Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында җирле үзидарә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

    Район башлыгы Рөстәм Нуриев кичә, Муниципаль үзидарә көне уңаеннан, республика тантанасында катнашты.

    Республика ирешкән уңышларны барлап, кичәчәккә корган планнар турында чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, котлаулар церемониясен дә җитәкли. Башка район җитәкчеләре белән беррәттән, безнең район башлыгы да президент кулыннан өр-яңа Форд Мондео автомашинасы ачкычларын кабул итеп ала. Район хакимияте хезмәтләре дә Муниципаль үзидарә көнен билгеләп узды. Район күләмендә игълан ителгән муниципаль хезмәткәрләр арасындагы бәйге нәтиҗәсендә иң яхшылар дип Урыссу бистәсе советы белгече Тәслимә Исмәгыйлева,

    район советы кадрлар секторы белгече Светлана Тюрина,

    район советы юристы Руслан Рәкыйпов табылды.

    Район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова аларга лаекелы бүләкләрен тапшырды. Тантанада башка белгечләрнең дә хезмәтләре югары бәя алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: