Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы алдынгылары - Уңыш бәйрәмендә

    Бүген Казанда уза торган "Уңыш-2016" бәйрәмендә безнең район алдынгылары да катнашу хокукына ия булды.

    "Корстон" күңел ачу үзәгендә оештырылган тантанада безнең район делегациясе составында "Кәрәкәшле" җәмгыяте механизаторы Ришат Әхмәтҗанов, "АгроМир" җәмгыятеннән нәсел эше буенча белгеч Резеда Әгълиева, фермер Әнәс Тимербаев, Ютазы хәзерләүләр конторасы директоры Зәйтүн Гайнетдинов катнашты. Татарстанның күренекле иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп баган бәйрәмдә хезмәт алдынгылары республика Президенты Рөстәм Миңнеханов котлауларын һәм киләчәккә билгеләнгән бурыч һәм максатларны кабул итеп алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: