Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Ютазы таңы” газетасын укучылар фотоконкурста катнаша ала

    Быел безнең район үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Һәм күпләр Ютазы төбәге киңлекләренең республиканың иң гүзәл почмакларыннан берсе булуы белән килешер.

    Район газетасы хезмәткәрләре газета укучылар арасында "Илебез - кадрларда" дип аталган фотоконкурс игълан итәләр. Аның кысаларында бәйгедә катнашучылар безнең район тасвирланган бер фотосурәт җибәрергә тиешләр.
    Шартлар:
    1) Электрон хатта катнашучының фамилиясе, исеме һәм телефон номеры күрсәтелергә тиеш.
    2) Катнашучы Вконтакте яки Одноклассники социаль челтәрләренең берсендә яңалыкларга теркәлгән булырга тиеш.
    3) Катнашучы конкурс турында язманы "Поделиться" кнопкасына басып, үзенең сәхифәсенә күчерергә тиеш.
    4) Фотосурәтләр редакциянең utazinka@list.ru электрон почтасына 15 июльгә кадәр кабул ителә.
    Нәтиҗәләр:
    Иң яхшы эшләр безнең рәсми сайтта он-лайн-тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Тавыш бирү 16 июльдә башлана.
    Бүләкләр:
    Призлы урыннарны яулаган катнашучылар "Сакура" мини-ресторанына акча сертификатлары алачак
    1 урын - 700 сумга сертификат
    2 урын - 500 сумга сертификат
    3 урын - 300 сумга сертификат
    Сездән конкурста катнашуга заявкалар көтәбез!!!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: