Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы механизаторлары мул тормышка ышанычлы нигез сала

    "Кәрәкәшле" җәмгыяте механизаторы Ришат Шәфигуллинны Җәүмәт җирендә эзләп тапканда, тәҗрибәлелеге белән хуҗалыкта гына түгел, районда абруй казанган җирбагар 120 гектарлы басуда бодайны соңгы кишәрлекләрендә чәчеп ята иде.

    Кәрәкәшле авылыннан Хөррияткә алып бара торган юл өстендә калучы иген кыры үзе дә чын мәгънәсендә хөрриятне хәтерләтте: тирә-ягы урман белән уратып алынган мәйдан өстендә трактор гүленә кушылып тургайлар сайрый. Имин киләчәккә нигез салучы игенче бүгенге көнгә 916 гектарда эш башкарып өлгергән.

    - Хәзерге вакытта хуҗалык буенча төп эш фронты булып бөртеклеләрдән бодай гына калды. Планда каралган мәйданның 80 процентында язгы кыр эшләрен тәмамладык. Культивацияне К-700 тракторында Ришат Шәрифуллин алып бара, чәчүдә Зәбир Әхмәтов, Фазыйл Әхмәтов, Ришат Шәфигуллин мәшгуль… Язгы агрочараларны башкаруда бернинди дә техник проблема юк. Туфракны да өлгермәгән дип әйтеп булмый. Шулай да, кышын әлләни туң булмау сәбәпле, җирнең аскы катламында дым күп, техника керә алмаган участоклар бар. Әлбәттә, дым ул зур байлык, шуңа күрә чәчүне кишәрлекләп алып барырга туры килә, - дип сөйли "Кәрәкәшле" җәмгыяте директоры Альберт Зарипов.

    Бәйрәкәтамак зонасы җирләре соңгы елларда чын хуҗа кулы тимәүдән тәмам гаҗиз булган иде. Бүген ул мәйданнарда чын тормыш кайный - җиде данә техникадан, дистәгә якын механизатордан торган "Нәбиуллин" хуҗалыгы звеносы механизаторлары белән без төшке аш вакытында очраштык. Тәмле аш белән көчләрен тулыландырган җирбагарлар дәррәү эшкә тотынды. К-700 тракторында эшләүче Альфред Шәрипов диск белән узган мәйданнарга К-744 корыч "атына" культиватор таккан Тимерҗан Закиров керде.

    Мамык кебек кабарып калган җир өстен МТЗ-1221 тракторында үзенең ярдәмчеләре Илдар Газыймов, Илгиз Уразбахтин, Фәнис Гыймазетдинов белән Фаил Вәлиев чәчеп узды. Алар артыннан ук эшкә ЮМЗ-6 торакторын кәтүк белән җиһазландырган Зөфәр Әхмәтов кереште. Чәчү звеносының тоткарлыксыз эшләвендә орлык белән тәэмин итеп торучы Айдар Хәйретдиновның да өлеше зур.

    - Быел чәчү мәйданнарыбыз шактый киңәйде. Язгы кыр эшләренә өстәмә 1300 гектар җир белән керештек. Шуның 460 гектарында арпа, 440 гектарында бодай чәчү, 400 гектарын чиста парга калдыру максатында эш алып барабыз, - дип редакция белән элемтәгә чыкты фермер Илдус Нәбиуллин.

    Елның-елында районның алдынгы механизаторлары сафында атлаучы "Таң" җәмгыяте тракторчысы Рөстәм Абдуллин белән без 120 гектарлы арпа басуында очраштык. Прицепчысы Фәрит Сирав белән алар бергәләп 500 гектар мәйданда язгы кыр эшләре алып барырга өлгергән. Чәчүчеләрне орлык белән Сәетнур Йосыпов тэмин итә.

    - Быел яз, һәрвакыттагыча, үз сынаулары белән килде. Урыны-урыны белән туфракта дым күп булу сәбәпле, механизаторларга чәчүне участоклап алып барырга туры килә. Бер кырдан икенчесенә күченү генә дә шактый вакытны ала. Ә инде агроформированиеләргә килгәндә, мин берсен дә бүген хурлап телгә ала алмыйм. Соңгы арада торган аяз көннәр язгы кыр эшләренә аеруча куәт өстәде: басуларда район буенча 100 данә техника мәшгуль булган, 1800 гектарга кадәр мәйданда эш башкарылган көннәр булды. Нәтиҗәдә чәчү кампаниясен тәмамлаган кече фермерлар бар, - дип сөйләп узган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов белән район биләмәләрен әйләнәбез.

    Аның кайсы почмагына барып чыкма, бөтен җирдә трактор гүләве яңгырый. Иртә чәчелгән сабан культураларының бер участогы күзләрне иркәләп, тигез шытымнарга төренгән булса, икенче кишәрлектә әле борынлап кына киләләр. "Уңыш" җәмгыяте чәчкән көнбагыш орлыклары да, үзеннән берничә тапкыр авыррак булган туфракның кәсләрен күтәреп, өскә, кояшка таба омтыла...

    - Быел районда орлыкка югары табышлы культуралар үстерү соравы кабыргасы белән куелды һәм шактый урыннарда көнбагыш, борчак, кукуруз чәчү тәмамланды, - ассызыклап узды Зарипов.

    Юл буйларында берсеннән-берсе хәтфәдәй яшеллеге белән күңелләрне иркәләүче уҗым кырлары кала. Иртә яздан ук өстәмә сый алган "Таң" җәмгыятенең көзге бодае, "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле", аеруча "Уңыш" коллективының уҗым арышлары мул уңыш вәгъдә итә. Сүз уңаннан, соңгы хуҗалык җирендә быел көзге культуралардан оештырылган тәҗрибә участокларында да өметне аклаган культуралар юк түгел, дип билгеләп үтте юдашым. Димәк, тотрыклы, мул тормышка да өмет бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: