Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы савымчылары “Уңыш” җәмгыяте сыерларын сауды

    Бүген район савымчылары, ясалма орлыкландыру технологлары, мал табиблары "Уңыш" җәмгыяте җәйләвендә узган бәйгедә янәдән осталыкка сыналды.

    Терлекчелек тармагы хезмәтчәннәрен район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде һәм, бүгенге бәйгедә генә түгел, көндәлек эшләрендә дә уңышлар теләде. Бәйге эшчеләрнең теоретик белемнәрен сынаудан башланды. Көннең икенче өлешендә алар практик күнекмәләрен күрсәтте. Теләсә кайсы ярышның иң күңелле мизгеле, әлбәттә, җиңүчеләрне котлау һәм зурлау. Чираттагы район бәйгесе кемгә уңыш алып килде икән?.. Пьедестал баскычларына күтәрелгән чын һөнәрманнар белән гәҗитнең чираттагы санында таныша алачаксыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: