Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы җәмәгатьчеләре – тормыш уртасында

    Районда эшләп килүче җәмәгать оешмалары вәкилләре бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев белән түгәрәк өстәл артында очрашты.

    Районда, шул исәптән Урыссу бистәсендә бүген бик күп эшләр башкарыла. Әлеге төзекләндерү чаралары районның 25 еллыгы кысаларында алып барылса да, алар беркөнлек түгел. Өр-яңадан салынган юллар, төзекләндерелгән тротуарлар, матур кыяфәткә кергән бина һәм корылмалар, яшеллеккә күмелеп килүче парк һәм скверлар - болар һәм башкалар район халкына әле бик күп еллар хезмәт итәчәк. Район җәмәгатьчеләре район җитәкчелеге белән менә шулар -бүген күрелә торган төзекләндерү чаралары һәм район тормышына хас башка җитди сораулар турында эшлекле әңгәмә корды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: