Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Юка боз өстенә чыккан ютазылыга 70 мең сумга кадәр штраф яный

    Юка боз хаталарны гафу итми Салкыннар урнашу белән сулыкларда боз катлавы барлыкка килде. Боз астыннан балык тотарга яратучылар кулларына кармак тотып, яраткан шөгыльләренә ашыгырлар. Бу җәһәттән бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен хәтердә тоту һәм үтәү мөһим!

    ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексына ярашлы, Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу гражданнарга 1 мең сумнан алып 1,5 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә; вазифаи затларга 4 мең сумнан башлап 5 мең сумга кадәр штраф салына; юридик затларга 40 мең сумнан башлап 50 мең сумга кадәр штраф яный. Җиде сантиметр калынлыктан ким булган су объектлары бозларына җәяү яки транспорт белән чыгу кисәтүне яки 1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр административ штраф салуны күздә тота; вазифаи затларга 5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр штраф салына; юридик затларга 50 мең сумнан 70 мең сумга кадәр штраф яный.
    Бәхетсез очраклар еш кына бозда үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәгәнлектән яки әлеге кагыйдәләрне бозганлыктан килеп чыга. Хәтта кышкы каты бозга чыкканда да, кеше югары дәрәҗәдәге куркынычка дучар ителә. Бозның структурасы, ныклыгы һәм калынлыгы көз ахыры, кыш һәм иртә яз дәвамында үзгәрергә мөмкин һәм ул тыштан караганда, бик алдаучан.
    Көзге боз ике-өч атна дәвамында өзлексез суыклар торганда гына катылана. Кыска вакытлы җылытулар булганда да боз ныклыгын югалта, көпшәкләнә һәм күзәнәклеләнә. Аерым җәяүлеләр сулыкларны 5-7 сантиметр калынлыгындагы кышкы боздан, төркем белән кешеләр 7-12 сантиметр калынлыгындагы боздан чыга ала. Язын боз япмасы кояш һәм җылы су тәэсирендә, тиешле калынлыгын сакласа да, көпшәкләнә һәм бик йомшакка әверелә. Боз ныклыгын тану билгеләренең берсе - аның төсе. Яңгырлар вакытында боз агара (тоныклана), кайвакыт саргылт төскә керә (димәк, ул нык түгел). Ышанычлы боз япмасы зәңгәрсу яки яшькелт төстә була.
    Беренче карашка ул шактый нык тоелса да, барысы да беренче (көзге) боздан да, соңгы (язгы) боздан да йөрергә ярамаганлыгын белергә тиеш. Давыллы һавада, елның төрле вакытында боз ярдан да "ычкынып китәргә" мөмкин.
    Боз астына төшеп киткәндә, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
    1. Кулларыгызны боз читенә киң итеп җәегез һәм баш белән суга чумудан тыелырга тырышыгыз. Тәвәккәл эш итегез, паникага бирелмәгез: сезгә кадәр дә күпләр мондый вазгыятькә эләккән. Биредә иң мөһиме - терәкнең мөмкин кадәр күбрәк мәйданын биләү. Боз читен сындырырга тырышмагыз. Бозга кискен хәрәкәтләрдән башка, күкрәгегез беләш шуышып, гәүдәгезне аякларыгыз белән чиратлап этеп, бозга чыгарга тырышыгыз.
    2. Паникага бирелмичә һәм тынгысызланмыйча суга төшеп киткән урыннан чыгып, тәгәрәп китегез һәм бозның ныклыгы тикшерелгән якка, килгән урыныгызга шуышыгыз. Ярга җиткәнче сак булыгыз. Ярда яки куркынычсыз урында кар көрте табарга һәм, коры кар юеш киемнән суны сеңдерсен өчен, карда аунарга киңәш ителә. Шартлар буенча эш итеп, җылыну һәм кием киптерү өчен урын табыгыз.
    Сезнең күз алдында кеше боз астына төшеп киткән икән, кичекмәстән, ярдәмгә киләм, дип кычкырыгыз. Җылуга кулларыгызны киң җәеп, шуышып кына якынаегыз. Мөмкин булса, гәүдәгез астына чаңгылар, такта, фанер кисәкләре салыгыз, бу терәк мәйданын арттыру өчен кирәк, һәм аларда шуышыгыз. Төшеп киткән бозның читенә артык якынаймагыз - үзегез төшеп китәргә мөмкинсез. Җылуга кадәр якынаймыйча, зыян күрүчегә элмәкле бау бәйләнгән таякмы, каешмы, теләсә нинди такта яки колга-киртәме, чана, чаңгы сузыгыз. Бәйләнгән каешларны, шарфларны, яки такталарны төшеп киткән боз читеннән 3-4 метр ераклыкта ыргытырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: