Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар Ленинград шәһәренең чолганыштан чыгу көнен билгеләп үттеләр

    Без бөтен ил өчен истәлекле дата - Ленинград шәһәренең чолганыштан чыгу көнен билгеләп үтәбез. Традицион рәвештә бу көнне районда бәйрәм чаралары уза. Аларда район ветераннар советы әгъзалары актив катнаша.

    Әлеге бәйрәм көнендә камалыштагы Ленинградта яшәгән Мария Сомовага кунакка тулы бер делегация килде. Алар арасында социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев, журналистлар бар иде. Килү сәбәбе саллы - Мария Михайловнага Ленинградны фашистлар камавыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру. Бу медаль бердәнбер бүләк түгел: Сомовада Бөек Ватан сугышында җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре, камалышта калган Ленинградта яшәүчегә күкрәк билгесе, Санкт-Петербургның өч йөз еллыгы уңаеннан юбилей медале бар. Шулай ук бу көнне Мария Михайловнага Татарстан республикасы Хөкүмәте исеменнән бүләк тапшырылды.

    Ленинград шәһәренең камалыштан чыгуының җитмеш еллыгын билгеләп үтү көнендә район ветераннар советы активы катнашында ачык дәресләр узды. Әлеге очрашулар һәм бергәләп үткәрелгән чаралар яхшы традициягә әверелде. Димтамак урта мәктәбендәге дәрес район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм авылның ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин катнашында узды. Очрашу барышында шундый төрле булган ике буын арасында кызыклы әңгәмә корылды. Күп кенә үсмерләр өчен алар күз алдына килеп баскан документаль кадрлар ачыш иде. 1943 елның кышында блокададагы Ленинградта төшерелгән документаль вакыйгалар анда булган чынбарлыкны күзалларга мөмкинлек бирде.

    Ютазы урта мәктәбендәге батырлык дәресенә район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева килде. Балалар белән әңгәмәдә ул аның яшьтәшләренең камалышта калган шәһәрдә ачлык, салкын, үлем белән көрәшүләрен, беренче көннән үк өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышуларын сөйләде: алар фронттагы өлкән туганнары урынына станоклар артына баскан, саклану ныгытмалары төзегән. Чолганышта калган Ленинград балалары, авыр сынаулар кичереп, исән кала. Аларның исемнәре үлемсез, батырлыкларын оныту мөмкин түгел. Биш меңнән артык Ленинград үсмере, блокада көннәрендә күрсәткән кыюлыклары һәм батырлыклары өчен шәһәрне саклаган өчен медаль белән бүләкләнә.

    Мондый чаралар 900 көнлек блокада вакытындагы аерым фактларда бу чорда ватандашларыбызның һәлакәтен һәм батырлыгын, фаҗигасын һәм каһарманлыгын ачык тасвирлый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: