гүзәл Синәгатуллина, "Нәбиуллин" КФХ савымчысы Ираида Погорелова акчалата приз белән бүләкләнделәр. Сөт җитештерү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында бөртек ярдыргычлар белән Ютазы җирлегеннән Дания Сабирова, Рөстәм Хәлиуллин, Кәрәкәшле авыл җирлегеннән - Фирдәвес Гәрәев, Фирданис Гәрәев, Бәй-рәкәтамак авыл җирлегеннән Рөстәм Гарипов, Данияр Могыйнов, Акбаш авыл җирлегеннән Резеда Галимова, Рәүф Хәйретдинов, Иске Каразирек авыл җирлегеннән - Мәхәсим Әхмәтов, Илшат Котловский, Димтамак авыл җирлегеннән - Гөлүсә Галимова, Җәлил Хөснетдинов, Бәйрәкә авыл җирлегеннән - Минзилә Гайнетдинова, Насих Вәлиев, Урыссу ш.т.б. - Наталья Афанасьева, Нәсим Бакиев, Урыссу авыл җирлегеннән - Сәгдат Мөхәммәтҗанов, Әкрәм Әхмәдиев, Ташкичү авыл җирлегеннән - Рәфис Хәкимов, Рәсим Таҗиев, Әбсәләм авыл җирлегеннән Фәнис Галимов, Мөдәрис Сираев бүләкләнделәр.
    Беркем дә читтә калмады
    Сабан туенда төрле яшь, һөнәр һәм социаль катлау вәкилләренә күңел ачарга мөмкин булды. Төрле бәйге һәм аттракционнарга чиратлар тезелде. Балалар һәм өлкәннәр, зур теләк белән капчыкларда йөгерделәр, бүләк кисү, авыш колгага менү, йомыркалы кашык белән йөгерү кебек ярышлар да, бер сүз белән әйткәндә, шактый спорт ярышларында катнаштылар. Колгага менү быел аеруча популяр булды. Әгәр узган елда монда ул кадәр күп теләк белдерүчеләр булмаса, быел аңа 15 кеше күтәрелергә тырышты. Алар арасында Әлмәт районының Калейкино авылыннан Мансур Гаффиатуллин иң яхшы нәтиҗәгә иреште.
    Ә бу вакытта мәйдан уртасында республика халкы яраткан татар эстрадасы артисты ИлСаф концерты барды.
    Җилдән җитез
    Әлбәттә, ат чабышлары иң азартлы төрләрнең берсе булды. Кайчакта беренче урынга дәгъва белдерүчеләрне сантиметрлар гына аерды. Юртаклар арасында Башкортстанның "Закир" авыл хуҗалыгы предприятиесеннән җайдак Алик Васильев Липтон кушаматлы айгырда беренчелекне яулады. "Нур-Агро" ҖЧҖдан Илгизәр Латыйпов Болан кушаматлы айгырда финиш сызыгын икенче булып узды, Нарком айгырында башкортстанлы Әнгам Якупов өченче булды. Чабышкылар арасында "Уңыш" ҖЧҖдан Рафил Харисов Эльфа кушаматлы биядә лидерлык итте. "Нур-Агро" ҖЧҖдан Раушан Хәйруллин Ласточка кушаматлы биядә икенче булды. Ә Каразирек шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан Руслан Бәдретдинов Йолдыз кушаматлы биядә өченче урынга лаек булды. Атлар һәрвакытта да мәйдан бизәге булды, бигрәк тә - "тройкалар". Быел алар, узган еллар белән чагыштырганда, шактый иде. "Нур-Агро" ҖЧҖ "тройкасына" беренче урын бирелде, "Тукай" ҖЧҖ атлары икенче урында булды, "Хәйдәров" КФХныкылар - өченче.
    Иң Көчлеләр
    Көрәш шулай ук күп тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Төрле яшьтәге ярышучылар кайдадыр көч буенча тигез иде, кайдадыр осталыкта биреште. Алар арасында сабан туенда даими катнашучылар да, анда беренче тапкыр көрәшү-челәр дә бар иде. Төрле авырлык категорияләрендә дә, абсолют зачетта да иң яхшылар билгеләнде. Финалдагы алыш аеруча мавыктыргыч булды. Нәтиҗәдә Димтамактан Хәмит Миңнуллин октябрьскийлы Хәлил Габидуллинны җиңде. Ул "2012 ел сабан туеның абсолют батыры" титулына һәм традицион сарык тәкәсенә ия булды.
    Бу вакытта армреслингта көч сынаштылар. Биредә Октябрьский шәһә-реннән Руслан Бадекшановка тиңнәр табылмады. Ә волейбол буенча традицион ярышларда ир-егетләр арасында Урыссу ГРЭСы командасы, хатын-кызлар арасында исә Урыссу бистәсенең җыелма командасы лидерлык итте.
    Сабан туен йомгаклап...
    ...район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев, милли көрәшнең абсолют батырын котлап, аңа, сарык тәкәсенә өстәмә рәвештә, акчалата премия тапшырды. Менә Сабан туе-2012 флагы төшерелде. Яңа очрашуларга кадәр, бәйге мәйданы!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: