Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы терлекчеләре үз эшләренә нәтиҗә ясадылар

    Узган атнада "АгроМир" ҖЧҖ базасында район башлыгы Рөстәм Нуриев, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Зарипов, район авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды.

    Киңәшмә отчет чорына терлекчелек эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясауга багышланды. Семинарда катнашучылар "АгроМир" җәм-гыятендә терлекләрне асрау технологиясе белән таныштылар. Аерым алганда, 1 санлы товарлыклы-сөтчелек фермасында булу сыерларга да кешечә мөнәсәбәт күрсәтергә мөмкин булуын исбатлады. Заманча, вакыт таләпләренә җавап биргән печән саклау бинасы мисалында югары технологияле җайланманы производствога уңышлы кертү күрсәтелде. Биредә стеллажларда ятучы дүртпочмак формасындагы печән түкләре һәркемне сокландырды. 2011 елда яңартылган үгезбозаулар симертү бүлегендә терлекчеләрнең дә, белгечләрнең дә эшләренә җаваплы мөнәсәбәтләре күзгә ташланып тора. Коры, чиста бүлмәләрдә 400 башка якын үгезбозау асрала. Ашату рационы терлекләрнең яшьләренә һәм башка факторларга туры килә.
    Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук 2 санлы товарлыклы-сөтчелек фермасында да булдылар: биредә сөт ташлаган сыерлар бүлегендә реконструкция үткәрелгән һәм алар өчен тиешле шартлар тудырылган. Бүлек тирестән арындыру буенча югары технологияле җайланма белән тәэмин ителгән. Сыерларны һәм буаз таналарны бозаулатуга әзерләү тиешле дәрәҗәдә. Беренче очракта бу аларны иректә, ялан абзарда тоту белән бәйле. Хуҗалыктагы мал азыгы сыерларның һәм буаз таналарның физиологик үзенчәлекләренә туры килә, шулай ук ташланган сыерларның рационы С витаминына һәм каротинга бай ылыс белән тулыландырыла.
    Семинарда катнашучылар булган тагын бер бүлек - тудыру бүлеге иде. Бирегә сыерлар бозаулаганга кадәр ун көн алдан ташланган сыерлар бүлмәсеннән күчерелә. Хуҗалыкның баш ветринария табибы Эльмира Нигъмәтҗанова сүзләре буенча, технологик таләпләргә туры китереп эшли башлаганнан соң, бозаулар үлеме саны нульгә калган.
    - Тудыру алдыннан сыерларның тышкы җенес органнарын, ә яңа туган бозауларның кендекләрен эшкәртәбез. Яңа туган бозауны сыер ялап киптергәч, аңа сәгать дәвамында угыз сөте эчерәбез, - дип таныштыра ветеринария табибы яшь бозауларны карау технологиясе белән. Әлеге секциядә, диелде киңәшмәдә, сыерлар ун көн дәвамында тотыла, соңыннан сөт җитештерү цехына күчерелә.
    Аннары семинарда катнашучылар 800 баш савым көтүенә исәпләнгән сөтчелек комплексы эше белән таныштылар, биредә семинарга нәтиҗә дә ясалды. Аерым алганда, район буенча терлекләр саны узган ел белән чагыштырганда, 238 башка артуы турында хәбәр ителде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов, бүгенге көндә сөт җитештерүгә анализ бе-лән таныштырып, кайбер хуҗалыкларны, аерым алганда, "Кәрәкәшле", "Игенче" һәм "Таң" җәмгыятьләрен тәнкыйть утына тотты. Слайдлар район хуҗалыкларында терлекләрнең нинди хәлдә тотылуын һәм хайваннарны ашату технологиясенең ничек саклануын ачык күрсәтте. Әйтик, "Таң" җәмгыятендә бозаулар салкын бинада асрала. Әгәр зоогигиеник таләпләр буенча бинадагы температура Цельсий буенча 18-22 градус тәшкил итәргә тиеш булса, "Таң"да термометр баганасы 5-6 градустан югары күтәрелми. Әлеге хуҗалыкның ферма мөдиренә кагыйдә бозулардан арыну мөһимлеге турында җиткерелде.
    Үрчем алуны анализлау да җитешсезлекләрне ачыклады. Район буенча узган ел белән чагыштырганда бозаулар 120 башка артык алынса да, хуҗалыкларда әлеге күрсәткеч поляр. Әйтик, "Кәрәкәшле" җәмгыятендә 2013 елда бозаулар узган ел дәрәҗәсенә бары 78 процент тәшкил итсә, "Вафауллин" хуҗалыгында - 93 процент. Бозаулар алу күрсәткечләре 100 баш сыердан алынган үрчем яссылыгында да каралды. Район буенча бу сан 69га тигез. Хуҗалыкларда әлеге саннар да төрле. Әйтик, "Нәбиуллин" КФХда 100 баш сыердан 92 бозау туган, Тукай исемендәге һәм "АгроМир" хуҗалыкларында - 87шәр. Ә менә "Игенче" һәм "Вафауллин" җәмгыятьләрендә - 42 һәм 49 бозау.
    Терлекләр үлемен анализлау биредә дә эшләр шома гына бармавын күрсәтте. Район буенча терлекләр үлеме кимү тенденциясе күзәтелә. Ә менә кайбер хуҗалыклардагы күрсәткечләр киресе турында сөйли. Әйтик, "Кәрәкәшле" ҖЧҖда алынган үрчемгә карата үлем дәрәҗәсе 13 процент тәшкил итә, "Игенче"дә дә шул кадәр үк, Тукай исемендәге һәм "Таң" җәмгыятьләрендә - 12 һәм 11 процент. Ягъни, бу хуҗалыкларда һәр туган 100 бозауның 11е-14е үлә дигән сүз. Шул ук вакытта нормативлар буенча әлеге сан өч проценттан артмаска тиеш.
    Район башлыгы, киңәш-мә эшенә нәтиҗә ясап, хуҗалык җитәкчеләре игътибарын райондагы "АгроМир" ҖЧҖ кебек билгеле коллективның белемнәре һәм һөнәри осталыгы белән «коралланырга» чакырды. Ул җәмгыять җитәкчелегенә һәм коллективына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
    Ахырда, "АгроМир" ҖЧҖ күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев, күпләр, аеруча яшьләр өчен сәнәгатьнең авыл хуҗалыгына караганда мавыктыргычрак булып калуын билгеләп үтте. Кадрлар авыллардан шәһәрләргә китмәсеннәр өчен авыл хуҗалыгы производствосын яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгару мөһимлеген ассызыклады. Фермаларда барлык авыр хезмәт таләп иткән процессларны комплекслы механикалаштыру терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтеп кенә калмый, хезмәт культурасын да күтәрә, терлекләрнең продуктлылыгын да арттыра, дип тәмамлады сүзен Галиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: